Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Яхшырак эшләргә кирәк...”

Спас районы башлыгы Камил Нугаев ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, "Бердәм Россия"нең Татарстан региональ бүлеге сәяси советы секретаре Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге делегация составында "Бердәм Россия" партиясенең XIII съезды эшендә катнашты. Безнең хәбәрче аннан партия форумы турында фикерләре белән уртаклашуын үтенде.

- Беренчедән, "Бердәм Россия" лидерлары Владимир Путин белән Дмитрий Медведевның җәмгыять үсешендә уйнаган зур рольләрен билгеләп үтәсем килә. Аларның тырышлыгы аркасында тотрыклы сәяси халәтне сакларга, илнең икътисадын үстерергә мөмкин булды. Чын күңелдән әйтәм - Россиянең бүгенге Президенты Владимир Путин алып барган сәясәтне мин һәрвакыт хупладым, чөнки башта ук аның көчле, белемле, күп мәсьәләләрдән хәбәрдар булган, үз фикерен яклый белә торган кеше икәне күренде. Әйе, эшне башлап кына җибәргәндә кимчелекләре дә булгандыр, кайбер очракларда артык кырыс чаралар кабул иткәндер, ләкин заман нәкъ шундый идарәне таләп итте. Бүген илебез тотрыклы үсеш юлында, халык та моны белеп тора. Ничек кенә булмасын, ил халкының күбесе безнең җитәкчелекнең сәясәтен хуплый.
Билгеле булганча, съездда Владимир Путин РФ Хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведевның кандидатурасын партия рәисе урынына тәкъдим итте, бу күпчелек тавыш белән якланды. Минемчә, бу дөрес гамәл: хөкүмәт партия лидеры белән бергә башкарган эшләре өчен халык алдында җавап бирергә тиеш. Хакимиятнең күпчелеге кайсы да булса партиягә карагач, җитәкчеләр ник партияле булмаска тиеш?
Съездда барган фикер алышуларның төп темасы - партия эчендәге реформалар. Бу идеяны Президент та хуплап, партия үзенең алдынгы булуын чын эш белән расларга, ә моның өчен белемле, җаваплылык тойган кадрлар кирәклеген билгеләп үтте. Дөрес, КПСС заманына кире кайтабыз, дигән фикерне дә ишетергә туры килде, тик мин моның белән килешмим. "Бердәм Россия" үзәктән җитәкчелек итеп, юнәлеш бирүче орган булып тора.
Съездда партиянең уставына Дмитрий Медведев тәкъдим иткән үзгәрешләр кертелде. Анда хәзер гамәлдәге кадрларның даими ротациясен, хәзер аларның ел саен кимендә 10 процентка яңартылырга тиешлеген уңай үзгәреш дип уйлыйм. Төрле регион, төрле дәрәҗәдәге вәкилләр мөһим карарлар кабул иткәндә үз фикерен әйтергә тиеш. Шулай ук "Бердәм Россия"нең үзәк органнары җитәкчеләре сайлана торган бишьеллык срокны кабул итү дә күздә тотыла.
Бу бик вакытлы һәм җитди үзгәрешләр. Партия тормышын демократизацияләү, ачык фикер алышулар, проблемаларны яшьләр һәм регион вәкилләрен җәлеп итеп тикшерү партиянең эшенә яңа көчләрне тартырга мөмкинлек бирәчәк. Ә моның өчен яхшы, тулы көч белән эшләргә кирәк. Шул очракта гына тормышта эшебезнең нәтиҗәләре күренәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: съезд