Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Театр коллективлары өчен конкурс

Үзләрен сәхнә осталыгында сынап карарга теләүчеләрне быел Санкт-Петербург шәһәрендә үтәчәк "Табуретка" балалар театр иҗатының өченче Бөтенроссия фестивалендә катнашырга чакыралар. Монда теләсә нинди юнәлештәге (музыкаль, драма, курчак һәм башкалар) балалар һәм яшьләр театр коллективлары катнаша ала. Коллективта катнашучылар 17 яшькә кадәр булырга тиеш, катнашу түләүсез. Сайлап алу турына гаризалар 31 майга...

Үзләрен сәхнә осталыгында сынап карарга теләүчеләрне быел Санкт-Петербург шәһәрендә үтәчәк "Табуретка" балалар театр иҗатының өченче Бөтенроссия фестивалендә катнашырга чакыралар.
Монда теләсә нинди юнәлештәге (музыкаль, драма, курчак һәм башкалар) балалар һәм яшьләр театр коллективлары катнаша ала. Коллективта катнашучылар 17 яшькә кадәр булырга тиеш, катнашу түләүсез.
Сайлап алу турына гаризалар 31 майга кадәр кабул ителә, ул 31 августта тәмамланачак. Ә финал исә 20-22 сентябрьдә Санкт-Петербург шәһәренең Анна Ахматова Музей-йортында һәм шәһәрнең театр мәйданнарында үтәчәк.
"Табуретка" фестивале - балалар театр студияләре өчен спектакльләрне зур сәхнәдә күрсәтү, Россия режиссерлары киңәшләрен һәм бәясен алу өчен бик яхшы мөмкинлек. Финалда катнашучыларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырылачак.
Фестивальнең регламенты һәм гариза бирү формасы белән фестивальнең рәсми сайтында танышырга була (http://taburetkafest.ru/
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X