Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Уртак тырышлык белән ирешәләр

Екатериновкадан Ленар Гыйниятуллин крестьян (фермер) хуҗалыгы игенчеләре һәм терлекчеләренең соңгы елларда ирешкән уңышлары куандырырлык: техника паркы да ныгый, фермадагы эшләр дә яхшыра бара.

Олег ПАХОМОВ.
"НЖ".
-Мондый нәтиҗәләргә коллективның уртак тырышлыгы белән ирештек, - ди хуҗалык башлыгы. - Тапшырылган эшне һәркем намус белән, җиренә җиткереп үти. Киеренке көннәрдә, әйтик, язгы чәчү, урып-җыю кампаниясе барышында берәүнең дә кыенлыклардан зарланганын ишетмәссең. Кирәк чакта бер-берсен алыштырып эшләргә әзер торалар.
Ленар Гыйниятуллин үз эшен гаилә фермасыннан башлаган. Бүген исә ике йөз башка якын терлек асрый, күпчелек өлеше - сыерлар. Киләчәктә малларны тагын да арттырырга уйлый: көтүне тулыландыру өчен бозаулар калдыра. Сөт сатудан (көненә 800 килограммга якын) кергән акча фермерга байтак мәсьәләләрне хәл итү мөмкинлеген бирә. Хуҗалыкта азыкны да кирәк кадәр әзерлиләр, биналарны да вакытында ремонтлыйлар. Кыскасы, бүген эшлисе эшне иртәгәгә калдырмыйлар.
Баштарак фермерның нибары бер К-700 тракторы гына булган. Билгеле, аның белән генә бар эшкә өлгерү читенрәк. Шуның өчен техника паркын тагын шундый трактор, ике МТЗ-80, КамАЗ машинасы белән тулыландырган, тагылма агрегатлар да җитәрлек, яңа пресс-җыйгыч һәм печән җыйдыру җайланмасы бар. Техникага кытлык юк, механизаторларның барысы да тәҗрибәле, шуңа күрә елның-елында мал азыгын күп итеп туплыйлар. Узган корылыклы елда да кышка ныклы хәзерлек белән кергән булган. Ә быел 140 тонна печән, 1000 тонна сенаж, 240 тоннага якын ашлык фуражы запасы булдырганнар.
Шунысын да әйтергә кирәк, фермер карамагындагы җир мәйданы артык зур түгел. Шуңа күрә печәнне күпьеллык үлән чәчелгән басудан гына түгел, ә табигый болынлыклардан да чабарга туры килә. Моның өчен роторлы чапкычтан файдалана. Сенажга судан үләнен сала. Судан дигәннән, ул быел уңышны күп биргән. Арпаның да һәр гектарыннан 30ар центнер бөртек җыеп алынган. Катнаш азыклар да җыеп суктырылган. Шулай итеп, ашлыкның бер өлешен сату мөмкинлеге дә бар.
Малларның баш санын арттырырга уйлагач, фермер элекке хуҗалыкның буш торган бинасын үзгәртеп төзүгә керешкән. Бозауларны шунда кышлатырга тиеш. Ленар дәүләт ярдәменнән дә файдалана. Сезонлы эшләргә, мәсәлән, даими рәвештә процент өлешен тулысынча диярлек дәүләт үзе түли торган льготалы кредит ала. Күптән түгел ул республиканың "Гарант-лизинг" программасына да кертелгән. Әлеге программа нигезендә ярты бәядән яңа МТЗ-80 тракторы сатып алырга җыена.
Фермер үз алдына куелган максатка ирешеп, хуҗалыгын тагын да үстерү өчен тырышлыгын кызганмый, моңа аның кешеләр белән уртак тел таба белү сәләте дә ярдәм итә. Шуңа күрә хуҗалыкта киләчәккә өмет белән карыйлар.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X