Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәрбиячеләргә зур рәхмәт

Күптән түгел шәһәрнең «Колосок» балалар бакчасында хәзерлек группасына йөргән балаларны мәктәпкә озату бәйрәме булды. Берничә ел шушы балалар бакчасына йөргән сабыйлар үзләренең тәрбиячеләре һәм бакча белән саубуллаштылар. Быел көз алар укырга керәләр. Безне иң шатландырганы - балалар яңа тормышка аяк басарга әзер. Бу бары тик оста, эшкә чын күңелен биреп...

Күптән түгел шәһәрнең «Колосок» балалар бакчасында хәзерлек группасына йөргән балаларны мәктәпкә озату бәйрәме булды.
Берничә ел шушы балалар бакчасына йөргән сабыйлар үзләренең тәрбиячеләре һәм бакча белән саубуллаштылар. Быел көз алар укырга керәләр. Безне иң шатландырганы - балалар яңа тормышка аяк басарга әзер. Бу бары тик оста, эшкә чын күңелен биреп эшләгән тәрбиячеләр тырышлыгы нәтиҗәсе.
Беренче чиратта, Людмила Алексеевна Гагунинага олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Ул алар белән армый-талмый шөгыльләнде: укырга-язарга, хәтта гади генә мисаллар чишәргә дә өйрәтте. Дәресләрдә рәсем, кул астында булган материаллардан, пластилиннан төрле әйберләр ясадылар, инглиз һәм татар телләре өйрәнделәр. Балаларны бергә уйнарга, аралашырга, бер-береңә ярдәм итәргә дә ул өйрәтте.
Музыка дәресләрендә Татьяна Михайловна Аристова балаларның иҗади сәләтләрен ачарга тырышты. Балалар биергә, җырларга өйрәнделәр, кыска спектакльләрдә уйныйлар. Кайбер балалар хәтта район күләмендә үткәрелгән конкурсларда да катнашып, призер исеме алдылар.
Бакчаның медицина хезмәткәре Валентина Владимировна Карпушина турында да иң җылы сүзләрне әйтәсе килә. Үз эшенең остасы буларак, ул балаларыбыздагы кечкенә генә тайпылышларны күреп ала һәм шунда ук тиешле чаралар күрә. Бу турыда ата-аналарга телефоннан хәбәр итә, нинди дарулар кирәклеген һәм ничек дәвалап булуын өйрәтә. Салкын тидереп авыру куркынычы зур булган көзге-кышкы айларда ул иртә белән балалар бакчага килүгә аларның температурасын үлчәүдән, күкрәген тыңлаудан башлый. Һәр баланы көн саен игътибар белән тикшереп чыга. Үзенең махсус дәфтәрендә аларның барысын да язып бара. Үз эшенә чиктән тыш җаваплы караган Валентина Владимировна бу яктан һәркемгә үрнәк булып тора. Балаларыбыз турында шундый зур кайгыртучанлыкны белеп торган ата-аналарның алар өчен күңелләре тыныч.
Группадагы икенче тәрбияче Анна Алексеевна Горшуновага да рәхмәтебез зур. Балаларны чын күңелдән яраткан бу тәрбияче дәресләр вакытында аларга һәрвакыт ярдәм итеп тора. Шулай ук балаларны урын җыярга, савыт-сабаларны һәм уенчыкларны җыештырырга өйрәтә. Аның белән безнең балалар мөстәкыйльлеккә өйрәнделәр.
Сүз дә юк, күп нәрсә балалар бакчасы мөдире эшенә бәйле. Озак еллардан бирле «Колосок» балалар бакчасына җитәкчелек итеп, Наталья Ивановна Маликова аны районда иң яхшылар рәтенә чыгарды. Дус һәм бердәм коллектив туплап, балалар тәрбияләүдә зур уңышларга иреште һәм бакчаның материаль-техник базасын нык яхшыртты. Монда, башка бакчалардагы кебек, ата-аналар уенчыклар, сабын-порошоклар алмыйлар.
Дөресен генә әйткәндә, проблемалар монда да юк түгел. Биредә бакча бинасына яхшы гына ремонт үткәреп, беренче чиратта искергән тәрәзә рамнарын алыштырырга кирәк. Янкорма да артык булмас иде, чөнки төрле чаралар үткәрү өчен бакчада актлар залы юк, балалар уйнаган бүлмәләрне зурайту тагын да уңайлырак булачак. Әлбәттә, боларның барысына да акча кирәк, ләкин балалар турында да онытырга ярамый.
Без үзебез дә кайчандыр балалар бакчасында тәрбияләнгән кешеләр. Балалар күңелендә бакчада үткәргән еллар бары тик яхшы хатирәләр генә калдырырга тиеш.
Ревмира Алибекова, Любовь Егорова, Светлана Поливаева, Марина Елантьева һәм башкалар.
Болгар шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев