Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Теркәүдә һәм учетта үзгәрешләр турында”

1 октябрьдән "Хокукларны дәүләт теркәве һәм дәүләт кадастр учеты өлешендә Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында" 250нче Федераль закон үз көченә керә. Хокукларны дәүләт теркәвенә кагылган төп үзгәрешләр: - күчемсез милек хокукын һәм аның белән килешүләрне теркәү срогы гаризаны һәм теркәүне үткәрү өчен кирәкле документларны кабул иткән көннән...

1 октябрьдән "Хокукларны дәүләт теркәве һәм дәүләт кадастр учеты өлешендә Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында" 250нче Федераль закон үз көченә керә.

Хокукларны дәүләт теркәвенә кагылган төп үзгәрешләр:

- күчемсез милек хокукын һәм аның белән килешүләрне теркәү срогы гаризаны һәм теркәүне үткәрү өчен кирәкле документларны кабул иткән көннән башлап, 20 календарь көннән 18 көнгә кадәр кыскартыла;

- закон документларны хокук теркәвенә территориядән тыш алу принципын күздә тота. Аның нигезендә, объектның кайсы җирдә урнашуына карамастан, күчемсез милек хокукын дәүләт теркәве өчен документларны Росреестр һәм Кадастр палатасының теләсә кайсы офисында тапшырырга мөмкин;

- ЕГРПга теркәлгән күчемсез милеккә карата каршылыклар булуы, хокукларны дәүләт теркәвен хокук хуҗасының катнашуыннан башка үткәрелергә ярамавы турында язма билгеләр кертү мөмкинлеге барлыкка килде;

- күчемсез милеккә хокукның барлыкка килүе яки күчүенә үткәрелгән дәүләт теркәве хокук хуҗасының теләге буенча хокукларны дәүләт теркәве турында таныклык яки ЕГРПдан өземтә рәвешендә бирелә; бу очракта дәүләт теркәвен үтү турында таныклык кәгазь документта гына ясала;

- күчемсез милек объектлары мәҗбүри рәвештә кадастр учетын үтәргә тиеш. Гамәлдәге федераль законда күздә тотылган очраклардан тыш (мәсәлән, төзелеш өчен рөхсәт кирәк булмаган объектлар, шул исәптән дача һәм бакча йортлары, шәхси гаражлар һәм башкалар буенча), кадастр учетының булмавы дәүләт теркәвен үткәрүдән баш тартырга нигез булып тора;

- шәхси йортларга хокукны дәүләт теркәве гариза бирүченең йорт төзелгән җир участогына хокукларын билгеләүче документ буенча башкарыла (2015 елның 1 мартына кадәр).

Матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев