Новая жизнь

Спасский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество

Ташландык урынга әйләнгән...

Гадәттә, мин шәһәрдәге базарга зур сәүдә көне саналган шимбәдә генә барам. Монда һәркем үзенә кирәкле товар сайлый һәм, әлбәттә, ул башка нәрсәгә игътибар итми. Ләкин күптән түгел миңа биредә эштән соң, атна уртасында булырга туры килде. Бер мәлгә мондагы пычраклыкка исем китте. Бөтен җирдә кәгазьләр, пакетлар, тәмәке төпчекләре аунап ята....

Гадәттә, мин шәһәрдәге базарга зур сәүдә көне саналган шимбәдә генә барам. Монда һәркем үзенә кирәкле товар сайлый һәм, әлбәттә, ул башка нәрсәгә игътибар итми.

Ләкин күптән түгел миңа биредә эштән соң, атна уртасында булырга туры килде. Бер мәлгә мондагы пычраклыкка исем китте. Бөтен җирдә кәгазьләр, пакетлар, тәмәке төпчекләре аунап ята. Кайбер кибет тирәләре бигрәк тә пычрак. Аеруча мини-маркет тирәсендәге хәлгә шаккаттым, ул ташландык урынга әйләнгән, чирканмыйча йөри торган да түгел.

Кибет хуҗалары бу хәлне күрми микән әллә? Югыйсә, бу тәртипсезлеккә түзеп тора алмаслар иде. Сәүдә үзәге саналган базар мәйданында тәртип һәм чисталык турында кем дә булса кайгыртырга тиештер бит?

Людмила Захарова. Болгар шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на нас в соцсетях:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Телефон рекламного отдела 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәүдә базар пычрак