Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тимерче учагы жылысы…

Узган якшәмбедә Кузнечиха авылы Мәдәният йорты янына шактый кеше җыелды. Монда авыл һөнәрчеләре фестивале булды.

Әлеге мавыктыргыч чараның программасы халыкка тимерче эшенең кайбер нечкәлекләрен күрсәтүне күздә тотып төзелгән. Фестивальгә Мәскәү кадәр Мәскәүнең үзеннән тимерне сәнгатьле чүкү остасы, Россия тимерчеләр берлеге әгъзасы Олег Крылов килгән иде. Аны кайчандыр үзе дә башкалада яшәп, моннан берничә ел элек Кузнечихага күчеп кайткан рәссам һәм агач эше остасы Алена Амелина чакырган. Бу бәйрәмне дә нәкъ менә ул оештырган.
Тамаша металл чыңы һәм авылның үзешчән сәнгать коллективы башкаруында җыр белән башланып китте. Олег Иванович үзе белән махсус алып килгән тимерче мичен кабызып җибәрде. Тимерне чүкеп төрле бизәкләр төшерелгән үзенчәлекле мич һәркемдә зур кызыксыну уятты. Уятырлык та шул, баксаң гади генә мичтә дә тимерне кыздырып төрле сурәтләр ясарга була икән. Бары осталыгың гына булсын.
Мәскәү кунагы мәктәп укучыларына мичнең төзелеше турында сөйләде, сәнгатьле итеп тимер чүкүнең кайбер серләре белән таныштырды. Аннары укучыларга әлеге мавыктыргыч эштә үзләрен сынап карау мөмкинлеге бирелде. Мастер-класс барышында малайлар һәм кызлар мәрҗәндәй төскә керерлек итеп кыздырылган тимерне сандалга салып чүкеделәр. Тимердән "бәхет дагасы" ясап карадылар. Даганы мәктәп завучы Надежда Васильевна Каштановага тапшырдылар.
Алена Амелина төрле һөнәрләр, шул исәптән борынгы Суар шәһәрендә киң таралган һөнәрчелек турында сөйләде. Шунысын әйтергә кирәк, заманында Суарда танылган һөнәрче- осталар күп булган. Аларның сәнгать әсәренә тиң булырлык кайбер эш үрнәкләре Болгар музей-тыюлыгының "Суар" филиалында да саклана. Укучылар һөнәрчелекнең үсеш тарихы белән төсле рәсемнәрдән торган китаплардан таныштылар. Бүгенге һөнәрчеләрнең кайбер эшләрен хәтта кулга тотып карау мөмкинлеге дә бирелде. Биредә, мәсәлән, капчыкка салам тутырып ясалган өй хуҗасын, хайван тиресе, агач һәм каен тузыннан эшләнгән шкатулка, керамик аккошларны күрергә була иде. Агачтан сырлап һәм бизәкләп ясалган төрле әйберләр, тимердән чүкелгән роза чәчәге дә һәркемдә соклану уятты. Укучылар кылыч тотып фоторәсемгә дә төштеләр.
Көн шактый салкын һәм җилле булуга карамастан, фестивальгә җыелучылар тимерче миче янында озак тордылар, хәтта җылындылар да. Кайнар чәй һәм тәмле коймак күңелләрне тагын да күтәреп җибәрде. Кыскасы, бәйрәм һәркемдә онытылмас тәэсир калдырды.
Кузнечиха авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев