Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Уңай якка үзгәрешләр күп

Агымдагы ел илебездә Мәдәният елы дип игълан ителде. Димәк, бу өлкәгә игътибар тагын да күбрәк булыр дип ышанабыз.

Үткән ел безнең Чәчәкле авылы Мәдәният йортында күптән көтелгән капиталь ремонт үткәрелде. Язгы һәм көзге яңгырларда түбәсеннән су үтеп бик интектергән иде, яхшы итеп түбәсе ябылды. Шулай ук тәрәзәләре һәм ишекләре алыштырылды. Бөтен җирдә буяу, агарту эшләре башкарылды. Сәхнәгә матур яңа пәрдәләр эленде. Кыскасы, клубка килеп керүгә күркәмлек, матурлык күзгә ташлана.
Мәдәният йорты хезмәткәрләре төрле чаралар әзерлиләр һәм авыл халкының да бу чара яки бәйрәм тамашасында актив катнашуларына ирешәләр. Балалар өчен "Әкияти Яңа ел" иртәләре, зурларга атап әзерләнгән "Рәхим ит, Яңа ел!" кичәләре оештырыла һәм күңелле итеп уздырыла. "Туган илне саклау һәр ир-егетнең бурычы", "Бәйрәм белән, хөрмәтле хатын-кызлар!", язны каршылап "Хуш киләсең, Нәүрүз!", Бөек Җиңү көненә багышланган "Аларның батырлыгы мәңге онытылмас!" бәйрәмнәре Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре белән очрашулар, яу кырында батырларча һәлак булучыларны искә алу иртәсе югары дәрәҗәдә үткәрелә.
Соңгы елларда җәйләрнең коры һәм эссе килүе өстәмә мәшәкатьләр тудыра. Аеруча игенчеләр борчылалар. Без берничә тапкыр олысы-кечесе бергә су буена җыелып "Яңгыр боткасы" үткәрдек. Авылда яңа юл ачуга, Өлкәннәр көненә багышланган мәдәни чаралар әзерләдек. Шунысын әйтергә кирәк, тантаналарны оештыруда Мәдәният йорты, җирле мәктәп, балалар бакчасы, үзидарә хезмәткәрләре, башка оешмаларда эшләүчеләрнең ярдәмен һәрдаим тоеп тора.
Авылыбыз ир-егетләре, аксакаллар белән корбан ашы да елның-елында уздырыла. Мәүлид ашы, Ифтар мәҗлесләре үткәрү дә гадәткә кереп бара. Хатын-кызлар, әбиләр төрле дини бәйрәмнәрдә теләп катнашалар. Дини чараларны үткәрүдә авылыбыз имамы Вазыйх абый Гыйльметдинов, Солтания апа Хөсәенова белән Галия апа Мортазина теләп ярдәм итәләр. Мәчеттә кышкы айларда Ислам дине дәресләре алып барылды.
Мәдәни эшләрнең үзәгендә, әлбәттә инде, авыл китапханәсе тора, дисәм, ялгыш булмас. Төрле темаларга китап күргәзмәләре, материалларга күзәтүләр, фикер алышулар үткәрелә. Китапханә каршында туган як, авылдашларыбызның тарихын чагылдыручы музей эшли. "Дан сиңа, авылым солдаты", "Татар халкының күңел бизәкләре", "Күңелле яшибез", "Татар халкының милли киемнәре" темаларына стендлар төзелде. "Авыл тарихы", "Чәчәкле авылы мәхәлләсе тарихы", "Авыл китапханәсе тарихы", "Чәчәкленең зәңгәр күзләре" (күлләр тарихы), "Бөек Ватан сугышы ветераннары" , "Кызыл йолдыз" колхозы - бишьеллыкларда" дигән темаларны яктырткан альбомнар һәркемдә зур кызыксыну уята. Альбомнар әледән-әле яңа материаллар белән тулыланып тора.
Китапханәдә авыл халкына электрон хезмәтләр дә күрсәтелә. Кирәкле мәгълүматларны компьютердан да эзләп табарга мөмкин, теләгән кеше документларның күчермәсен ясата ала. Атап әйткәндә, мәдәният хезмәткәрләре авыл тормышын тагын да җанландыру, кызыклырак итү өчен тырышалар. Шуңа күрә, дәүләт аларның эшен лаеклы бәяли башлар, дип ышанасы килә.
Гөлсинә ГАБДЕЛВӘЛИЕВА, китапханәче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев