Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тынычлыкны саклый белергә кирәк

Үзәк китапханәнең уку залында конфессияләр һәм милләтләр арасындагы элемтәләр һәм экстремизмга каршы тору мәсьәләләренә багышланган "түгәрәк өстәл" утырышы булды.

Владимир Корнилов.
"НЖ".
Чараны безнең районның дин башлыклары инициативасы буенча үткәрделәр. Аның эшендә район башлыгы Камил Нугаев та катнашты. Чакырылган кунаклар арасында шәһәр мәктәпләре, техникум укучылары һәм укытучылары, кайбер оешма вәкилләре бар иде.
Чараны хәзерләүнең техник ягын Изге Авраам чиркәвенең миссионер бүлеге үз өстенә алды. Чараны чиркәүгә җитәкчелек итүче Сергей атакай (Карпухин) алып барды.
Имам-хатыйб Фәрһад хәзрәт үзенең чыгышын изге дога белән башлады. Кешеләр өчен тыныч һәм дус яшәүнең бик кадерле булуын ул аерым билгеләп үтте. Ислам дине һәрвакыт тынычлык яклы. Ләкин дингә ышанучылар арасында низаглар китереп чыгарып, аларны яман эшкә өндәргә тырышучылар да очрый. Коръәндә башка дин кешеләрен җәберләү, дошманлык турында бернинди сүз юк. Шуңа күрә провокацияләргә бирешмичә, үз акылың белән эш итәргә кирәк. Без элек-электән төрле милләт, төрле культура вәкилләре - руслар, татарлар, чуашлар, мордвалар, әрмәннәр, марилар һәм башка халыклар дус-тату гомер итүче Бөек Болгарның изге җирендә яшибез. Киләчәктә дә бу дуслыкны саклап калу зур әһәмияткә ия.
Кеше үз диненең нигезләрен белмәгәнгә күрә проблемалар туа, дичарлыкка каршы яхшылык белән җавап бирү идеясы алга сөрелә. Ә без исә бу хакыйкатьне кешеләргә җиткерә белергә тиеш.
Гасырлар буе бу җирдә татулык хөкем сөргән, диде кунакларга мөрәҗәгать итеп Камил Нугаев. Безнең районда бүгенге көндә 24 милләт вәкиле яши, уртак йортыбыз киләчәктә дә чәчәк атсын өчен без уртак тырышлык куябыз. Киләчәктә дә бер-беребезне, күршеләребезнең гореф-гадәтләрен, традицияләрен хөрмәт итеп яшәрбез дип ышанам.
Утырышта шулай ук мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Ермилин, мәдәният бүлеге җитәкчесе Фәрхат Низамов, укучылар, педагоглар чыгыш ясады. Алар балалар һәм олылар арасында терроризм һәм экстремизмга каршы тору кысаларында үткәрелгән эшне яктырттылар. Мәсәлән, районның алты мәктәбендә "Бөтендөнья диннәр тарихы"дигән дини факультативлар алып барыла, еш кына массакүләм чаралар оештырыла. Масленица, Сабантуй бәйрәмнәрендә, район территориясендә яшәүче халыкларның иҗади фестиваль кебек чараларда кешеләр бик теләп катнашалар.
Төрле мәктәп олимпиадалары, турнирлар, конкурслар, конференцияләр дә беренче чиратта төрле милләт һәм диннән булган балаларны бер гаиләгә берләштерүне максат итеп куя. Шуңа күрә алар бер-берсенең милләтенә игътибар итмичә, бердәм коллектив булып яшиләр. Балалар өчен иң мөһиме - бер-берсе белән аралашу.
Чәй табыны янында үткәрелгән бу утырыш катнашучыларда җылы тәэсир калдырды. п билгеләп үтте үзенең чыгышында Владимир атакай (Головин). Диндә мәҗбүр итү дигән төшенчә юк. Киресенчә, теләсә кайсы диндә на
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X