Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Тавыш бирү тәртибе

    2014 елның 14 сентябрендә Татарстан Республикасы дәүләт Советына депутатлар сайлаулар була, теркәлгән сәяси партияләр һәм кандидатлар арасыннан биш елга дәүләт хакимиятенең иң югары вәкиллекле, закон чыгару органы сайлана.

    ТР Дәүләт Советы 100 депутаттан тора. Депутатлар корпусының яртысы-бер мандатлы округлар буенча, икенче яртысы республика бердәм сайлау округы буенча сайланачак. ТР Үзәк сайлау комиссиясе искә төшерә: тавыш бирү өчен һәр сайлаучы ике сайлау бюллетене алачак. Бер бюллетеньдә - ТР Дәүләт Советына депутатлыкка бер мандатлы сайлау округы буенча теркәлгән кандидатлар турында мәгълүмат, икенчесендә бердәм сайлау округы буенча сайланачак кандидатлар исемлекләрен теркәгән сәяси партияләр турында мәгълүмат. Бюллетеньнәрдә сайлауларның исеме һәм датасы, бюллетеньне тутыру тәртибе бирелә, сайлау бюллетеньнәре рус һәм татар телләрендә бастырыла.

    Кандидатлар өчен тавыш бирүне уздырганда теркәлгән кандидатларның фамилияләре бюллетеньдә алфавит тәртибендә урнаштырыла, бюллетеньдә теркәлгән кандидатларның фамилиясе, исеме, атасының исеме, туган елы, кандидатның яшәү урыны булган РФ субъектының, районның, шәһәрнең, яисә башка торак пунктның исеме, төп эш яисә хезмәт урыны, биләгән вазифасы күрсәтелә. Әгәр кандидат депутат булса, әмма даими нигездә эшләмәсә, вәкиллекле органның исеме күрсәтелә, депутат сайлау берләшмәсе тарафыннан күрсәтелгән булса, сайлау берләшмәсенең кыскача исеме күрсәтелеп, "сайлау берләшмәсе тарафыннан күрсәтелде" дигән сүзләр, әгәр кандидат үз кандидатурасын үзе күрсәткән булса, "үз-үзен күрсәтү дигән сүзләр язылган була.

    Әгәр турыдан-туры күрсәтелеп теркәлгән кандидат депутатлыкка чыгуга ризалыгы турындагы гаризада ТР Сайлау кодексының 39 маддәсендәге 2 өлеше, 40 маддасендәге 3 өлешенең 1 пункты, 41 маддасендәге 2 өлеше, 42 маддәсендәге 2 өлешенең 1 пункты нигезендә үзенең сәяси партиягә, башка иҗтимагың берләшмәгә караган булуы турында күрсәтсә, бюллетеньдә тиешле сәяси партиянең, башка иҗтимагый берләшмәнең кыскача исеме һәм теркәлгән кандидатның бу сәяси партиядәге, башка иҗтимагый берләшмәдәге статусы күрсәтелә.

    Әгәр сайлау берләшмәсе тарафыннан бер мандатлы сайлау округы буенча күрсәтелгән һәм теркәлгән кандидат шулай ук кандидатларның теркәлгән исемлеге составына кертелгән булса, бу белешмәләр бюллетеньдә күрсәтелә. Сайлау бюллетененә кертелгән теркәлгән кандидат моңа кадәр хөкемгә тартылган булса яисә аның шушы көнгә хөкем ителүе булса, сайлау бюллетенендә аның хөкемгә тартылуы турында белешмәләр күрсәтелергә тиеш.

    Һәр кандидатның фамилиясеннән уң якта буш квадрат урнаштырыла.

    Мөһерсез һәм участок сайлау комиссиясе әгъзаларының имзаларыннан башка сайлау бюллетене билгеләнмәгән рәвешле бюллетень булып санала.

    Тавыш бирү 7 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр үткәрелә.

    Бюллетеньнәр әзерләгәндә, аларны ясалма әзерләүдән яклау максатларында, типография ысулы белән микрошрифт яисә саклагыч челтәр язулары бастырылган кәгазь кулланыла. Барлык бюллетеньнәрнең алгы ягында, уң як өске почмагында участок комиссиясенең ике әгъзасының имзалары куела, алар участок комиссиясе мөһере белән таныклана.

    Сайлаучылар исемлегенә кертелгән сайлаучыларга бюллетеньнәр паспорт яисә кешенең паспортын алмаштыручы документны күрсәткәч бирелә. Бюллетень алганда сайлаучы сайлаучылар исемлегендә паспортның яисә паспортны алмаштыручы документның сериясен һәм номерын сайлаучылар исемлегенә язып куя. Сайлаучы ризалыгы йә аның үтенече белән ул күрсәткән паспортның яисә паспортны алыштыручы документның сериясе һәм номеры сайлаучының исемлегенә участок сайлау комиссиясенең хәлиткеч тавыш хокукына ия әгъзасы тарафыннан да кертелергә мөмкин. Сайлаучы язманың дөреслеген тикшерә һәм сайлаучылар исемлегенең тиешле графасында бюллетень алуын раслап имза салына.

    Үз тавышыгызны бирергә теләгән кандидатны сайлаганнан соң, сайлау бюллетенендә әлеге кандидат турындагы белешмәләрдән уң якта урнаштырылган квадратта үзегез теләгән тамганы куегыз, мәсәлән, V яисә X.

    Сайлау бюллетенен язулы ягы белән эчкә каратып бөкләгез һәм тавыш бирү әрҗәсенә салыгыз.

    Исегездә тотыгыз, берничә квадратта тамга куелган яисә бернинди дә тамга куелмаган бюллетеньнәр гамәлгә яраксыз дип санала.

    Әгәр сайлау бюллетенен тутырганда хата ясадым дип уйласагыз, бозылганы урынына яңа бюллетень бирүне үтенеп, участок сайлау комиссиясенең сайлау бюллетенен биргән хәлиткеч тавыш бирү хокукына ия әгъзасына мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Сезгә яңа бюллетень бирергә тиешләр, бу хакта сайлаучылар исемлегендә тиешенчә язып куела, ә бозылган бюллетень юкка чыгарыла.

    Сайлау бюллетене тавыш бирү кабинасында яисә, сайлау бюллетенен үзегез мөстәкыйль тутыра алмаган һәм сезгә ярдәм кирәк булган очраклардан тыш, башка затлар керү мөмкинлеге булмаган, яшерен тавыш бирү өчен махсус әзерләнгән урында тутырыла.

    Сайлау бюллетенен алганда, сезнең сайлаучылар исемлегендә мөстәкыйль рәвештә имза кую һәм бюллетеньне тутыру мөмкинлегегез булмаса, сез комиссия әгъзасы, теркәлгән кандидат, аның ышанычлы заты, күзәтүче булмаган бүтән сайлаучы ярдәменнән файдаланырга хокуклы. Мондый очракта башка зат ярдәменнән файдаланырга ниятегез барлыгы турында участок сайлау комиссиясенә телдән хәбәр ителә. Сезгә ярдәм итүче затның паспортының яисә кешенең паспортын алмаштыручы документның сериясе һәм номеры сайлаучылар исемлегенең тиешле графасында күрсәтелә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: