Ташландык урынга әйләнгән...
Гадәттә, мин шәһәрдәге базарга зур сәүдә көне саналган шимбәдә генә барам. Монда һәркем үзенә кирәкле товар сайлый һәм, әлбәттә, ул башка нәрсәгә игътибар итми.
Ләкин күптән түгел миңа биредә эштән соң, атна уртасында булырга туры килде. Бер мәлгә мондагы пычраклыкка исем китте. Бөтен җирдә кәгазьләр, пакетлар, тәмәке төпчекләре аунап ята....