Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Техник тикшерү – яңа кагыйдәләр буенча

2012 елның 1 гыйнварыннан транспорт чараларын техник тикшерү үткәрүгә кагылган Россия Федерациясе законындагы үзгәрешләр үз көченә керде.

Юрий Баранов,
ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе.
Хәзерге вакытта техник тикшерү (техосмотр) автоиминиятләүчеләрнең Россия союзында (РСА) аккредитация үткән операторлар тарафыннан башкарыла. 2012 елга кадәр эшләгән барлык техник тикшерү станцияләре аккредитацияне автомат рәвештә алдылар. Татарстан Республикасы территориясендә мондый оператор - "Таттехконтроль" ААҖ. Аның бу эшне башкару өчен барлык кирәкле җиһазлары, производство-техника базасы һәм өйрәтү үткән хезмәткәрләре бар, оешма бу юнәлештә 2007 елдан бирле эшли.
Яңа кагыйдәләр буенча, техник тикшерү үтүнең түбәндәге вакытлары билгеләнгән:
- яңа җиңел машиналар (өч тонна биш йөз килограммга кадәр максималь авырлыктагы йөк машиналары), мототранспорт чаралары өчен ул беренче өч елны үткәрелми;
-өч елдан алып җиде елга кадәр файдалануда булган җиңел машиналар (өч тонна биш йөз килограммга кадәр максималь авырлыктагы йөк машиналары), мототранспорт чаралары өчен ул 2 елга бер тапкыр үткәрелә;
- 7 елдан артык файдалануда булган җиңел машиналар (өч тонна биш йөз килограммга кадәр максималь авырлыктагы йөк машиналары), мототранспорт чаралары, шулай ук рөхсәт бирелгән максималь авырлыгы өч тонна биш йөз килограммнан артмаган прицеп һәм ярымприцеплар өчен - ел саен;
- рөхсәт ителгән максималь авырлыгы өч тонна биш йөз килограммнан арткан йөк машиналары, РФ законы нигезендә, махсус яктырткыч һәм тавыш сигналлары бирү өчен җайланмалар белән җиһазланган транспорт чаралары, машина йөртергә өйрәтүдә кулланыла торган транспорт чаралары өчен - һәр 12 ай саен;
- җиңел машиналы такси; автобуслар, кешеләрне йөртү өчен җиһазландырылган, утыру урыннары сигездән арткан (машина йөртүче урынын санамыйча) йөк машиналары, куркыныч йөкләр ташу өчен җиһазландырылган махсус транспорт чаралары һәм аларның прицеплары өчен - һәр алты ай саен.
Шулай ук ОСАГО полисын алу тәртибе дә үзгәрде. Моның өчен беренче чиратта транспорт чарасын техник тикшерүгә куеп, аны үтү турында талон алырга кирәк. Талонның булмавы өчен административ җаваплылык бетерелә. Җиңел машиналы такси; автобуслар, кешеләрне йөртү өчен җиһазландырылган, утыру урыннары сигездән арткан (машина йөртүче урынын санамыйча) йөк машиналары, куркыныч йөкләр ташу өчен җиһазландырылган махсус транспорт чаралары һәм аларның прицепларында техник карау талоныннан башка идарә иткән өчен административ җаваплылык саклана. Бу кагыйдәне бозган өчен биш йөз сумнан алып сигез йөз сумга кадәр административ штраф салына.
Гамәлдәге закон нигезендә, юл хәрәкәтен тикшерү вакытында транспорт чараларының халәтен контрольдә тоту элекечә үк ЮХИДИ карамагында кала. Техник карау белән шөгыльләнүче хезмәткәрләр техник диагностикалау чараларыннан файдаланып, линиядәге транспорт чараларының халәтен контрольдә тотачак.
Татарстан иминиятләүчеләр союзы һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсе техник тикшерү талонының булуы-булмавын контрольдә тотуның кирәклеге турындагы мәсьәләне тикшергән. Талон булмаган очракта, ЮХИДИ хезмәткәрләре транспорт чарасының техник халәтен контрольдә тоту процедурасын аеруча җентекләп үткәрәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев