Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тавыш бирү ачык һәм гадел булырга тиеш

Закон нормаларын үтәүне контрольдә тоту өчен Үзәк сайлау комиссиясе "2012 елның 4 мартында Россия Федерациясе Президентын сайлаулар вакытында тавыш бирү бинасында видеокүзәтү тәртибе турында" карар кабул итте. Төп положениеләрне территориаль сайлау комиссиясе рәисе Газизулла Әхмәтҗанов аңлата. -Заманча мәгълүмати технологияләрне куллану - сайлау комиссиясе эшчәнлегендә сайлау процессын камилләштерүнең мөһим адымнарның берсе....

Закон нормаларын үтәүне контрольдә тоту өчен Үзәк сайлау комиссиясе "2012 елның 4 мартында Россия Федерациясе Президентын сайлаулар вакытында тавыш бирү бинасында видеокүзәтү тәртибе турында" карар кабул итте. Төп положениеләрне территориаль сайлау комиссиясе рәисе Газизулла Әхмәтҗанов аңлата.
-Заманча мәгълүмати технологияләрне куллану - сайлау комиссиясе эшчәнлегендә сайлау процессын камилләштерүнең мөһим адымнарның берсе. Сайлау участокларында видеокүзәтү оештыру гражданнарның ышаныч дәрәҗәсен арттыру, тавыш биргәндә һәм тавышларны санаганда ачыклыкны тәэмин итү өчен эшләнә. Видеокүзәтү чараларын куллану һәм трансляцияләү "Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокуклары һәм референдумда катнашу хокукының төп гарантияләре турында"гы Федераль законның 3 маддәсе 5 пунктында һәм "Россия Президентын сайлаулар турында"гы Федераль законның 10 маддәсе 1 пунктында каралган. Алар хастаханәләрдәге, шик астындагылар һәм гаепләнүчеләр тотылган урыннардагы, хәрби частьләрдә, диңгездәге суднолар һәм башка ерак урыннардагы тавыш бирү участокларын санамаганда, барлык сайлау участокларына куелачак.
Трансляция Интернет челтәре буенча сайтның махсус битендә тапшырылачак.
Трансляция тавыш бирү көнендә участок сайлау комиссиясе эшен башлаганнан алып, тавыш бирә торган бинада барлык сайлау эшләре беткәнче дәвам итә.
Безней районда 39 сайлау участогы бар, аларның һәрберсендә икешәр видеокүзәтү камерасы урнаштырылачак. Бу камералар участок комиссиясе эшли башлаганнан алып протоколга кул куйганчы, шул исәптән сайлаучылар тавышларын кабат санаганда да, туктаусыз эшләп торачак.
Видеокүзәтү түбәндәге объектларга куела:
камера №1 - тавыш бирү урыны, сайлаучыларга бюллетеньнәр бирү һәм исемлекләр белән эшләү урыннары;
камера №2 - тавыш бирү өчен стационар һәм күчермә ящиклар, файдаланылмаган бюллетеньнәрне гамәлдән чыгару һәм файдаланылган бюллетеньнәрне санау урыннары.
Видеокамералар яшерен тавыш бирүне бозмаслык һәм сайлаучыларның кем өчен тавыш бирүләрен күрми торган итеп урнаштырыла.
Бюллетеньнәрне тутыру урыннарында видеокамералар урнаштыру тыела.
Сайлаучылар исемлеге белән эшләгән вакытта тавыш бирүчеләрнең шәхси мәгълүматларын видеокүзәтүдән сакларлык итеп оештырырга кирәк.
Видеокүзәтү чараларын кайда урнаштырырга кирәклеген комиссия үзе билгели, ул җиһазларны яшерен тавыш бирүне бозмаслык итеп һәм техник белгечләрнең киңәшләрен күздә тотып эшли.
Күзәтү чараларын урнаштыру схемалары техник хезмәт җитәкчелеге һәм бина хуҗалары белән килешенә, күчермәсе территориаль сайлау комиссиясенә тапшырыла.
Аппаратураны урнаштырганнан соң акт төзелеп, территориаль сайлау комиссиясенә җибәрелә. Моннан соң фокусны үзгәртергә, җиһазларны урыннан- урынга күчерергә, мәгълүматны тапшыру һәм саклау процессында катнашырга ярамый. Яздырылган видеоматериал сайлау нәтиҗәләре рәсми рәвештә басылып чыкканнан соң бер ел дәвамында сакланырга тиеш.
Тавыш бирү бүлмәсенә кергән җирдә һәм аның эчендә күренә торган урыннарда А4 форматындагы "Бинада видеокүзәтү алып барыла" дигән күрсәткечләр булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сайлаулар