Узган җомгада "Октябрь" кинотеатрында вакансияләр ярминкәсе уздырылды. Аны Спас районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге оештырды.
Владимир КОРНИЛОВ
Районда мондый чара беренче генә уздырылмый. Ярминкәгә халык хуҗалыгының төрле тармаклары өчен кадрлар әзерләүче уку йортлары вәкилләре, предприятие, оешма һәм учреждениләр җитәкчеләре, өлкән класс укучылары, тармак технологияләре техникумы студентлары, шулай ук эш эзләүчеләр чакырылган иде. Кинотеатр фойесында аларны вакантлы урыннары булган эш белән тәэмин итүчеләр каршылады. Сәламәтлек саклау, мәдәният, мәгариф, авыл хуҗалыгы, элемтә, башка өлкә һәм тармак вәкилләре мохтаҗларга эш тәкъдим иттеләр, уку йортлары исә киңәйтелгән мәгълүматлар җиткерделәр. Оештыручылар билгеләп үтүенчә, быел ярминкәгә кешеләр узган елга караганда күбрәк килгән.
Пленар өлештә чыгыш ясап, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Газизулла Әхмәтҗанов безгә ел саен 600дән 1000гә кадәр кеше мөрәҗәгать итә, дип билгеләп үтте. Үзәк халыкны эш белән тәэмин итү максатында төрле дәүләт ярдәме күрсәтә. Вакансияләр ярминкәсе эш белән тәэмин итү үзәгенең бер эш формасы булып санала.
Хәзер, мәсәлән, үзәктә рәсми рәвештә 69 эшсез теркәлгән. Бу соңгы 15 елдагыга караганда азрак. Эшсезләр саны Болгар дәүләт тарих-архитектура тыюлыгында эш урыннары булдыру, сәүдә нокталарын арттыру, төзелеш өлкәсендә эшмәкәрлек объектларын ачу, халыкка коммуналь һәм көнкүреш хезмәтләре күрсәтү, авылларда гаилә фермалары төзү нәтиҗәсендә сизелерлек кимегән. Әмма күпчелек очракларда эшнең сезонлы булуын да онытмаска кирәк. Шәһәрдә, мәсәлән, җәйге айларда археологик казуда, үсемлекчелек тармагында, юллар төзүдә катнашкан кешеләр кышын яңадан эшсез кала.
Мәшгульлек үзәге хезмәт базарындагы хәлне яхшыртырга тырыша. Моның өчен беренче чиратта эшсезләрне төрле һөнәрләргә укытулар оештырыла. Быел гына да, мәсәлән, 60 кеше махсус курсларда укып газ белән эретеп ябыштыручы,тракторчы, төрле категорияле машина йөртүче белгечлеге алды. Әмма практика күрсәткәнчә, бу гына аз, белгечлекләр исемлеген тагын да арттырырга кирәк. Җәмәгать эшләрен оештыруның да файдасы зур. Үткән җәйдә җәмәгать эшләрендә 169 кеше катнашты. Эшсезләр күбесенчә торак пунктларны төзекләндерүгә җәлеп ителә. Кешеләргә үз эшләрен булдыруга ярдәм итү, компьютер белән эшләргә өйрәтү, каникуллар вакытында укучыларны вакытлыча эш белән тәэмин итү - болар барысы да хезмәт базарындагы хәлне яхКазан дәүләт аграр университет вәкиле, экология һәм табигать төзелеше кафедрасы мөдире, профессор, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Айрат Сабиров үзе эшләүче югары уку йорты, биредә нинди белгечләр әзерләнүе, укырга керү кагыйдәләре, уку шартлары турында сөйләде. Аграр университетны тәмамлаучыларның республиканың кадрлар элитасын тәшкил итүен дә ассызыклап үтте. Кайчандыр әлеге уку йортын республиканың беренче Президенты, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, республиканың бүгенге Президенты Рөстәм Миңнеханов, кайбер министрлар, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, күп кенә районнар һәм агропромышленность предприятиеләре җитәкчеләре тәмамлаган. Айрат Сабировның чыгышын урман хуҗалыгы һәм экология факультетының 3 нче курс студенты Кристина Захарова да тулыландырды. Ул студентлар тормышы, тулай торакта яшәү шартлары, ничек ял итүләре турында мавыктыргыч итеп сөйләде.
Хәрби училищега керү кагыйдәләре, контракт буенча хезмәт итү, хәрби хезмәткәрләргә каралган кайбер өстенлекләр һәм льготалар турында ТР хәрби комиссариатының Спас бүлеге җитәкчесе Илһам Мидхәтов сөйләде. Спас хастаханәсенең баш табиб урынбасары Илнар Беляев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең кадрлар бүлеге мөдире Ольга Шмелева, "Болгар урманчылыгы" учреждениесе җитәкчесе урынбасары Евгений Мулинов үзләре сайлаган белгечлекләр турында сөйләделәр һәм теләге булган кешеләрне укып чыгып, соңыннан районда эшләргә чакырдылар. Спас тармак технологияләре техникумында нинди белгечлекләр әзерләнүе турында директорның укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Елена Солодянкина сөйләде, мәктәпне тәмамлаучыларны әлеге уку йортына чакырды.
Пленар утырышка район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рушания Закирова йомгак ясады. Мондый ярминкәләр мәктәпне тәмамлаучыларга һәм эш таба алмаучыларга тиешле бер карарга килергә ярдәм итә, диде ул. Районның төрле тармак белгечләре - табиблар, механизаторлар, шоферлар, мәдәният хезмәткәрләре, укытучылар, инженерларга кытлык кичерүен исәпкә алганда, бу чараның зур әһәмияткә ия булуы көн кебек ачык.
Пленар өлештән соң ярминкәдә катнашучылар эш бирүчеләр белән очраштылар.
Автор фотосы.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев