Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Советы КАРАРЫ

    22 октябрь 2012 ел №25-5 «Спас муниципаль район Советының 03.11.2005 елгы «Аерым эшчәнлекләр өчен мәҗбүри керемгә бердәм салым рәвешендә салым түләтү системасын гамәлгә кертү турында» №2-5 карарына (24.11.2006 елгы №13-6, 25.09.2007 елгы №20-5, 01.10.2008 елгы №33-1, 16.12.2008 елгы №36-4 өстәмәләр һәм үзгәрешләрне исәпкә алып) үзгәрешләр кертү турында» 25.06.2012 елгы РФ...

    22 октябрь 2012 ел №25-5
    «Спас муниципаль район Советының 03.11.2005 елгы «Аерым эшчәнлекләр өчен мәҗбүри керемгә бердәм салым рәвешендә салым түләтү системасын гамәлгә кертү турында» №2-5 карарына (24.11.2006 елгы №13-6, 25.09.2007 елгы №20-5, 01.10.2008 елгы №33-1, 16.12.2008 елгы №36-4 өстәмәләр һәм үзгәрешләрне исәпкә алып) үзгәрешләр кертү турында»
    25.06.2012 елгы РФ Салым Кодексының "Аерым эшчәнлекләр өчен мәҗбүри керемгә (вменённый доход) бердәм салым рәвешендә салым түләтү системасын гамәлгә кертү турында" 26.3 бүлегенә үзгәрешләр кертү турында №94-ФЗ федераль законы нигезендә, ТР Спас муниципаль район Советы карар бирде:
    1. Спас муниципаль район Советының 03.11.2005 елгы "Аерым эшчәнлекләр өчен мәҗбүри керемгә бердәм салым рәвешендә салым түләтү системасын гамәлгә кертү турында" №2-5 карарының (24.11.2006 елгы №13-6, 25.09.2007 елгы №20-5, 01.10.2008 елгы №33-1, 16.12.2008 елгы №36-4 өстәмәләр һәм үзгәрешләрне исәпкә алып) 2нче пунктына үзгәрешләр кертеп, аны түбәндәгечә укырга:
    "2. Бердәм салым түбәндәге эшмәкәрлек эшчәнлекләренә карата кулланыла:
    1) көнкүреш хезмәтләрен күрсәтү, аларның төрләре һәм төркемнәренә яки Гомумроссия халыкка хезмәт күрсәтү классификаторы буенча бүленгән аерым көнкүреш хезмәтләренә:
    2) ветеринария хезмәте күрсәтү;
    3) автомототранспорт чараларын ремонтлау, техник хезмәт күрсәтү һәм юу:
    4) вакытлыча файдалану өчен автомототранспорт чараларына тору урыны (стоянка) бирү, шулай ук автомототранспорт чараларын түләүле урыннарда (штраф автостоянкаларыннан тыш) саклау буенче хезмәт күрсәтү;
    5) шәхси милек хокукында яки башка милек хокукында (файдалану яки идарә итү хокукы) саны 20дән артмаган мондый хезмәт күрсәтү өчен кулланыла торган транспорт чарасы булган оешма һәм шәхси эшмәкәрләр күрсәткән пассажирлар һәм йөкләр ташу буенча автотранспорт хезмәте;
    6) сәүдә оешмасының һәр объекты буенча сәүдә залының мәйданы 150 кв. метрдан артмаган кибетләр яки павильоннарда башкарыла торган сәүдә. Бу карарның максатлары өчен һәр объект буенча сәүдә залының мәйданы 150 кв. метрдан арткан кибетләр һәм павильоннарда башкарылган сәүдә бердәм салым кулланылмый торган, эшмәкәрлекнең башка төре булып санала;
    7) сәүдә заллары булмаган стационар сәүдә челтәре объектлары, шулай ук стационар булмаган сәүдә челтәрләре аша сәүдә;
    8) җәмәгать туклануы оешмасының һәр объекты буенча халыкка хезмәт күрсәтү залы мәйданы 150 кв. метрдан артмаган җәмәгать туклануы объектлары аша күрсәтелә торган хезмәт. Бу карарның максатлары өчен һәр объект буенча халыкка хезмәт күрсәтү залы мәйданы 150 кв. метрдан арткан җәмәгать туклануы объектлары аша күрсәтелә торган хезмәт бердәм салым кулланылмый торган, эшмәкәрлекнең башка төре булып санала;
    9) халыкка хезмәт күрсәтү залы булмаган җәмәгать туклануы оешмасы объектлары аша күрсәтелә торган җәмәгать туклануы хезмәте;
    10) реклама конструкцияләреннән файдаланып, тышкы реклама тарату;
    11) транспорт чараларының эчке һәм тышкы ягында реклама урнаштыру;
    12) вакытлыча яшәп тору өчен һәр объектта бүлмәләрнең мәйданы 500 кв. метрдан артмаган вакытлыча яшәп торырга кертү буенча хезмәт күрсәтү;
    13) сәүдә заллары булмаган стационар сәүдә объектларында, стационар булмаган сәүдә объектларында, шулай ук халыкка хезмәт күрсәтү залы булмаган җәмәгать туклану оешмалары объектларында сәүдә урыннарын вакытлыча файдалануга яки куллануга тапшыру;
    14) стационар һәм стационар булмаган сәүдә челтәре, шулай ук җәмәгать туклануы оешмалары объектларын урнаштыру өчен җир участокларын вакытлыча куллануга яки файдалануга тапшыру хезмәте.
    2.1. Эшмәкәрлек эшчәнлеге гади иптәшлек (простое товарищество) килешүе яки милек белән ышаныч буенча идарә итү (доверительное управление) килешүе кысаларында, шулай ук Салым Кодексының 83 маддәсе буенча эре эшмәкәрләр категориясенә кертелгән салым түләүчеләр тарафыннан башкарылса, аларга карата бердәм салым кулланылмый.
    Бу карарның 2нче пункты, 6-9 өлешләрендә күрсәтелгән эшмәкәрлек эшчәнлеге белән шөгыльләнгән, әмма Салым Кодексының 26.1 бүлеге нигезендә бердәм авыл хуҗалыгы салымын түләүгә күчкән һәм алар үзләре җитештергән авыл хуҗалыгы продукциясен, шул исәптән үзләре җитештергән авыл хуҗалыгы чималыннан ясалган азык-төлекне сатучы оешмалар һәм эшмәкәрләргә карата бердәм салым кулланылмый.
    2.2. Бердәм салым түләүгә күчә алмый:
    1) статистика мәгълүматларын бирергә хокукы булган башкарма хакимият органнары билгеләгән тәртиптә узган календарь елында аларда эшләүче хезмәткәрләр саны 100 кешедән арткан эшмәкәрләр һәм оешмалар. Бу өлешнең положениеләре 1992 елның 19 июнендә кабул ителгән "Россия Федерациясендә кулланучылар кооперациясе (кулланучылар җәмгыяте, берләшмәләре) турында" №3085-1 Россия Федерациясе законы нигезендә эшләүче кулланучылар кооперациясе оешмалары, шулай ук бердәнбер оештыручылар - кулланучылар җәмгыятьләре һәм берләшмәләре булган, эшчәнлеген бу закон нигезендә башкаручы хуҗалык җәмгыятьләре;
    2) башка оешмаларның катнашу өлеше 25 проценттан артып киткән оешмалар. Бу чикләү устав капиталы тулысынча инвалидлар җәмәгать оешмалары акчасыннан торган һәм аның хезмәткәрләре исемлегендә инвалидлар саны 50 проценттан ким булмаган, ә хезмәт хакын түләү фондында аларның өлеше 25 проценттан ким булмаган оешмалар, 1992 елның 19 июнендә кабул ителгән "Россия Федерациясендә кулланучылар кооперациясе (кулланучылар җәмгыятьләре, берләшмәләре) турында" №3085-1 Россия Федерациясе законы нигезендә эшләүче кулланучылар кооперациясе оешмалары, шулай ук бердәнбер оештыручылар - кулланучылар җәмгыятьләре һәм берләшмәләре булган, эшчәнлеген бу закон нигезендә башкаручы хуҗалык җәмгыятьләре;
    3) бу карарның 2 пункты 8 өлеше буенча җәмәгать туклануы хезмәте күрсәтүче мәгариф, сәламәтлек саклау һәм социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре, әгәр җәмәгать туклануы хезмәтен күрсәтү алар эшенең аерылгысыз өлеше булса һәм хезмәтләр бу учреждениенең үзе тарафыннан башкарылса;
    4) бу карарның 2 пункты 13 һәм 14 өлешләрендә күрсәтелгән, автозаправка станцияләрен һәм автогазозаправка станцияләрен вакытлыча файдалануга яки куллануга тапшырган оешма һәм шәхси эшмәкәрләр.
    2.3.Әгәр салым чоры нәтиҗәләре буенча салым түләүчедә эшләүче хезмәткәрләрнең саны 100 кешедән артып китсә һәм (яки) ул 2.2 пунктның 2 өлешендә күрсәтелгән таләпләрне бозса, ул шушы бүлек билгеләгән салым түләү системасына хокукын югалткан дип һәм таләпләрне бозган салым чорыннан алып салым түләүнең гомуми системасына күчкән дип санала. Бу очракта салым түләүнең гомуми режимы буенча түләнергә тиеш салым суммалары Россия Федерациясенең салым һәм җыемнар турында законнары күздә тоткан яки яңа оештырылган шәхси эшмәкәрләр тәртибе буенча түләнә.
    3. Бу карар 2013 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керә.
    К.Ә.Нугаев,
    Спас муниципаль районы башлыгы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: карары
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: