Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәмәке тарту – зыянлы гадәт

Беренче июньнән башлап, җәмәгать урыннарында тәмәке тартуны тыйган закон гамәлгә керде. Аны бозган өчен штраф түләргә кирәк булачак. Бу турыда газета укучыларыбыз ни уйлый икән?

Юрий Баранов,
Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе:
- Мин үзем тартмыйм. Башкаларга да киңәш итмәс идем. Шулай да хәзер тарта торган ир-атлар, хатын-кызлар, хәтта балалар да еш очрый. Соңгысы аеруча куркыныч.
Ярты ел элек көнбатыш Европа илләрендә булырга туры килде. Урамнарда тәмәке тартучы кешеләрнең бик сирәк очравына игътибар иттем. Җәмәгать урыннарында да тартмыйлар.
Билгеле, швед яки финнарның менталитеты рус кешесенекеннән нык аерылып тора. Алар закон таләпләрен үтәргә күнеккән. Шулай да төп сәбәп - тәмәкенең бик кыйммәт торуындадыр, анда аның бер кабы өчен 10-15 евро түләргә кирәк.
Безнең илдә дә бу тәҗрибәне кулланырга мөмкин. Әгәр тәмәкегә киткән чыгым хезмәт хакының яртысыннан артып китсә, тәмәке сатып алырга теләүчеләр аз булыр кебек. Балалар һәм яшүсмерләр тәмәкене бөтенләй сатып ала алмаячак.
Ә төрле тыюлар һәм штрафлар барыбер ярдәм итмәячәк, чөнки һәр тәмәке тарта торган кешегә аерым участковый кую мөмкин түгел бит.
Владимир Храменков,
"Средневолжрыбвод" учреждениесе ихтиологы:
- Мин тәмәкене күптән тартам. Якын-тирәдәге кешеләргә зыян китермәсә, моның бер начар ягын да күрмим. Билгеле, сумалалар һәм никотин кушылган төтен сулауның файдасы бер дә юк. Балалар, бала көтә торган хатын-кызлар, өлкән яшьтәгеләр, үпкә авырулары булган кешеләр өчен бу куркыныч та.
Шуңа күрә закон тарафыннан кертелгән тыюларга уңай карыйм. Кешеләр кисәтүләргә игътибар итмәгәч, мондый катгый чаралар гына ярдәм итәчәк.
Быел яз булган янгыннарның яртысыннан артыгы тәмәке төпчеген сүндермичә ташлаучылар аркасында килеп чыккан. Коры үләнгә төшкән тәмәке төпчеге аркасында 10-20 гектар янып бетәргә мөмкин. Нәтиҗәдә табигатькә бик зур зыян салына...
Анастасия Семенова,
пенсионер:
- Бернинди зыянлы гадәтләрне, шул исәптән тәмәке тартуны да яшьтән үк хупламадым. Үземнең тәмәке төтененнән шунда ук сулышым кысыла башлый. Шуңа күрә безнең күпфатирлы йортта яшәүче тәмәке тартучылар минем сәламәтлеккә зур зыян китерәләр.
Алар төрле урында: баскычта, подъездга кергән ишек янында тарта. Икенче каттан тәмәке төпчекләрен бик күп ташлыйлар, язын бакчамда хәтта җир дә күренми. Болай эшләргә бер дә ярамый.
Шуңа күрә тәмәке тартуга каршы кабул ителгән чараларның барысын да хуплыйм. Минемчә, бу мәсьәләне иң югары дәрәҗәдә тикшереп, тәмәке тартучыларга акчалата штрафлар түләтергә кирәк.
Сергей Смирнов,
вакытлыча эшсез:
- Үзем тартуны күптән түгел ташладым. Озак түзә алмам дип уйлыйм, чөнки бу зыянлы гадәт кешедә гомерлеккә кала. Мин дә тартуны ничә тапкыр ташлап карадым, барыбер вакыт үткәч, кул үзеннән-үзе тәмәкегә үрелә. Бу бәйлелектән үзлегеннән генә котылу бик авыр.
Бу юлы кырык ел тәмәке тартучы бер танышым үпкә рагыннан үлеп киткәч тартуны ташларга булдым. Мондый сабаклар ирексездән уйланырга мәҗбүр итә, шуңа күрә массакүләм чараларда, дәресләрдә тәмәкенең зыяны турында даими сөйләп торырга тиешләр.
Җәмәгать урыннарында тартуны тыйган законны мин дә хуплыйм. Тик, минемчә, аның файдасы бик аз булыр. Бу очракта катгыйрак чаралар кабул итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев