Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Теләп ярдәм итә

Людмила Гордеева. Приволжски авылында газ җиһазларын тикшереп, төзәтеп торучы слесарь Рафаэль Мортазинны белмәгән кеше юктыр. Газдан файдаланучылар кирәк вакытта һәрвакыт аннан ярдәм сорыйлар. Монда квалификацияле белгечтән башка берни эшләп булмый. Бу тырыш, уңган кеше байтак еллардан бирле эшләп, зур тәҗрибә туплаган. Йортта ашыгыч ярдәм кирәк булган вакытта ул вакытны әрәм...

Людмила Гордеева.
Приволжски авылында газ җиһазларын тикшереп, төзәтеп торучы слесарь Рафаэль Мортазинны белмәгән кеше юктыр. Газдан файдаланучылар кирәк вакытта һәрвакыт аннан ярдәм сорыйлар. Монда квалификацияле белгечтән башка берни эшләп булмый. Бу тырыш, уңган кеше байтак еллардан бирле эшләп, зур тәҗрибә туплаган. Йортта ашыгыч ярдәм кирәк булган вакытта ул вакытны әрәм итмичә шунда ук килеп җитә. Газ тормышта бик уңай нәрсә, ләкин аннан белеп һәм бик сак файдаланырга кирәк. Рафаэль һәр эшне җиренә җиткереп башкара, ничек эшләргә кирәклеген һәрвакыт аңлатып китә. Ул бездән башка Ржавец авылы халкына да хезмәт күрсәтә.
Башкалар белән бик җиңел уртак тел таба белгән Рафаэль безнең авылда унбиш ел яшәү дәверендә зур абруй казанды һәм үз кешегә әйләнде. Ул безнең якларга ерактан - Орджоникидзе шәһәреннән әти-әнисе, хатыны һәм ике баласы белән күчеп кайтты. Алар гаиләсендә барысы да бик эшчәннәр, тырышлар. Хәзер инде алар безнең авылда үз кешеләр. Кызы үсеп җитеп университетта укый, улы тиздән армиядән кайтырга тиеш.
Үз эшенә җаваплы каравы һәм аны тиешенчә башкаруы өчен авыл халкы аңа зур рәхмәт әйтә. Бу кешене үз оешмасында - газ хезмәте коллективында да мактыйлар, ә ул моңа намуслы хезмәте белән иреште.
Приволжски авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хат