Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урманарны саклыйк

Санитария-экология хәлне яхшырту максаты белән, Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты боерыгы буенча, Урман хуҗалыгы министрлыгы тәкъдиме белән 15 апрельдән 15 июньгә һәм 1 сентябрьдән 1 ноябрьгә кадәр "Татарстанның чиста урманнары" табигатьне саклау акциясе игълан ителде.

Бу уңайдан район башкарма комитеты тиешле карар кабул итте. Махсус расланган план нигезендә, районның барлык оешмалары һәм учреждениеләренә урман участоклары беркетелә. Әлеге участокларны чистартып һәм җыештырып торырга кирәк булачак. Бу мәҗбүри чара.
Ни кызганыч, күп кешеләр көнкүреш калдыкларын авыл читендә генә урнашкан урман буйларына чыгарып түгәләр. Урман, су буйларына ял итәргә чыгучылар артыннан әллә никадәр чүп-чар, калдык-постык әйберләр өелеп кала. Урманда ташлап калдырылган пыяла шешә яки пыяла кыйпылчыгы кызу вакытта кояш тәэсире белән янгын китереп чыгарырга мөмкин. Урманда чыккан янгынның аяныч нәтиҗәләре турында әйтеп һәм аңлатып торуның кирәге юктыр. Китерелгән зыян миллионнарча сумнар белән исәпләнә.
Карарның үтәлеше һәм әлеге акциянең ничек узуына тиешле контроль булдырылачак. Урманнарыбызның чиста булырга тиешлеген һәркем аңласын иде. Аңлау гына аз, урманнар чиста булырга тиеш. Республикабызда бу ел Экологик культура һәм тирә-як мохитны саклау елы буларак игълан ителгәнгә күрә, әлеге акциянең әһәмияте тагын да арта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев