Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яхшы кешеләр аз түгел

Кешегә шатлыклар да, борчылулар да көтмәгәндә килә. Безнең белән дә шундый хәл килеп чыкты. Ял көннәренең берсендә су торбасы тишелеп ага башлады. Башта нишләргә дә белмәдек, югалып калдык. Аннары шунда ук бу аварияне бетерүдә безгә ярдәм итә алырлык осталар эзләргә тотындык. Бик авырлык белән генә "СанТехмонтаж" оешмасы инженеры Сергей Марюховның...

Кешегә шатлыклар да, борчылулар да көтмәгәндә килә. Безнең белән дә шундый хәл килеп чыкты. Ял көннәренең берсендә су торбасы тишелеп ага башлады. Башта нишләргә дә белмәдек, югалып калдык. Аннары шунда ук бу аварияне бетерүдә безгә ярдәм итә алырлык осталар эзләргә тотындык. Бик авырлык белән генә "СанТехмонтаж" оешмасы инженеры Сергей Марюховның телефонын табып алдык. Ул безнең хәлебезгә кереп, тиз генә бу эшне яхшы белгән кешеләрне эзләргә тотынды.
Егор Тюнев, Александр Порутчиков, Михаил Пыровтан торган бригада ватылган торбаны алыштырып, тиз арада эшләп тә чыкты.
Бу эшчеләр ял көне булуга карамастан, өйдәге эшләрен калдырып, безгә ярдәмгә килделәр. Хәлебезне аңлап, яхшылык кылулары өчен без аларга чын күңелдән рәхмәт белдерәбез.
Борһановлар гаиләсе.
Болгар шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев