Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Тату яшәүгә ни җитә

    Сугыш һәм терактларны ничек булдырмый калырга? Халыклар арасында дуслык җепләрен ныгыту өчен һәр кеше ниләр эшли ала? Бу сораулар хәзерге яшьләрнең игътибар үзәгендә тора.

    Андрей Смоленцев,
    1нче мәктәпнең 9нчы класс укучысы.
    Сугыш һәм тынычлык, халык һәм хакимият проблемалары җәмгыятьне элек-электән даими борчып килә. Җирдә яшәүче һәр кешегә тынычлык кирәк, ләкин алар кайчакта гасырлар биргән сабакны онытып, бер-берсеннән читләшә, дошманлаша башлыйлар. Ә бит элек-электән төрле милләт һәм дин кешеләре бердәм булып яшәгән. Без барыбыз да - Җир кешеләре. Ул безнең уртак йортыбыз һәм без андагы тынычлыкны саклау өчен кулыбыздан килгәннең барысын да эшләргә тиеш.
    Соңгы еллардагы терактларда бер гаепсез бик күп кешеләрнең гомере өзелде, күбесе гомерлек гарип калды. Аларның нинди гаебе бар иде? Үч алуның бу юлы кыргыйлык, кешелексезлек билгесе, аның милләте юк. Шуңа күрә хәзер терактларга каршы бөтен дөнья халкы күтәрелде.
    Бер-беребезне аңлап, безнең белән яшәүче халыкларның законнарын, гореф-гадәтләрен ихтирам итсәк кенә җирдә тынычлык булачак. Төрле милләт кешеләренең халыкара бердәмлеге, бер-береңне хөрмәт итеп, аңлап яшәү - без барыбыз да шуңа омтылырга тиеш, намус кушканча яшәргә, шәфкатьле, рәхимле булырга кирәк.
    Безнең кечкенә генә шәһәребездә төрле милләт вәкилләре - руслар, татарлар, чуашлар, мордвалар, әрмәннәр яши. Минем дусларым арасында да төрле милләт вәкилләре бар, безнең уй-фикерләребез уртак булганлыктан, без моңа игътибар да итмибез. Туган шәһәребезне дә яратабыз, аның үсүен, матураюын телибез.
    Хәзерге вакытта безнең шәһәр янындагы борынгы дәүләтнең элекке башкаласы - борынгы Болгарда яңарту эшләре бара. Тарихи ядкарьләр безнең якларга бик күп туристларны җәлеп итә. Тыюлык территориясендә мөселман мәчете һәм православие чиркәве янәшә генә урнашкан, бу да милләтләр дуслыгының үзенә күрә бер символы булып тора. Бу борынгы һәйкәлләр дә төрле дин кешеләрен берләштергән һәм тынычлыкка өндиләр кебек.
    Мин борынгы Болгар тарихыннан гаҗәеп бер хәл турында укыганым бар. 12 гасырда Русь дәүләтендә көчле ачлык була. Бу турыда белгән Болгар патшасы русларга бик күп ашлык озата. Шушы хәл тарихка кереп калган һәм гасырлар тирәнлегендә калмыйча, безгә килеп җиткән.
    Ярдәмләшеп яшәү омтылышы - менә шул вакытлардан бирле килә икән. Ә бит аларның бер-берсенә яу белән килгән вакытлары да була. Ә менә иң авыр чакларда ярдәм кулын сузганнар.
    Безгә бу гасырлар авазына битараф булырга ярамый.
    Габдулла Тукайның "Олугъ юбилей мөнәсәбәте белән халык өмидләре" шигырендә:
    Рус җирендә без әсәрле, эзле без,
    Тарихында бер дә тапсыз көзге без.
    Рус белән тормыш кичердек сайрашып,
    Тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып.
    Бергә тормыш, бергәлек чиктән ашып,
    Без шаярыштык, вакытлар алмашып.
    Бу юллар 1913 елда язылган булса да, әле дә актуальлеген югалтмаган. Җәмгыятебезгә каршылыклар кертергә маташкан экстремистлар тыныч тормышны боза алмасын иде. Без моңа бердәм булганда гына каршы тора алачакбыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: