Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тозлый беләсезме?

Менә инде дүрт гасыр дәвамында кәбестә кешене туендыра һәм дәвалый. Бигрәк тә тозлы кәбестә файдалы - аның ярты стаканында организмның тәүлеклек ихтыяҗының өчтән берен канәгатьләндерерлек күләмдә С витамины бар. Тозлы кәбестә составында шулай ук каротин, тимер, В төркеме витаминнары, калий, кальций, натрий, марганец һәм башка тозлар да җитәрлек… Тозлау өчен...

Менә инде дүрт гасыр дәвамында кәбестә кешене туендыра һәм дәвалый. Бигрәк тә тозлы кәбестә файдалы - аның ярты стаканында организмның тәүлеклек ихтыяҗының өчтән берен канәгатьләндерерлек күләмдә С витамины бар. Тозлы кәбестә составында шулай ук каротин, тимер, В төркеме витаминнары, калий, кальций, натрий, марганец һәм башка тозлар да җитәрлек…

Тозлау өчен кәбестәнең соң өлгерешле сортлары әйбәтрәк. Болар - Слава, Московская поздняя, Зимняя Грибовская, Белорусская сортлары. Кәбестә тозлау өчен иң яхшы вакыт - ноябрь башы - кәбестәнең табигый шикәрләргә иң бай вакыты. Табигый шикәрләр тозлану процессына булышучы сөт кислотасы ясауда катнашалар. Суык алган яки чери башлаган кәбестәне тозларга киңәш ителми - күчәннәр тыгыз, ак булсын. Кәбестәне тозлау өчен тышкы яфракларын алып ташлап әйбәтләп юарга һәм, 2-4 өлешкә кисеп, саламлап турарга кирәк.

Кәбестә тозлаганда шулай ук саламлап туралган кишер салырга онытмагыз. Тәм өчен алма салып җибәрсәң дә начар түгел (хуш исле антоновка бигрәк тә яхшы). Шулай ук мүк җиләге, ак әнис (тмин) яки башка тәмләткечләр салырга да мөмкин. Ә менә йодлы тозны якын китермәгез!

Саламлап туралган кәбестә белән кишерне тоз сала-сала согы чыкканчы уарга да, һәр катны кул белән тыгызлый-тыгызлый, банкаларга тутырып, авызын чиста чүпрәк белән (синтетика белән түгел!) капларга. Ике-өч көн дәвамында барган әчү процессында сок бүленеп чыга, соңыннан банка өстенә күксел күбек утыра. Аны җыеп ташлау таләп ителә. Әчү процессында бүленеп чыккан газлар чыксын өчен вакыт-вакыт кәбестәне озын таяк белән банка төбенә кадәр тишкәләп тору шарт.

Өч көн эчендә кәбестәне бозылудан сакларлык күләмдәге консервант - сөт кислотасы туплана. Шуннан соң савытны салкынча урынга күчереп куярга мөмкин, әмма кәбестә чын-чынлап 10-15 көннән соң гына өлгереп җитә. Моны ачыклавы авыр түгел - кәбестәнең тозлыгы үтә күренмәлегә әверелеп, ачысы бетәр.

Кәбестәгез яхшы саклансын өчен өстенә коры горчица сибеп куегыз (авызына япкан чүпрәккә дә сибәргә кирәк).

Хәзер иң мөһиме саклау - кәбестәне бер салкында, бер җылыда тотарга киңәш ителми. Әгәр салкында калып туңса, кәбестәнең сыйфаты начарлана, витаминнары өлешчә югала.

Шуны исегездән чыгармагыз: 10 кг кәбестә тозлаганда 200-250 г чамасы тоз китә.

10 кг кәбестә тозлаганда түбәндәге күләмдәге ингредиентлар алынырга мөмкин:

1. 350 г кишер, 700-900 г алма, 350 г мүк җиләге;

2. 500 г кишер, 500 г алма, 4-5 ак әнис;

3. 350 г кишер, 30 г лавр яфрагы;

4. 300 г кишер, 200 г мүк җиләге. Кишер урынына 300-500 г кызыл чөгендер алырга мөмкин;

5. 1 кг чөгендер, 300 г керән тамыры (эре кыргычтан уарга), 100 г вакланган укроп орлыгы яки 200 г базилик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев