Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Уңышка ышанычлы нигез салалар

"Болгар "Востокзернопродукт" җәмгыятенең Полянка бүлеге механизаторлары тиешле агротехника чараларын ел саен үз вакытында башкарып чыгалар.

Олег Пахомов.
"НЖ".
Беренче карашка җиңел күренсә дә, бу эш зур тырышлык таләп итә, шуңа күрә аларга югары җитештерүчән техника белән башка бүлек механизаторлары ярдәмгә килә.
Агрофирманың Полянка бүлегендә чәчүлек мәйданнары зур - 9 мең гектар чамасы. Отряд җитәкчесе Андрей Усов сүзләренә караганда, башка урыннардагы кебек, быел да монда көнбагышны күп чәчкәннәр. Бу культураны теләп алалар, шуңа күрә аңа зур игътибар бирелә: быел көнбагыш хуҗалыкта 2300 гектар җир били. Техник культуралардан 100 гектар чамасы җир рапска бирелгән. Калган мәйданга арпа (381 гектар) һәм бодай (126 гектар) чәчкәннәр.
Дым каплатуда ике МТЗ-1221 һәм бер "Маккормик", культивацияләүдә - ике МТЗ-1221, К-700 һәм "Нью Холланд", бөртекле культуралар чәчүдә - "Флексиойл" чәчү комплексы белән "Нью Холланд", көнбагыш чәчүдә - "Хорш" комплекслары белән ике "Нью Холланд", "Оптима" агрегаты белән МТЗ-1221 һәм ССП чәчкече белән МТЗ-82 тракторлары эшләде. Мондый төркемнәр оештыру кыска вакыт эчендә агрочараларны зур мәйданнарда үткәрергә мөмкинлек бирә.
Язгы чәчү өчен туфракның бер өлеше көздән сукалап куелган булган, башка участокларда берничә тапкыр дискалау үткәрелгән. 1500 гектардан артык мәйдан биләгән көзге арыш һәм бодай һәр гектарга 100 килограмм минераль ашлама хисабыннан өстәмә тукландырылган, бөртекле культураларга язгы чәчү вакытында да тиешле күләмдә туклар кертелгән. Моннан тыш, инде уҗым культураларын гербицидлар белән эшкәртеп, аларны мочевина белән тукландырганнар. Тиздән көнбагыш җирен эшкәртергә, бөртекле сабан культураларын инсектицидлар белән сиптерергә һәм башка чараларны үткәрергә кирәк булачак.
Югары җитештерүчән агрегатларда механизаторлар бер тәүлек ял итеп, бик аз ял белән тәүлек буе диярлек эшли. Танкеевкадан бертуган Яков һәм Алексей Козлов "Нью Холланд" тракторы белән 1400 гектар мәйданны дискалаганнар, ә Алексей хәтта агрофирманың Әлки бүлегенә дә ярдәм итеп өлгергән. Кирпеч заводы посёлогыннан Әгъләм Гарипов "Нью Холланд"та 1140 гектарда культивация ясап, 523 гектарда чәчү үткәргән. Полянкадан Николай Алексеев исә 1069 гектарда культивация ясап, 284 гектарда чәчкән. Хәзер алар пар җирләрен дискалау белән мәшгуль. Язгы чәчүне уңышлы тәмамлауга Кураловодан Алексей Кузнецов та үз өлешен керткән: ремонтланган МТЗ-82 тракторында СПП чәчкече белән ул 800 гектар чамасы җирдә көнбагышны туфракка иңдергән.
Авырлыкларга карамастан, отряд механизаторлары һәм белгечләр язгы кырда тулы көч белән, булачак уңышка нигез салуларын яхшы аңлап эшлиләр.
Рәсемнәрдә: А. Козлов; А. Кузнецов.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X