Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Укучылар – мәктәп горурлыгы

Болгардагы 1 нче урта мәктәп музеенда "Мәктәпнең танылган кешеләре" исемле стенд бар. Төрле елларда шушы мәктәпне тәмамлап, тормышта сизелерлек уңышка ирешүче кешеләргә багышланган әлеге стенд. Мәктәп коллективы алар белән хаклы рәвештә горурлана.

Надежда Илдарханова,
мәктәп директоры.
Мәктәпләрдә әле шушы араларда гына соңгы имтиханнарны тапшырдылар. Инде чыгарылыш кичәләрен үткәрергә дә өлгерделәр.
Унберенче сыйныфны тәмамлаучылар мөстәкыйль тормышка аяк басты. Аларның мәшәкатьләре җитәрлек. Ни дисәң дә киләчәк көннәр, сайланачак һөнәр турында җитди уйларга кирәк. Мин элекке укучыларның барысына да олы тормыш юлына басканда бары тик уңышлар гына юлдаш булуын телим. Куелган максатка ирешү җиңел түгел. Моның өчен күп тырышырга, түземле һәм сабыр булырга кирәк.
Мин мәктәпне төрле елларда тәмамлап, тормышта лаеклы урын табучыларны еш искә төшерәм. Тырышып укыган, һәрчак күп белергә омтылган, сабакташлары арасында бик күп сыйфатлары белән аерылып торган укучылар тормышта да беркайчан югалып калмыйлар.
Мондыйлар җәмгыятькә дә күп файда китерә. Мин моңа сөенеп бетә алмыйм, музейда мәктәпнең горурлыгы булган укучыларыбыз турында сөйләүче стендның даими рәвештә тулыланып торачагына шикләнмим. Мәктәпне әле быел гына тәмамлаучыларның сынатмаслыгына да ышанам. Шуларның кайберләре турында сезгә дә җиткерергә телим.
Виктор Кузнецов безнең мәктәпне 1997 елда тәмамлады. Шул ук елда Төмән авыл хуҗалыгы академиясенең ветеринария медицинасы факультетына укырга керде. Булганнан бар да була, диләр. Викторның тырышлыгын күреп, группа старостасы итеп сайлыйлар. Студентлар арасында уздырылган бөтен чараларда актив катнаша ул. Тырышып укыган студентка махсус стипендия түлиләр.
Ул 2002 елда академияне "Ветеринария-санитария экспертизасы" белгечлеге буенча бик яхшы билгеләренә генә тәмамлый һәм Бөтенроссия энтомология һәм арахнология фәнни-тикшеренү институтына керә. Шул ук вакытта "Төмән бройлеры" предприятиесендә эшли һәм кошлар арасында таралган авыруларның берсе - кокцидиоз авыруларын кисәтү һәм дәвалау өчен төрле ысулларны өйрәнә һәм куллана. 2005 елда әлеге авыруны дәвалау темасы белән бәйле булган диссертация яклый.
Виктор Владимирович берничә ел Россельхознадзор үзәгендә ветеринария препаратлары буенча инспектор булып эшли. Хәзер ул Казанда яши һәм "Ветпром" компанияләре төркеменең региондагы подразделениесе белән җитәкчелек итә.
2001 елда мәктәпне тәмамлаган Альберт Исхаков Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясенә "Бухгалтерлык учеты, анализ һәм аудит" белгечлеге буенча укырга керде. Әлеге белгечлек буенча укуын аспирантурада да дәвам итте, икътисад фәннәре кандидаты дәрәҗәсен алу өчен диссертация яклады.
2008 елда Альберт "Татарстан Республикасы өчен иң яхшы 50 инновация идеясе" республика конкурсында катнашып, "Социаль икътисадый үсеш" номинациясендә җиңүгә иреште. 2009 елда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының Идел буе федераль округы югары уку йортлары студентлары, аспирантлары һәм яшь галимнәр арасында "Икътисадый фәннәр" номинациясендә иң яхшы фәнни эш өчен Бөтенроссия конкурсында өченче урынга лаек булды.
Аның Россиядә һәм чит илләрдәге төрле басмаларда 20ләп фәнни эше басылып чыкты. Бүген Альберт Таһир улы Казан дәүләт аграр университетның бухгалтерлек учеты, анализ һәм аудит кафедрасында эшли.
Балачакта малайларның күбесе капитан яки диңгезче булу турында хыяллана. Александр Павлов та - әнә шундыйларның берсе. 2003 елда мәктәпне көмеш медаль белән тәмамлаганнан соң ул М.П.Девятаев исемендәге Казан елга техникумына укырга керде. Тырышып укыды, президент стипендиясен алды. Техникумны яхшы билгеләренә бетергәннән соң укуын Түбән Тагил шәһәрендәге Идел буе дәүләт су транспорты академиясендә "Диңгез һәм елга судноларын йөртү" белгечлеге буенча дәвам итте. Уку дәверендә төрле судноларда практика үтте. Аның сүзләренә караганда, аеруча "балкер" тибындагы судно күбрәк ошаган. 2008 елда гына да биш ай эчендә җир шарын әйләнеп чыккан. Атлантик, Тын, Һинд океаннарын, Сары, Көнчыгыш-Кытай, Көньяк-Кытай диңгезләрен кичкән. Бразилия, Аргентина, Перу, Чили, Кытай, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә һәм җир шарының башка илләрендә булган. Бүген Александр Андреевич капитанның вахта ярдәмчесе.
Узган ел гына мәктәпне тәмамлаган Виктор Ермилин рус телен, төрле язучыларның әсәрләрен, иншалар язарга яратса да, күбрәк спортны үз итте. Аеруча чаңгы спорты белән күбрәк шөгыльләнде. Буш вакытларын гел күнегүләргә багышлады. Виктор инде яшүсмерләр арасында уздырылган бөтенроссия ярышларында ике тапкыр җиңү яулады, Төркиядәге дөнья чемпионатында тугызынчы булды.
Виктор Казан федераль университетының спорт факультетында белем ала, алда аны әле күп җиңүләр көтә. Аңа уңышлар телисе килә.
Кыенлыкларны җиңеп, алга куелган максатка ирешү өчен көчләрен кызганмаучы кичәге укучыларыбыз күңелдә бары тик горурлык хисләре генә уята. Әлбәттә инде, бу уңышларның нигезен беренче чиратта мәктәптә алган тирән белем тәшкил итә. Мәктәпне быел тәмамлаучыларга да тормыштагы биек үрләрне яулаганда уңышлар юлдаш булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев