Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Татарстан сезгә кайсы ягы белән якын?

    Республика көне алдыннан безнең хәбәрчебез газета укучыларга әнә шундый сорау белән мөрәҗәгать итте.

    Альберт ИСХАКОВ,
    Казан дәүләт агрария университетының бухгалтерлык учеты һәм аудит кафедрасы доценты:
    - Болгардагы беренче урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, мин аграр университетта белем алдым һәм шунда аспирантурада калдым. Студентларга икътисад нигезләре буенча лекцияләр укыдым. Берничә ел элек кандидатлык диссертациясе якладым, хәзер докторлык диссертациясе өстендә эшлим. Барысына да үз көчем һәм тырышлыгым белән ирештем. Киләчәктә тормышымны фәннән башка күз алдына да китерә алмыйм.
    Соңгы елларда Татарстанда яшьләргә игътибар сизелерлек артты, алар өчен зур мөмкинлекләр ачыла, дип әйтә алам. Физик культура, спорт һәм туризмны үстерү өчен күп нәрсәләр эшләнә. Теләге булган кешегә теләсә кайсы уку йортында белем алу мөмкинлеге бар. Кулында дипломы булган яшь белгечләргә эш табуның читенлеге юк. Теләгән кеше, шул исәптән фәндә дә, үзен тулысынча күрсәтә ала.
    Туган шәһәрем Болгарга кайткач, мондагы үзгәрешләрне күреп күңел сөенә. Аеруча зур горурлыгыбыз - музей-тыюлык. Бирегә ел саен күп туристлар килә. Авыл хуҗалыгы да тагын да активрак темплар белән үссен, алга китсен иде. Агропромышленность комплекслары, гаилә фермаларын үстерү, аларга ярдәм итү турында уйларга кирәк. Чит илләрдән продукция кертүне тыйгач, үзебездә туклану продуктларын күбрәк җитештерү турында кайгыртсыннар иде.
    Нина ВЕРХОГЛЯДОВА,
    эшмәкәр Александр Якимов предприятиесе бухгалтеры:
    - Мин Антоновкада үстем, шунда мәктәпне тәмамлагач беркадәр вакыт Казан читендә урнашкан Осиново бистәсендәге "Майский" теплица комбинатында эшләдем. Аннары бер белдерүне укыганнан соң сеңлем белән Красноярск краендагы Лесосибирск шәһәренә киттек. Алты ай буе агач эшкәртү комбинатында эшләдек, соңыннан контрактны тагын өч елга озайттык. Гомеремнең күп еллары әнә шул Лесосибирск шәһәрендә үтте дә инде. Биредә кияүгә чыктым, улларым үсте.
    Туган якларны сагыну хисе мине яңадан Татарстанга кайтырга мәҗбүр итте. Башта гаиләсе белән сеңелем кайтып китте, аннары кече улым Игорь кайтып төпләнде. Алар артыннан без дә ирем белән юлга кузгалдык. Болгар үзәгендә йорт сатып алдык. Пенсия яшендә булсак та, бернинди кыенлыкларсыз эшкә урнаштык. Теләге булган кеше таба, диләр бит.
    Урамнардагы чисталык һәм тәртипне, шактый үскән инфраструктураны күреп шатландык. Себердәге эре шәһәрләрдә дә мондый нәрсә юк. Мондагы климат да әйбәт, бакчада төрле культуралар үстерергә була. Шөкер, Татарстандагы экология хәле дә ярыйсы гына, Красноярск краендагы металлургия заводларыннан чыккан корым белән кургаш төсенә кергән күкне безнең республика күге белән чагыштырырлык түгел.
    Малик ИЗБАСАРОВ,
    "Спас коммуналь челтәрләре" җәмгыятенең котельныйлар мастеры:
    - Алма-Атада тусам да, гомеремнең кырык елын Татарстанда яшәп уздырдым. Биредә биш бала үстердек.
    Болгардагы рус кызы белән гаилә кордым. Язмыш мине шушы җирләргә китереп чыгарыр, дип уйламаган да идем.
    Бу шәһәр мине кайсы ягы белән үзенә тартты икән? Бу якларның матур табигате, ачык йөзле, ягымлы кешеләре, яшь белгечләргә эшкә урнаша алу мөмкинлеге, дисәм, ялгышмам кебек. Ул елларда социаль-көнкүреш объектлары, торак йортлар, производство объектлары бик күп төзелде. Һәркемгә дә эш җитәрлек иде. Аеруча белгечләрнең кадерен белделәр.
    Шактый еллар төзелеш оешмасында эшләдем, аннары торак-коммуналь хуҗалыгына күчтем. Шөкер, безнең үз йортыбыз бар, тормыш алып бару өчен бөтен нәрсәбез дә җитә.
    Бу еллар эчендә нибары ике тапкыр гына Казахстанга туганнарымның хәлен белешергә бардым. Яшермим, мин анда үземне туган җиреннән аерылган чит кеше кебек хис иттем. Шуңа күрә, Болгар якларына килеп төпләнүемә беркайчан үкенгәнем булмады.
    Оксана ГОНЧАРУК,
    хуҗабикә (Красная Слобода авылы):
    - Без, Украина кешеләре, Татарстанга сыену урыны эзләп килдек. Луганск өлкәсендәге без яшәгән Свердловск шәһәре тирәсендә хәзер сугышлар бара. Ирем, мине балалар белән (Святослав, Владислав һәм Елизавета) туганнарыма озатты, ә үзе йортыбызны мародерлардан сакларга калды. Украинада хәл кискен торса да, туган якларыбызга әйләнеп кайту өмете белән янып яшибез.
    Сүз дә юк, чит туфракта яшәве бер дә җиңел түгел. Шөкер, туганнарыбыз һәм безнең өчен бөтенләй таныш булмаган кешеләрнең җылы карашын һәм ярдәмен тоеп торабыз. Безнең Украинадан икәнебезне белгәч, балаларыбызга кием-салым китерәләр, берәр төрле ярдәм кирәкмиме, дип кызыксыналар. Без аларның барысына да тирән рәхмәтле.
    Ике улым беренче сентябрьдә җирле мәктәпкә укырга барырга җыена, кызымны балалар бакчасына йөртергә булдым. Миңа мәктәптә эш тәкъдим иттеләр. Тормыш-көнкүреш проблемаларының байтагы уңай хәл ителде, монысы өчен бик шатланабыз. Кунакчыл каршылаганнары өчен Татарстан халкына рәхмәтебез зур.
    Анаит КАЗАРЯН,
    эшмәкәр Владимир Монахов предприятиесе кондитеры:
    - Татарстан безнең өчен икенче туган йортыбызга әйләнде. Бу якларга килеп яши башлармын, дип уйламаган да идем.
    1988 елда Әрмәнстанның Ванадзор шәһәрендә җир тетрәгәннән соң тормышлар кинәт үзгәрде. Шәһәрдәге эре предприятиеләр эшләүдән туктагач, халыкның күпчелеге эшсез калды. Гаиләләрен туендыру өчен ир-атлар эш эзләп төрле якларга китеп бардылар. Минем ирем Татарстанга китте, соңрак улыбыз Армен, кызыбыз Агапи белән мине дә үз янына алып китте.
    Яңа урынга килгәч, тормышны яңадан башларга туры килде. Шактый кыенлыклар да күрдек. Әле бүгенгә кадәр үз торагыбыз юк - кеше йортында вакытлыча яшибез. Үз куышыбызны булдыру турында да уйлыйбыз, җир участогы сатып алдык. Җирле халык безне җылы каршылады, бер авырлыкларсыз эшкә урнаштык, балаларыбыз мәктәптә укый.
    Якын булса да торган җир, сагындыра туган ил, диләр. Чыннан да шулай икән. Болгарда яши башлавыбызга унике ел булды, бу вакыт эчендә әле бер тапкыр да Әрмәнстанга бара алганым юк, чөнки хәзер юл йөрүләр бик кыйммәтләнде. Татарстанга килеп яшәү урыны таба алуыбызга бик сөенәм, хәзер инде безнең киләчәгебез дә шушы республика белән аерылгысыз бәйле.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: