Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Тәрбиягә бала алучыларга кинәшләр

Үткән ел ахырында балигъ булмаган балаларны опекунлыкка яки попечительлеккә, шулай ук ата-анасыз калган балаларны гаиләгә тәрбиягә алырга теләүчеләргә кагылган Гаилә кодексына Федераль закон тарафыннан үзгәрешләр кертелде.

Алена колчина,
район башкарма комитетының опека һәм попечительләр бүлеге җитәкчесе.
Хәзерге вакытта безнең районда 64 балаларны тәрбиягә алган һәм 84 опекунлыкка алган гаилә бар, аларда 1418 һәм 101 бала тәрбияләнә. Бу балалар төрле сәбәпләр аркасында ата-анасыз калганнар, алар я туганнарында, я бөтенләй чит гаиләләрдә тәрбияләнәләр.
Хәзер дә тәрбиягә бала алырга теләүчеләр аз түгел. Ләкин элек алар тиешле документлар һәм белешмәләр генә җыеп китерсә, хәзер исә мәҗбүри рәвештә психологик һәм юридик хәзерлек үтәргә тиешләр. Балигъ булмаган балаларны опекунлыкка алырга яки попечитель булырга җыенучылар, яки ата-анасыз калган балаларны гаиләгә тәрбиягә алырга теләүчеләрне сайлап алу һәм хәзерләү буенче безнең район опека һәм попечительлек вәкаләте "Чистай балалар йорты" дәүләт бюджет белем бирү учреждениесенә (422980, РТ, г.Чистополь, улица Нариманова, 58) тапшырылды.
Бу оешма базасында ата -ана булырга теләүчеләрне хәзерләү хезмәте оештырылган. Әлеге хезмәт "Гаиләне алыштыручыларда бала тәрбияләү" дигән программаны уңышлы тормышка ашыра. Ул ата- ананы алыштыручы кешеләрне хәзерләү буенча РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы раслаган программа буенча эшләнә. Дәресләргә 80,5 сәгать бирелә шуның 48,5 сәгате торып (очно), 32 сәгате дистанцион рәвештә башкарыла. Программада хокук темалары яктыртыла, психология-педагогия күнекмәләре бирелә.
Тәрбиягә бала алырга карар бирүчеләр үз өсләренә гаять зур җаваплылык алалар. Язмыш тарафыннан кыерсытылган балаларның һәрберсе төрле холыклы була. Монда инде гаять зур сабырлык таләп ителә. Гаиләгә килеп кергән бала өчен барысы да яңа булып тоела. Шуңа күрә аларның кайберсе бу тормышка акрынлык белән генә күнегә. Бала күңеле тиз яралана - моны бервакытта да истән чыгарырга ярамый. Шәфкатьле һәм мәрхәмәтле булу, күп нәрсәне гафу итә белү - булачак ата-аналарга иң кирәкле сыйфатларның берсе.
Бу хәзерлек, әгәр үз бурычларын уңышлы башкаралар икән, балаларның якын туганнары булган кешеләргә яки алдан тәрбиягә алучыларга кагылмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бала алу опека