Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Умырзаяларны өзмәгез

Иртә чәчәк ата торган декоратив үсемлекләрне законсыз җыю һәм сатуны, шулай ук алар үсә торган урыннарны юк итүне булдырмау өчен агымдагы елның 23 апреленнән алып 15 июненә кадәр традицион "Первоцвет-2012" экология-профилактика акциясе үткәрелә.

Кагыйдә буларак, ике төр иртә чәчәк ата торган кыргый үсемлекләрне аеруча күп җыялар. Аның берсе - май башларында чәчәк атучы, халык арасында умырзая дип йөртелә торган йокы үләне (сон-трава) һәм июнь башларында шау чәчәк ата торган-ландыш. Бу үсемлекләр республикада да, безнең районда да җитәрлек ресурска ия, шуңа күрә ТР Кызыл китабына кертелмәгән. Тик ТР Министрлар кабинетының "Кыргый декоратив үсемлекләр җыюны тыю турында" карары буенча, алар республика территориясендә җыю тыелган үсемлекләр исемлегенә кертелгән. Мәсәлән, бер өзелгән ландыш чәчәге өчен - 4 сум, умырзая өчен 8 сум күләмендә штраф каралган.
Акция барышында "Спас" комплекслы профильле региональ әһәмияткә ия булган табигый дәүләт заказнигы инспекторлары Болгар урманчылыгы вәкилләре белән бергәләшеп бу үсемлекләрне законсыз җыюны булдырмый калуга юнәлдерелгән тикшерүләр үткәрәчәк.
Аеруча саклана торган табигый территорияләрдә үскән кыргый декоратив үсемлекләрне җыюда гаепле кешеләр "Административ хокук бозулар турында" РФ Кодексының 8.39 маддәсе буенча җаваплылыкка тартыла.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X