Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • “Суның товар булуын онытмагыз”

    Район җәмәгать советының чираттагы утырышында су белән тәэмин итүгә кагылышлы булган проблемалар тикшерелде. Утырышка авыл җирлекләре башлыклары, шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре чакырылды. Әлеге мәсьәлә буенча "УКС" җәмгыятенең "Спас" филиалы директоры Александр Кривошеев чыгыш ясады. Докладчы билгеләп үткәнчә, шәһәрне бүген су белән тәүлегенә 3000 кубометр су кудыру куәтенә ия булган...

    Район җәмәгать советының чираттагы утырышында су белән тәэмин итүгә кагылышлы булган проблемалар тикшерелде.

    Утырышка авыл җирлекләре башлыклары, шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре чакырылды. Әлеге мәсьәлә буенча "УКС" җәмгыятенең "Спас" филиалы директоры Александр Кривошеев чыгыш ясады. Докладчы билгеләп үткәнчә, шәһәрне бүген су белән тәүлегенә 3000 кубометр су кудыру куәтенә ия булган яңа су башнясы тәэмин итеп тора. Шәһәргә су 15 километрлы торбалар аша килә. Шәһәрдәге су челтәренең гомуми озынлыгы 60 километр тәшкил итә. Бу магистральнең яртысыннан күбрәге искергән, аны алыштырасы бар. Яңа су башнясын файдалануга тапшыргач халыкны су белән тәэмин итү күпкә яхшырды. Су җитми, яки краннардан су аз килә, дип зарланып мөрәҗәгать итүчеләр саны кимеде. Әмма суның сыйфаты начар булудан зарланучылар аз түгел. Аларны аңларга була, чөнки җир астына су торбалары узган гасырның 50 - 60нчы елларында салынган. Шул заманнан бирле торбаның эче тимер күгәреге белән тулган. Бу суны пычрата, аның сыйфатына зур зыян китерә. Торбалар физик яктан 72 процентка таушалган. Шул сәбәпле, әле тегендә, әле монда җир астындагы су торбасы тишелеп чыга. Мәсәлән, 2012 елда җир астындагы торбаларның 125 мәртәбә тишелү очрагы теркәлгән. 2013 елның 8 аенда тишелгән торбаларны 103 урыннан "ямарга" туры килгән.

    Йорт подвалларындагы су счетчигы күрсәткечләре фатирлардагы су күрсәткечләре белән туры килмәве турында да әйтергә кирәк. Агымдагы елның августында, мәсәлән, аерма 47 мең сум булса, суга әйләндергәндә - 1500 кубометрдан артып китә. Кулланылган су өчен дә аз түлиләр. 2011 елда ул 93 процент булса, 2012 елда 94 процент тәшкил иткән, агымдагы елның 8 аенда 91 процент булуы ачыкланды. Чагыштыру өчен: республикада уртача 98 процент җыела.

    Кулланылган суга түләүләрне җайга салу өчен төрле чаралар күрелә. Бу елның июленнән башлап слесарьлар һәм контролерлардан торган күчмә бригада эшли башлады. Августта район башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Тюнев җитәкчелегендә суга түләмәүчеләр белән эшләү буенча комиссия төзелде. Комиссия эше уңай нәтиҗәләр китерде: кешеләрдән 83 мең сумлык бурыч түләттерелде.

    Су белән тәэмин итү проблемасы районның бөтен территориясендә күзәтелә. Совет утырышы эшендә авылларга бару һәм судан файдаланып та акча түләргә теләмәүчеләргә гамәлдәге закон нигезендә тиешле чаралар күрү өчен комиссия төзү турындагы мәсьәлә кузгатылды.

    - Су - товар, - диде утырыш эшендә катнашкан район башлыгы Камил Нугаев, - аның өчен вакытында түләргә кирәк. Бу законны бозучылар җаваплылыкка тартылырга тиеш…

    Әлеге мәсьәлә буенча фикер алышуга нәтиҗәне җәмәгать советы рәисе Михаил Тюленев ясады. Киңәшмәдә катнашучыларга һәр йортта суны исәпләү приборларын куйдырту, бу мәсьәләгә карата контрольне көчәйтү буенча урыннарда эшне активрак оештыру кирәклеге турында әйтелде.

    Утырышта шулай ук "Спас муниципаль районының мактаулы гражданины" исемен булдыру турындагы положение проекты да тикшерелде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: