Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тынмасын азан тавышы

Һәр иртәдә Чәчәкле авылы өстенә азан моңы тарала, биш вакыт намаз алдыннан ишетелгән азан тавышы җанны иркәли. Бу саваплы эшнең башында олысының һәм кечесенең ихтирамын казанган имам Вазыйх абый Гыйльметдинов һәм авылның мөхтәрәм аксакаллары тора. Вазыйх абый күп еллар хисапчы, партия оешмасы секретаре булып эшләде. Аның кешеләр белән эшләү һәм...

Һәр иртәдә Чәчәкле авылы өстенә азан моңы тарала, биш вакыт намаз алдыннан ишетелгән азан тавышы җанны иркәли. Бу саваплы эшнең башында олысының һәм кечесенең ихтирамын казанган имам Вазыйх абый Гыйльметдинов һәм авылның мөхтәрәм аксакаллары тора. Вазыйх абый күп еллар хисапчы, партия оешмасы секретаре булып эшләде. Аның кешеләр белән эшләү һәм аралашу тәҗрибәсе зур. Югары белемле икътисадчы, читтән торып Казандагы уку йортында Ислам дине буенча да белем алды.
Коръән мәҗлесләрендә вәгазь сөйләү, догалар уку, яңа туган сабыйларга исем кушуны тиешле дәрәҗәдә үткәрүе дә зур әһәмияткә ия. Яңа гына гаилә корган яшь парларга никах мәҗлесләрен дә истә калырлык итеп үткәрә. Яшьләргә никахның нинди гамәл икәнен, ир белән хатын хакы, әти-әнигә йөкләнүче вазыйфалар, туганнарны ихтирам һәм хөрмәт итү, тигез күрү мәсьәләләрен аңлатып вәгазь сөйләүләре дә бик күркәм.
Арабыздан киткән әрвахларны бөтен шартын китереп, гореф-гадәтләрне үтәп, Ислам дине кануннары буенча озатуны да авылыбыз ир-атлары Вазыйх абый җитәкчелегендә башкаралар.
Вазыйх абый белән Сафура апа дүрт бала тәрбияләп үстерделәр. Үрнәк гаилә буларак, аларны барысы да ихтирам итәләр. Балалары тормышта үз урыннарын таптылар, Гыйльметдиновлар нәселенең дәвамчысы булып 6 онык үсеп килә.
Вазыйх абый берничә ел буе авыл мәчетендә кышкы айларда өлкәннәр һәм балалар өчен дин сабагы бирде. Ул бу кышта да әлеге саваплы эшне дәвам итте. Болгардагы Ак мәчеттә үткәрелгән Мөхәммәт пәйгамбәребез (с.г.в.) тормышына багышланган конкурста Алия Гатауллина икенче урынны алды. Аның җиңүендә Вазыйх абыйның да өлеше бар. Алиягә киләчәктә дә уңышлар телибез.
Авылыбыз аксакалларына, ир-егетләргә, имамыбыз Вазыйх абый, мәзин Рөстәм Гәрәевка, зиратны карап-барлап торган Юныс Сабировка изге эшләре өчен рәхмәт әйтеп, исәнлек-саулык телибез.
Чәчәкле авылы халкы исеменнән Гөлсинә Габделвәлиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев