Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Янгыннан саклану чараларын алдан күрергә кирәк

    Язгы-җәйге чорда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында, районның гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгы комиссиясе торак пунктлар һәм объектларны әлеге чорга әзерләү турында карар кабул итте.

    Сергей ШАЛАШОВ.

    Спас районы күзәтү эше бүлеге җитәкчесе.

    Җылы һәм кызу көннәр башлану белән янгын чыгу куркынычы бермә-бер арта. Күзәтү-кисәтү чаралары комплексы да нәкъ менә шуны күздә тотып үткәрелә. Димәк, җирлек, оешма, предприятие һәм учреждениеләр җитәкчеләре үзләренә беркетелгән территориядәге кипкән үлән һәм тиз янып китүчән чүп-чар калдыкларын җыеп махсус урыннарына илтеп түгү буенча эшне тиешенчә оештырырга тиеш. Учакны исә төрле типтагы корылмалардан 50 метр читтә ягу рөхсәт ителүен дә онытмагыз.
    Авыл җирлекләре башлыклары янгын чыккан очракларда махсус техника суны бер кыенлыкларсыз суыртып алсын өчен бөтен шартларны да тудырырга тиеш. Су кудыру башняларын һәрчак төзек тотарга кирәк, табигый сулыклар читендә 12х12 метр зурлыкта плитә белән ябылган мәйданчыклар төзеп куюның да кыенлыгы юк. Һәр торак пунктта ирекле янгын сүндерү командасы төзү турында да кайгыртасы иде. Янгыннарны кисәтү мәсьәләсен халык җыенында бергәләшеп тикшерергә була.
    Янгынга каршы инструктажлар һәм кисәтү әңгәмәләре балалар арасында да үткәреләчәк. Ни өчен дигәндә, янгыннарның күбесе нәкъ менә аларның ут белән шаярулары нәтиҗәсендә килеп чыга.
    Тикшерүләр барышында ачыкланганча, күп кенә авыл җирлекләре башлыклары үз территорияләрендә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча тиешле чаралар күрергә ашыкмыйлар. Мәсәлән, Куралово, Ямбакты, Аграмак, Кузнечиха, Иж-Борискино, Урта Йорткүл, Полянка авыл җирлекләре башлыклары янгын куркынычсызлыгы таләпләренең техник регламентын санга сукмыйлар. Нәтиҗәдә, Екатериновка, Ярдәм, Ямбакты, Танино, Аграмак, Фадеевка, Иж-Борискино, Кузнечиха, Покровка, Урта Йорткүл, Дала Йорткүле, Урманасты Йорткүле, Балымер, Полянка, Танкеевка кебек торак пунктлардагы хәл мактанырлык түгел. Янгын чыккан очракта, янгын куркынычсызлыгы өчен җаваплы кешеләр җирле ирекле отрядларның 20 минут эчендә килеп җитүен берничек тә тәэмин итә алмаячаклар.
    Шунысын да әйтергә кирәк, райондагы 76 су кудыру башнясының 23 еннән янгын сүндерү техникасы берничек тә су ала алмый, 11 башня исә бөтенләй төзек түгел. Моннан тыш, бары тик Никольск, Антоновка, Чәчәкле авылларында гына табигый сулык тирәләрендә бетоннан эшләнгән махсус мәйданчыклар булдырылган. Калган торак пунктларда мондый мәйданчыклар юк.
    Урманнарга терәлеп үк утырган Болгар, Никольск, Ким, Аграмак, Танино, Коминтерн, Ржавец, Йолдыз кебек торак пунктларда да янгын чыгу куркынычы зур. Ни өчен дигәндә, биредә норматив буенча каралган янгынга каршы чокырлар казылмаган. Шәһәр тирәсендәге зонада агачлар корылмалардан - 50, авылларда 15 метр читтәрәк утыртылырга тиеш. Куелган таләпләрне үтәргә кирәк, югыйсә, торак фондта янгын чыккан очракта ут телләре санаулы минутларда урманга күчәргә мөмкин. Урманда чыккан янгынның да корылмаларга зыян китерү ихтималы зур.
    Янгын чыгу куркынычын киметү өчен билгеләнгән кимчелекләрне тиз арада бетерергә кирәк. Әлбәттә инде, һәркемнең үз хуҗалыгында янгын сүндерү әйберләре (огнетушитель, кисмәккә тутырылган су) булырга тиеш. Иң мөһиме - һәр кеше дә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәсен иде. Шул чакта гына күңелсез хәлләрне булдырмый калырга мөмкин.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: