Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа дуслар таптым

Вероника Филиппова, Аграмак мәктәбенең 6 класс укучысы. Мин үзем Украинада туганмын, Аграмакта әле икенче елымны гына яшим. Тумышы белән бу авылдан булган әтиемне туган яклары гел үзенә тартып торганга күрә, без күчеп кайтырга булдык.

Бу якларны мин бик яраттым, авыл да, Спас районы да, Татарстан да миңа хәзер бик якын. Республикада йөздән артык милләт вәкиле дус-тату яши. Казанда да булганым бар, заманча, төзек, ямьле шәһәр миңа бик ошады. Монда тарихи һәйкәлләр, музейлар күп.
Районыбыз тарихы да бай. Әтием безне тарих-архитектура музей-тыюлыгына алып барды. Ә бездән унике генә километр еракта урнашкан Антоновка авылында 150 ел элек бөтен илгә танылган Бизнә фетнәсе булган.
Аграмакта хәзер 400дән артык кеше яши. Гүзәл табигатьле авылыбызны бөтен яктан урманнар урап алган, якында гына балыклы өч күл бар. Кызу көннәрдә без рәхәтләнеп су коенабыз. Эсседә кайчандыр районның иң яхшы паркларыннан саналган парк күләгәсендә ял итеп утырырга була.
Мәктәбебез дә бик матур, монда уку өчен бөтен шартлар тудырылган. Бездә компьютер классы, спорт залы, спорт мәйданчыгы бар. Шулай ук зур җиләк-җимеш бакчасы, мәктәп яны бакчасы бар, язын-җәен без анда тырышып эшлибез.
Күренекле балалар язучысы Аркадий Петрович Гайдар исемендәге музей - мәктәпнең горурлыгы. Кайчандыр ул хәтта мәктәп музейларының республика смотрында җиңеп чыккан булган. Аны оештыруга укытучы Лев Геннадьевич Еремеев җитәкчелек иткән. Материаллар җыюда мәктәпне төрле елларда тәмамлаган укучылар катнашкан, алар арасында минем әтием дә бар. Музейда республика, район, авыл турында бай материал тупланган. Гайдар турында материаллар аеруча игътибарны җәлеп итә, биредә аның туганнары, якыннары, балачак дуслары җибәргән хатлар, китаплар, фоторәсемнәр куелган. Экскурсияләрне исә без, укучылар, үзебез үткәрәбез.
"Безнең бөтен илдә дусларыбыз бар" дигән стенд та игътибарга лаек. Анда безнең мәктәп белән хат язышкан Украина, Казахстан, Литва, Белоруссия, Башкортостан, Калмыкия, Чечен Республикасы, Төньяк Осетия, Абхазия, Таҗикстан укучыларының фоторәсемнәре куелган.
Аграмакта мин яңа дуслар таптым. Безнең класста төрле милләт вәкилләре - руслар, татарлар, чуашлар укый. Без бердәм гаилә булып яшәп, рус телен дә, татар телен дә бер үк дәрәҗәдә теләп өйрәнәбез. Украинада рус теле бишенче класстан гына керә башлаганлыктан, миңа башта кыенрак булды. Ләкин укытучылар, классташлар рус һәм татар телләрен өйрәнергә ярдәм иттеләр, хәзер мин бик яхшы билгеләренә генә укыйм.
Шулай итеп яңа урында, яңа дусларым арасында миңа бик күңелле. Иң мөһиме - бер-береңне аңлау, ата-бабаларның гореф-гадәтләрен һәм традицияләрен хөрмәт итү. Бу гади генә кагыйдәләрне хөрмәт итсәң, кеше бәхетле була ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев