Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Тузган торак – аерым контрольдә

    Республикада халыкны авария хәлендәге һәм тузган торактан күчерү программасы уңышлы тормышка ашырыла. Бу эш безнең районда да алып барыла. Әлеге программа кысаларында ниләр эшләнүе һәм киләчәктә эшләнеләчәге, борчыган проблемалар турында сөйләвен үтенеп, безнең хәбәрчебез район башлыгы Камил Нугаевка мөрәҗәгать итте. - Программа тормышка ашырыла башлаганнан бирле бездә, тиешле закон нигезендә,...

    Республикада халыкны авария хәлендәге һәм тузган торактан күчерү программасы уңышлы тормышка ашырыла. Бу эш безнең районда да алып барыла. Әлеге программа кысаларында ниләр эшләнүе һәм киләчәктә эшләнеләчәге, борчыган проблемалар турында сөйләвен үтенеп, безнең хәбәрчебез район башлыгы Камил Нугаевка мөрәҗәгать итте.
    - Программа тормышка ашырыла башлаганнан бирле бездә, тиешле закон нигезендә, күп фатирлы 54 йорт авария хәлендә һәм сүтелергә тиешле дип табылды. 2011 елда 5 йорт яки 22 фатир күчерелде, 2012 елда - 4 йорт (15 фатир). Болгарда Пушкин урамындагы күп фатирлы бер йорт милекчеләр язган гариза һәм ведомствоара комиссия карары нигезендә яшәү өчен яраклы дип табылды һәм авария хәлендә дип табылган һәм сүтелергә тиешле күп фатирлы йортлар исемлегеннән чыгарылды. Авария хәлендәге тагын берничә йортта яшәүчеләр реконструкция ясадылар. Республиканың махсус оешмасы ("Бәйсез экспертизалар институты" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять) әлеге йортларга экспертиза үткәрде, нәтиҗәдә авария хәлендәгеләр исемлегеннән 13 йорт, ягъни 41 фатир сызып ташланды.
    Шулай итеп, 2015 елның 1 гыйнварына Татарстан Республикасының региональ адреслы программасына 31 йорт кертелде. Алардагы 127 фатирда 274 кеше яши. 67 фатирда яшәүчеләр белән сатып алу килешүләре төзелде, тагын 8 килешү төзелеп бетәргә тиеш, 20 фатир муниципаль милекнеке булып санала, 32 фатирда яшәүчеләр программада катнашудан баш тарталар. Алар белән күчерү ысулларын билгеләү буенча тиешле эш алып барыла, әмма уртак тел табып булмый әле.
    Бу очракта мәсьәләне гамәлдәге закон нигезендә хәл итәргә туры киләчәк. Куела торган таләпләрне һәркем үтәргә тиеш. Алар нидән гыйбарәт?
    Агымдагы елның май- июнь айларында әлеге милекчеләргә авария хәлендәге торакны үзләренә сүтү һәм ремонтлау кирәклеге турында хәбәр ителде. 6 айдан соң (срогы шушы елның декабрендә тәмамлана) Болгар шәһәре башкарма комитеты барлык җир участоклары һәм барча торак биналарны тартып алу турында карар чыгарачак. Өч айдан соң, ягъни 2016 елның февраль-март айларында судка дәгъва тапшырыла. Милекчегә шәһәр башкарма комитеты карары белән (кул куеп алырга яки заказлы хат белән килә) җир һәм торакны тартып алу турында уведомление, торакны сатып алу килешүе проекты җибәрелә. Суд исә торакны республиканың махсус бәйсез оешмасы экспертиза уздырып билгеләгән суммага тартып алу турында карар чыгарырга мөмкин.
    Бүген авария хәлендәге торакның бер квадрат метры 11022 сум тәшкил итә. Бүген бездә мондый акча бар, без аны түли алабыз. Суд узып бәйсез экспертиза үткәрелгәннән соң, бәя башка төрле булачак. Экспертиза бәяне торакның күпме торуыннан чыгып куя, бу исә квадрат метры 7 яки 5 мең сум да булырга мөмкин. Ягъни, төгәл бәя куелачак. Бу уңайдан шуны әйтергә телим, йортларда яшәүчеләр шактый күп сумманы югалтачак.
    Бу мәсьәлә буенча төгәл фикергә килмәүчеләр уйлап тиешле карар кабул итү өчен вакытның бик аз калуын онытмасыннар иде. Ике атна эчендә барысын да хәл итәргә кирәк, югыйсә, соң булуы мөмкин. Чөнки программа гел бер урында гына тормый, аның алдагы этаплары тормышка ашырылачак. Димәк, шәһәрдә яшәүчеләр вакытны сузмаска, мәсьәләне үз файдаларына хәл итеп яңа тораклы булу турында уйларга тиеш. Шунысын ассызыклап әйтәм, без дә үз чиратыбызда, законга нигезләнеп эш итәчәкбез.
    Фото: http://klubbess.ru/avariynoe-zhile-novosti-zakonodatelstva-2014/

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: