Август аенда көннәрнең эссе һәм коры торуы урманнарда янгын чыгу куркынычын нык арттыра.
Эмиль ИКСАНОВ,
"Болгар урман хуҗалыгы" оешмасында урманнарны саклау инженеры.
Билгеле булганча, урмандагы янгыннар тирә-яктагы табигать өчен гаять зур куркыныч тудыра.
Быел урман хуҗалыгы хезмәткәрләре урман зонасында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен 3 протокол төзеделәр.
Янгыннарны кисәтү буенча шактый чаралар күрелә. Аерым алганда, янгыннан саклану полосалары ясала, урманнарга керә торган урыннарда шлагбаумнар куела, ял итү урыннары ясала. Ләкин урманнарны янгыннан саклау өчен болар гына җитми, чөнки ут үз юлындагы барлык нәрсәне юк итә.
Анализ күрсәткәнчә, урманда янгыннар чыгуның төп сәбәпләре - урып-җыю эшләре барганда урман тирәсендәге һәм саклагыч полосалар янындагы басуларда корган үләннәрне һәм камылларны яндыру. Ут шуннан үрләп китә.
ТР министрлар кабинетының 18 июльдәге карары белән республиканың бөтен территориясендә янгынга каршы режим урнаштырылды. Бу чорда урманнарга керү, транспорт белән урманга бару тыела.
Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре халыктан бу таләпләрне үтәүләрен, урманда учак якмауларын, басуларда камыл калдыкларын яндырмауларын үтенә.
Бөтен кешегә билгеле, урман - безнең уртак байлыгыбыз һәм без аны сакларга тиеш.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев