Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа йортта бәхетле булыгыз!

Узган ел ахырында Рәхимовлар гаиләсе яңа йортка күчте. Бу аларның "2013 елга кадәр авылның социаль үсеше" программасында катнашулары нәтиҗәсендә мөмкин булды.

Олег Пахомов.
"НЖ".
Илнур белән Гөлназ икесе дә Чәчәкле авылында туып-үскән. Ун ел элек алар шәһәрдә кечкенә генә йорт сатып алганнар. Туйда җыелган акчаларга әти-әниләренең сыер саткан акчасын да кушып, беренче вакытларда яшәп торырга яраклы йортта көн итә башлыйлар. Ә хәзер алар ике катлы биек, матур йортта яшиләр. Йорт салуның никадәр кыен, мәшәкатьле эш булуын белмәгән кеше юктыр. Бу зур эшне алар әти-әниләренең һәм дәүләтнең сизелерлек ярдәме һәм үз тырышлыклары белән башкарып чыгалар. Өйне уңайлы, күркәм итеп салалар. Монда үзләренә генә түгел, балалары - сигез яшьлек Раил белән кечкенә Ралинә өчен дә бөтен шартлар тудырылган.
Илнур Сергей Юрков җитәкчелек иткән һәм районда алдынгылардан саналган крестьян (фермер) хуҗалыкларының берсендә эшли. Биредә ул хуҗалык оешканнан бирле хезмәт куя, ун ел дәверендә үзен яхшы механизатор, тәҗрибәле шофер итеп таныткан. Илнур бервакыт хуҗалыктан китеп тә караган булган (ел ярымга якын үзлегеннән таксист булып эшләгән). Бу дәвердә ул клиентлары белән Мәскәү, Санкт-Петербург, башка шәһәрләрдә булып, 160 мең километр чамасы юл үтәргә өлгергән. Нәкъ менә шул чакта Чуашиядә күңеленә бик хуш килгән йортның архитектурасын, тышкы рәвешен күзләп кайткан.
Илнур үз гаиләсенә дә йортны әнә шулай матур итеп төзергә була. Йортның нигезен һәм тышкы диварларын үз акчасына эшли. Ә авыл хуҗалыгында эшләгән яшь гаилә башлыгы буларак, шактый гына күләмдә акча алырга хокукы барлыгын белгәч, бу мөмкинлектән тулысынча файдаланырга тырышкан. Ул үз алдына ныклы бурыч куя: эшләрне сентябрьдә башлап, салкыннар башланганчы яңа йортка күчәргә. Бу кыска гына вакыт эчендә кайберәүләр бер катлы йортны да өлгертә алмый, ә Илнур белән Гөлназ ике катлы биек йорт төзеп чыгалар.
Дөрес, моның өчен гаилә башлыгына ашыгыч рәвештә эшеннән ял алырга туры килә. Әле бит аның бакчасы да бар, терлекләрне дә карарга кирәк...
- Тәгәрмәчтәге тиен кебек әйләнергә туры килде, - дип искә ала Илнур. - Проектын үзем ясап, гаилә белән киңәшеп, һәр бүлмәне уңайлы итеп эшләргә тырыштым. Хәзер бит төзелеш материалларының да ниндиләре генә юк, аларның төрлесен кулланырга тырыштым.
Ул үзенә кирәкле материалларны алу өчен якын-тирәдәге бөтен шәһәрләрне һәм авылларны йөреп чыга. Казан, Ульяновск, Чардаклы, Жедяевкада һәм башка җирләрдә була. Ярый әле кулында үзенең җиңел машинасы бар, кирәк булганда транспортны үз предприятиесеннән дә алган, туганнары да ярдәмгә килгән. Мәсәлән, Гөлназның апасының тормыш иптәше, "Симбирск мука" җәмгыятенең Ульяновск предприятиесе директоры Тәлгать Җамалиев та шактый ярдәм иткән. Вакытны әрәм итәргә ярамый. Чуашиядән килгән төзелеш бригадалары эшне кызу тотарга тырышалар, алар иртә таңнан алып караңгы төшкәнче эшләргә өйрәнгән. Шулай итеп, унике көн эчендә барлык эчке эшләрне төгәллиләр. Җирле төзүчеләр дә үз эшләрен яхшы сыйфат белән башкарып чыгалар: бер бригада түбә ябып, тышкы якны бизәсә, икенче бригада инженерлык челтәрләрен монтажлау белән мәшгуль була.
- Субсидия кысаларындагы акчаның кулга бирелүе дә бик уңайлы булды, - ди Илнур. - Башка вакыттагы кебек, счётларга акча күчереп, подряд оешмаларын ялларга кирәк булмады, чөнки ул кыйммәткәрәк төшә...
Шулай да иң зур рәхмәтне алар әти-әниләренә әйтәләр. Алар кайчан гына чакырсаң да, шунда ук килеп җитәләр, теләсә кайсы эштә булышып китәләр. Төзелеш материалларын бушатканда, иске өйне сүткәндә алар аеруча нык ярдәм иткән. Ә бит әти-әниләренең үз мәшәкатьләре дә җитәрлек. Илнурның газовик булып эшләүче әтисе Харис Фәрит улы белән әнисе, элемтә бүлеге җитәкчесе Гөлүсә Заһит кызы хуҗалыкта күпләп терлек асрыйлар, савым сыерларның саны гына да бишкә җиткән. Гөлназның әти-әнисе - "Востокзернопродукт "Булгар" механизаторы Рафас Ибраһим улы белән Рәхинә Якуп кызы Мостафиннарның да хуҗалыклары зур, эшләре күп.
- Безгә булышкан, ярдәм иткән кешеләрнең барысына да бик зур рәхмәт, - ди яшь гаилә. - Алар булмаса, бу якты, матур, иркен йортыбызны болай тиз төзеп бетерә алмас идек. Яшьләргә заманча торак төзеп керергә мөмкинлек биргән программа да бу эштә нык ярдәм итте.
  1. Рәсемнәрдә: яшь гаилә; ике катлы матур йорт.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: программа тораклар

2
X