Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Талантларга бай авыл

Район Мәдәният йорты сәхнәсендә иҗат отчеты белән чыгыш ясаган һәр авылның үзешчән коллективы бер-берсеннән шактый аерылып тора. Кайбер башкаручыларның осталыгына һәм әзерлек дәрәҗәсенә кайчак сокланып бетә алмыйсың. Узган җомгада Иске Рәҗәпнең үзешчән артистлары чыгышын да яратып карадылар.

Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ.
"НЖ".
Кылны, кем әйтмешли, кырыкка ярыр көннәр якынлашты - игенчеләр басуда яңа уңышка нигез сала, ындыр-бакчаларда эштән күп нәрсә юк. Барысына да вакытында өлгерергә кирәк. Көндәлек мәшәкатьләр җитәрлек булса да, залда буш урыннар аз иде. Бер караганда, монда гаҗәпләнерлек нәрсә дә юк, чөнки Иске Рәҗәп элек-электән үзенең үзешчән артистлары белән дан тота. Шуңа күрә шәһәр халкы аларның чыгышын яратып карады.
Программа башланыр алдыннан күрсәтелгән видеороликта авыл җирлеге башлыгы Мансур Нугаев кыскача авылның тарихы белән таныштырды. Кайбер чыганаклардан билгеле булганча, бу төбәктә моннан мең ел элек тә тормыш кайнап торган. Бу хакта Ташбилге зиратында безнең көннәргә кадәр сакланган борынгы Болгар чорына караган кабер ташлары да ачык сөйли.
Вакыт сизелми үтә, бер буынга алмашка икенчесе килә. Үткән еллар эчендә авыл тормышында да бик күп матур үзгәрешләр булган. Ике катлы заманча мәктәп, узган көз генә файдалануга тапшырылган Мәдәният йорты Иске Рәҗәпкә илаһи бер ямь биреп тора. Авылда ике крестьян (фермер) хуҗалыгы, такта эшкәртү цехы, тегермән, пекарня бар. Атап әйткәндә, кешеләр матур итеп яши дә, эшли дә белә. Иске Рәҗәп халкы шушы авылда туып үскән һәм бүген районда һәм республикабызда җаваплы урыннарда эшләүче авылдашлары белән чын-чынлап горурлана алалар. Алар арасыннан район башлыгы Камил Нугаев, танылган журналист, тарих фәннәре кандидаты, арабыздан вакытсыз киткән Сәмигулла Хәйретдинов, "Ватаным Татарстан" газетасының авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире, күп кенә җырлар авторы Камил Сәгъдәтшин, ТР Югары суды судьясы Рәис Абдуллин, профессорлар, фән докторлары, бертуган Нурвахит, Фәрит һәм Искәндәр Мөхәммәтгалиевлар, Идел буе федераль округының финанс палатасы җитәкчесе Әнәс Адыев һәм башкаларны әйтергә була.Бу кичтә сәхнәгә төрле яшьтәге башкаручылар чыкты. Флера Гарәфетдинова, Минсалих Гыйльфанов, Резеда Каюмова, Рузалия Габделбәрова, Фәүзия Мөхәммәтҗанова, Илфат Исламов, Фәния Гәрәева, Камилә Хәмидуллина һәм башкалар танылган композиторларның әсәрләрен башкарып тамашачыларның җылы алкышларына лаек булдылар. Алсу Гәрәеваның һинд биюе, 4нче класс укучылары башкаруындагы вальсын сокланып карадылар.
Концертны оештыручылар якынлашып килүче бөек бәйрәм - Җиңү көне турында да онытмаганнар. Сәхнәләштерелгән күренештә чәчләренә чал йөгергән ананың билгесез солдат һәйкәленә чәчәк бәйләме куйганда Рифат Минһаҗевның яу кырыннан кайта алмаган сугышчы җырын моңлы итеп башкаруы да тамашачылар күңелен дулкынландырмый калмагандыр. Тормыштан алынган мәзәк хәлләр, көлкеле миниатюраларны карап та туйганчы көлделәр. Концерт хор башкаруында "Рәҗәп - Болгар" җыры белән (сүзләрен Камил Сәгадәт, көен Сафиян Ибраһимов язган) тәмамланды.
Концерт беткәч, район башлыгы Камил Нугаев сәхнәгә менеп, үзешчән артистларга рәхмәт белдерде һәм киләчәктә дә аларга зур иҗади уңышлар теләде.
Үзешчән сәнгатьтә актив катнашучыларга рәхмәт хатлары тапшырды. Уңышлы дип табылган кайбер чыгышлар шәһәребезгә килүче кунакларга да күрсәтеләчәк.
Рәсемнәрдә: Минсалих Гыйльфанов белән Фәүзия Мөхәммәтҗанова туган як турында җыр башкаралар; Илназ Гатауллин, Рифат Минһаҗев; Резеда Каюмова; Камилә Хәмидуллина; 11нче сыйныф кызлары бии.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев