Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Туристларны кабул итәргә әзерме?

Узган атнада үткәрелгән район җәмәгать советы утырышында Болгар тарих-архитектура музей-тыюлыгының чираттагы туристлык сезонына әзерлек мәсьәләсе каралды.

Бу турыда музей-тыюлык директоры Фәрхәт Мөхәммәтов доклад белән чыкты. Җәмәгать советы әгъзалары Җәмил Мөхәммәтшин, иерей Сергей Карпухин, Евгений Кременсков, Виктор Владимиров, район башлыгы Камил Нугаев, Болгар шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Тюленев өстәмә чыгыш ясадылар.
"Милли мирасыбыз - Свияжск утрау-шәһәре һәм борынгы Болгар" проектын тормышка ашыру сәбәпле, безнең музей-тыюлыкка килүче туристларның саны бермә-бер артты, дип билгеләп үтелде. Узган ел борынгы Болгарга 200 меңгә якын кеше килгән. Болгар цивилизациясе музее белән Елга вокзалы, халыкара археология тикшерүләр үзәге, Хан сарае, Табиб йорты, фестиваль-вакыйгалар комплексы кебек әһәмиятле объектлар сафка басты һәм эшли. Идел Болгарының ислам динен кабул итү хөрмәтенә куелган Истәлек билгесе, Ак мәчет, Икмәк музее һәм борынгы ядкарьләр дә туристларда элеккечә үк зур кызыксыну уята. Соңгы елларда музей-тыюлык йөздән артык кешегә яңа эш урыннары булдырды.
Изге Авраамий чиркәвенә килүчеләрнең саны да арта. Әлбәттә, болар барысы да уңай күренешләр. Ләкин киңәшмәдә билгеләп үтелгәнчә, бу тармакта проблемалар да җитәрлек. Мәсәлән, елга фарватерын тирәнәйтү, туристларны тукландыруны әйбәтрәк оештыру, Болгар темасына караган сувенирларны күбрәк сату өчен байтак эшләр башкарасы бар. Күпсанлы объектлар һәм истәлекле урыннар туристларның ихтыяҗына җавап бирерлек берничә маршрут оештыруны таләп итә. Экскурсоводларны өстәмә әзерләргә кирәк, аеруча бу татар һәм чит телләрдә сөйләүче экскурсоводларга кагыла. Туристларга хезмәт күрсәтүгә җирле эшмәкәрләр җәлеп ителми диярлек.
Утырышта кабул ителгән карарда район җитәкчелегенә якындагы елларда һәм алдагы перспективаларны, тикшерелгән мәсьәләләрне исәпкә алып, безгә килгән туристларның санын арттыру, аларга хезмәт күрсәтү дәрәҗәсен күтәрүне күздә тоткан, туристлык тармагын үстерү буенча комплекслы программа эшләргә киңәш ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев