Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Янгыннан берни калмый…

Күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге хезмәткәрләре шәхси секторда янгын куркынычсызлыгы таләпләренең ничек үтәлү тикшерделәр. Рейдта безнең хәбәрчебез дә катнашты.

Марина ЗАЙЦЕВА

Без иң әүвәл күп балалы һәм тормыш хәле авыр булган гаиләләргә, ялгыз яшәүче картларның йортларына сугылып чыгарга уйладык. Аларның барысы да күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Сергей Шалашов һәм дәүләт инспекторы Алексей Смоленцевның аерым контроленә алынган. Шунысын әйтергә кирәк, кайберләре инде берничә тапкыр янгыннан зыян күргән. Ходай үзе сакласын, карактан калса да, уттан берни дә калмый шул…

Шундый гаиләләрнең берсендә өч бала бар. Әниләре аларның ялгызы гына үстерә, җыештыручы булып эшли. Шәһәр читендәге чит кешенең кечкенә йортына акча түләп вакытлыча яшәп торырга кергәннәр. Алган хезмәт хакы очны-очка ялгап барырга чак кына җитә. Йорт эчендә, электрны исәпкә алмаганда, бернинди уңайлыклар юк. Электр чыбыклары да нык искергән, изоляциясе яраксыз хәлгә килеп бара. Йортны мич ягып җылыталар, кышлыкка бераз утын да табыштырганнар. Дөрес, күршеләреннән алган иске бура агачын йорт каршына аударганнар. Бу төзекләндерү кагыйдәләрен бозу булып санала. Бу хакта инспектор хуҗабикәгә аңлатып бирде.

Өч бала анасы акланып маташмады, инспектор биргән күрсәтмәләр белән тулысынча килеште. Мәсәлән, аңа электр чыбыгын алыштырырга яки изоляцияләргә, лампочканы плафон белән капларга, мичнең торбасын тиешенчә тәртипкә китерергә куштылар. Таләпләрне төгәл үтәргә кирәк, югыйсә, теләсә кайсы вакытта йортта янгын чыгарга мөмкин.

Аннары бер бабай янына кердек. Ялгыз яшәүче бу карт турында миңа юлда барганда сөйләделәр. Кышкы салкын кичләрнең берсендә бәлага тарган бу карт турында янгын частенә дә шалтыраткан булганнар. Иске мичен ягып җибәргәч, корымлы морҗадан бүлмә эченә төтен тула башлаган. Бу хәлне күреп, күршеләре тиз арада янгын сүндерүчеләрне чакырганнар. Төтендә калып булыкса да, артык зыян килмәгән бу картка. Бу очрак инде үзе үк бәлага бер адым гына калуы турында искәртеп тора. Шуннан соң әлеге картны янгын сүндерү часте һәм социаль хезмәт бүлеге тиешле контрольгә алганнар. Мич торбасын чистартканнар, хәзер ул төтен чыгармый.

Әлеге карт егерме ел буе ялгыз яши. Якын туганнарыннан бары тик бер оныгы гына бар. Ярдәм итәсе урында, ул бабасын кыйнап берничә тапкыр аның пенсия акчасын алып киткән. Бу картны картлар һәм инвалидлар йортына да күчермәкче булганнар, әмма ул үлсәм, йортымда үләрмен, дип баш тарткан…

Кечкенә генә бу йортның ишеген озак шакырга туры килде. Искереп янтая башлаган куышны тәмам җимерелеп төшмәсен өчен карт тупыллар терәтеп тора. Ишегалды корылмалары да авып беткән, тирә-якта котырып алабута, кычыткан үскән. Кыскасы, ташландык хәлгә килгән…

Хуҗа кунакларны салкын каршылады, без, өч кеше, аның уч төбе кадәр генә кухнясына чак кына сыеша алдык. Зур мич йорт эченең яртысын диярлек биләп тора. Аны төрле җирдән сылап бетергәннәр. Без кергәндә хуҗа мичтәге күмерле көлне идәнгә тартып төшергән булган.

- Йортыгызны яндырасыз бит, тизрәк чиләк бирегез, - дип, инспекторлар картка ярдәм итәргә теләп утлы күмерләрне соскыч белән чиләккә алып сала башладылар.

- Вакытында килеп өлгердек, - ди Сергей Шалашов. - Бирегә ешрак сугылырга кирәк…

Шуннан соң без олы яшьтәге карт белән карчык яшәгән йорт янына килеп туктадык. Тумыштан инвалид оныкларын тәрбиялиләр алар. Хуҗалар рейдта катнашучыларны ачык йөз белән каршыласалар да, йөзләрендә канәгатьсезлек билгесе чагылуын чамалавы читен түгел иде.

Башкалар белән чагыштырганда, боларның хуҗалыгын күреп үзебезнең дә исебез китте. Йортлары зур булмаса да, бик төзек, җыйнак. Ишегалды корылмалары кирпечтән төзелгән, бакчада һәм ишегалдындагы түтәлләрдә күз явын алырлык төрле чәчәкләр үсеп утыра. Шунысына игътибар иттек, хуҗалар мунчаны бакчаның бер почмагына төзегән.

- Мунчаны каралты-курадан читкәрәк төзеп дөрес эшләгәнсез, - ди Алексей Смоленцев. - Хәзер күпләр мунчаны йортка терәп үк төзиләр. Ут-күз чыга калса, ялкын шунда ук йортны ялмап ала. Быел, мәсәлән, морҗа яки мичләрнең төзек булмавы аркасында сигез мунчага ут капкан.

Бу йортта әле күптән түгел генә капиталь ремонт эшләрен башкарып чыкканнар. Яңа җылыту системасы урнаштырылган, электр чыбыклары тартканнар.. Кыскасы, барысы да тәртиптә…

Без тагын бер күп балалы гаиләгә сугылырга булдык. Моннан берничә ел элек аларның зур йортларында янгын чыккан булган. Мунчадан күтәрелеп чыккан ут телләре санаулы минутлар эчендә йорт түбәсенә күчкән. Тиз арада килеп җиткән янгынчылар утны сүндерсәләр дә, йортка зур зыян килгән. Дөрес, берничә ел эчендә хуҗалар зур тырышлык куеп йортны яңадан яшәрлек хәлгә китергән. Бары тик өске рәтләрдәге кирпечләрдә калган кара таплар гына биредә кайчандыр бәла булуын искәртеп тора.

Мунча һәм котельныйны караганнан соң, инспекторлар вак-төяк җитешсезлекләрне бетерү өчен күрсәтмә язып бирәләр.

- Узган алты айда күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге хезмәткәрләре оешма, предприятие, мәктәпкәчә яшьтәге балалар тәрбияләү, белем бирү һәм мәдәният учреждениеләрендә 133 тикшерү уздырды, - ди Сергей Шалашов. - Кимчелекләрне бетерү өчен күрсәтмәләр дә бирелде. Моннан тыш, безнең хезмәт күпләп чаралар уздырыла торган урыннарны да даими тикшереп тора һәм тиешле нәтиҗәләр ясый. Яшереп торасы юк, күпләр безнең килүне яратып бетермиләр. Без янгыннарны кисәтергә тиеш. Иртәгә йортсыз калганчы, бүген яңа электр чыбыгы сатып алуга акчаны кызганмаска кирәк - моны кешеләр аңларга тиеш…

Быел райондагы сигез йортта янгын чыккан. Ундүрт очракта коры үлән һәм дүрт автомобиль янган. Килеп чыккан янгыннарның сәбәбе - ут белән саксыз эш итү, техника белән идарә иткәндә саксызлык. Ут төртү очраклары да булгалый.

Статистикага күз салсң, янгыннар беркайчан да очраклы гына килеп чыкмый. Һәр очракта да кешеләр үзләре гаепле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге янгын куркынычсызлыгы