Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Тормыш бер урында гына тормый...

    Иске Рәҗәп авыл җирлеге Советы отчетына гадәттә Мәдәният йортына халык күп җыела. Бу табигый хәл, чөнки монда халыкны борчыган мәсьәләләр карала, күптөрле сораулар бирелә.

    Тәлгат Җамалетдинов.
    "НЖ".
    Җирлек башлыгы Мансур Нугаев үткән елга отчет биргәндә авыл тормышының бер генә ягын да читләтеп үтмәде. Хәзерге вакытта җирлек территориясендә 450 хуҗалык бар, анда 854 кеше яши, шул исәптән 350 пенсионер бар һәм 100гә якын бала исәпләнә. 400дән артык кеше төрле бюджет тармагында һәм авыл хуҗалыгында эшли. Аерым алганда, авылда Дамир Хәмидуллин һәм Вагыйз Мөхәммәтов хуҗалыклары халыкны эш белән тәэмин итә. Әлбәттә, районның башка авылларындагы кебек, монда да эшсезләр бар. Хәер, сау - сәламәт кеше барыбер үзенә эш таба.
    Халык үзенең шәхси ярдәмче хуҗалыгы белән яши. Хәленнән килгән кеше шактый мал асрый һәм үзен ите, сөте, мае белән тәэмин итеп тора, артып калганын сата. Хәзерге вакытта авылда 1077 баш мөгезле эре терлек, 860тан артык сарык һәм башка мал-туар бар. Үткән ел хәзерләүчеләргә мең тоннадан артык ит, шактый сөт һәм башка продукция сатылган. Хәзерге вакытта терлек асрауның шактый табыш китерүен халык яхшы аңлый. Шуңа күрә кайберәүләр үз хуҗалыкларын зурайту өчен кредитлар алалар. Мәсәлән, элек хәрби кеше булган Рәис Әхмәтшинны гына алып карыйк. Ул гаилә фермасы оештырып, уңышлы гына эшләп килә. Тиздән аның фермасында терлекләрнең баш саны 50гә җитәчәк. Җирлек Советы шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә зур игътибар бирә.
    Совет территориясендә фельдшер-акушерлык пункты, почта бүлеге, берничә кибет, янгын депосы бар. Аларның һәркайсы халыкка хезмәт күрсәтә.
    Моннан берничә ел элек авылда яңа мәктәп салдылар һәм ул чыннан да авылның горурлыгы булып тора. Монда балаларга белем һәм тәрбия бирү өчен бөтен шартлар тудырылган. Мәктәпнең кечкенә генә үз фермасы бар. Монда берничә бозау һәм куян асрыйлар. Терлек азыгын нигездә мәктәп яны участогында үстерәләр. Шулай ук укучылар биредә төрле тәҗрибәләр үткәрәләр.
    Җирле мәктәп укучылары спорт белән теләп шөгыльләнәләр һәм әйбәт кенә нәтиҗәләргә ирешәләр.
    Җирле Совет үз территориясендә җәмәгать тәртибен саклауга да зур игътибар бирә. Авылда җәмәгать тәртибен бозучылар да очрый, тавыш-гаугалы гаиләләр дә игътибардан читтә калмый. Участок полициясе хезмәткәре Алмаз Сафин сүзләренә караганда, үткән ел андыйларга 8 административ протокол төзелгән, 2 җинаять эше ачылган. Халык арасында профилактик эш үткәрүгә дә зур әһәмият бирелә. Байтактан эшләп килүче җирле радио да монда зур ярдәм итә. Кызганычка каршы, айга 23 сум гына булса да, авылның күп кешесе моның өчен акча түләми.
    Авыл халкы Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлары истәлегенә монумент эшләүдә актив катнашканнар. Бу олы мактауга лаек.
    Шулай ук тоталитар режим елларында репрессияләнгән авылдашларын да онытмаганнар, аларның исемнәре мемориаль тактага алтын хәрефләр белән уеп язылган.
    Ветеран оешмасы эшенә озак еллардан бирле Гыйззәтуллин Зиннәт Гыйззәтулла улы җитәкчелек итә. Тынгысыз күңелле кеше күп кенә яхшы эшләрдә башлап йөри, шуңа күрә аның эшчәнлегенә югары бәя бирелде.
    Җыелышта халыкны борчыган шактый гына проблемалар кузгатылды, җирле җитәкчеләргә дә тәнкыйть сүзләре әйтелде. Мәсәлән, ни өчен Мәдәният йортында салкын? Бу проблема беренче ел гына килеп чыкмады бит. Әлеге сорауга Спас муниципаль район башлыгы Камил Нугаевка җавап бирергә туры килде. Җыелышта районның кайбер оешма җитәкчеләре белән ул да катнашты. Камил Нугаев быел авылда 200 урынга исәпләнгән яңа Мәдәният йорты төзи башлаячакларын әйтте. Кайбер урамнарны кардан чистарту һәм яктырту, су белән тәэмин итү һәм башка мәсьәләләр дә уңай хәл ителәчәк.
    Тормыш бер урында гына тормый, һәр көнне яңа проблемалар туа. Авыл җирлеге Советы көче белән генә аларны хәл итү мөмкин түгел. Монда халыкның катнашуы да кирәк.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: