Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Узып баручы ел кайсы ягы белән истә калды, киләсе елдан ниләр көтәсез?

    Аксана БАШКИРОВА,

    Иж - Борискино Мәдәният йорты директоры:

    - Бу ел берничә зур вакыйга белән истә калачак. Октябрь аенда, мәсәлән, гаиләбездә Максим исемле улыбыз туды. Хәзер күп вакыт аның янәшәсендә үтә. Мәктәптә укучы улым Андрейга да дәресләр хәзерләгәндә булышырга кирәк.

    Быел йортыбызга өстәп янкорма төзедек. Нәтиҗәдә йортыбыз тагын егерме метрга зурайды, биредә яшәү өчен кирәкле барлык шартлар да тудырылган.

    Эш урыныма килгәндә исә, биредә дә үзгәрешләр булды. Авылда яңа Мәдәният йорты төзелде. Сентябрь аенда файдалануга тапшырылган бу заманча бина 100 урынга исәпләнгән, зур һәм якты эш бүлмәләре, санитар узеллары - болар барысы да бар. Гомумән, авыл халкының культуралы ялын оештыру өчен барысы да каралган. Иң мөһиме - яңа Мәдәният йортында бик җылы, пластик тәрәзәләр урнаштырылган. Шуңа күрә тизрәк декрет ялын тәмамлап эшкә чыгасы килә.

    Алексей КИСЕЛЕВ,

    кадетлар мәктәп-интернатның 9 класс укучысы:

    - Узып баручы ел теплоходта "Казан - Санкт-Петербург - Казан" маршруты буенча круизга чыгуым белән истә калды.

    Бу чара Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерләнү кысаларында оештырылды, анда сугыш һәм хезмәт ветераннары, шулай ук республиканың барлык районнарыннан кадет мәктәпләре укучылары катнашты. Безнең мәктәптән алты укучы барды, алар арасында мин дә бар идем.

    Круиз онытылмас тәэсирләр калдырды: 16 көн эчендә 16 шәһәрдә булырга өлгердек. Түбән Новгородта Җиңү Паркын карадык. Санкт - Петербург музейларында үзебезнең һәм чит ил сәнгате, скульптура һәм архитектурасы белән таныштык. Костромада кадетлар корпусына баргач, биредә укучылар белән аралаштык. Гомумән, бу сәяхәт бик мавыктыргыч булды, круизга барып күп нәрсәләр белән танышуым өчен мәктәп җитәкчелегенә рәхмәт әйтәсе килә.

    Бу елда безнең гаиләбездә дә байтак вакыйгалар булды. Мәсәлән, сеңлем Ольга беренче класска укырга керде. Мин аңарга дәресләр хәзерләргә булышам. Үзем дә тырышып укыйм, дөрес, кайбер фәннәрдән билгеләрне яхшыртырга кирәк. Киләсе елда сабакташларым белән дәүләт йомгаклау аттестациясен тапшырасы бар. Имтиханнарда сынатмабыз, дип ышанам.

    Елена КУЗНЕЦОВА,

    Өчкүл фельдшер-акушерлык пункты фельдшеры:

    - Быел күбрәк балаларым куандырды. Снежанна Казандагы икътисад - хокук көллиятен тәмамлап, юрист белгечлеге алды. Хәзер ул Казан шәһәренең Идел буе районындагы кадастр палатасы филиалында эшли. Сайлаган һөнәрен ярата, коллективта үзен җылы каршылаганнар. Хезмәт хакы да ярыйсы гына. Яңа ел каникулларыннан соң югарырак вазифага билгеләргә тиешләр. Моннан тыш, кызым читтән торып икътисад, идарә һәм хокук институтына укырга керде һәм машина йөртү таныклыгы алды.

    Владислав унынчы класска күчте, дәүләт йомгаклау аттестациясен бишле билгеләренә генә тапшырды. Үзем дә эшемнән бик канәгать, әле күптән түгел генә фельдшер-акушерлык пунктын яңа бинага күчерделәр. Биредә эшләү һәм пациентларга хезмәт күрсәтү өчен барлык шартлар да тудырылган.

    Украинадагы хәлләрне исәпкә алмаганда, узып баручы ел безнең гаилә өчен уңышлы булды. Тугандаш илдә дә тынычлык урнашыр дип ышынасы килә. Бәяләрнең кинәт артуы да бераз борчый, киләчәктә бу мәсьәлә җайга салыныр дип уйлыйм.

    Форсаттан файдаланып, район газетасын укучыларның барысына да исәнлек, гаилә бәхете, иҗади уңышлар, тынычлык һәм муллык телим!

    Ирина ЗАХАРОВА,

    санаторий мәктәп - интернатның чит телләр укытучысы:

    - Бу елда безнең гаилә өчен иң шатлыклы вакыйгаларның берсе - улларыбыз Роман белән Дмитрийның Кораллы Көчләр сафында хезмәт итеп кайтуы булгандыр, шәт. Армиягә икесен бергә алсалар да, соңыннан Диманы Украина чигенә җибәрделәр. Шуңа күрә аның өчен бераз борчылып торган идек.

    Армиягә киткәнче юридик белем алган Роман эшкә урнашты, Дмитрий тармак технологияләре техникумын тәмамлады һәм әлегә үзенә эш эзли. Бу елда мәктәпкә капиталь ремонт ясадылар, хәзер биредә укыту - тәрбия процессын тиешле дәрәҗәдә алып бару өчен шартлар җитәрлек. Укучыларга, укытучыларга, безнең якларда яшәүчеләргә саулык һәм күңел күтәренкелеге телим. Күңел күтәренке булганда гына кыенлыкларны җиңәргә мөмкин.

    Камил КӘРИМОВ,

    элеккеге шахтер (Болгар шәһәре):

    - Шәхсән минем өчен узып баручы ел "Воркутауголь" берләшмәсендә егерме ике ел эшләгән шахтер буларак, торак сатып алу өчен Мәскәүдән сертификат бирүләре белән истә калачак. Дөресен әйткәндә, бу минем өчен көтелмәгән вакыйга булды, моның өчен эшләүчеләр белән пенсионерлар турында бертигез дәрәҗәдә кайгыртучы Россия Президенты Владимир Путинга рәхмәтем бик зур.

    Иң зур теләгем шул - киләсе елда Украинадагы сугыш тәмамлансын иде. Телевизордан бу ил халкының нинди хәлдә калуын, ут йотып яшәүләрен күреп, җан сыкрый. Сәясәтчеләрнең гаебе белән халык зыян күрергә тиеш түгел.

    Фәргат МӨХӘММӘТОВ,

    Болгар дәүләт тарих - архитектура музей - тыюлыгы директоры:

    - Әлбәттә инде, бу ел безнең музей - тыюлыкның ЮНЕСКОның тарихи объектлар исемлегенә кертелүе белән хәтергә уелып калачак. Бу безнең район гына түгел, республикабыз һәм илебез тарихында әһәмиятле вакыйгаларның берсе булды. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевның тырышлыгы белән Болгарда тарихи һәйкәлләрне реставрацияләү буенча зур эшләр башкарылды, борынгы шәһәрдә аерым бер атмосфера тудыручы яңа объектлар төзелде.

    Боларның барысы да бай тарихлы туган ягыбызга туристларны тагын да күбрәк җәлеп итә башлады. Узып баручы елда Болгарга 285 мең кеше килде. 2015 елда 360 меңләп туристның килүе көтелә. Сүз дә юк, моның өчен хезмәт күрсәтүне яхшыртырга, дөнья таләпләренә җавап бирерлек шартлар тудырырга кирәк. Куелган максатка ирешәчәгебезгә ышанам, бай тарихлы мирасыбызны киләчәк буыннарга саклап калу өчен мөмкин булганнарның барысы да эшләнергә тиеш.

    Яңа ел һәркемгә ак бәхетләр алып килсен, җиребездә тынычлык булсын иде!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: