Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Су алу җайланмасында эшләр ахырына якынлаша

Су алу җайланмасында эшләр төгәлләнеп килгәнгә охшаган. Аны ун еллап элек төзи башлап, эшләр акча җитмәгәнгә күрә бик акрын барды. Быел гына, республика Президенты күрсәтмәсе буенча 70 миллион сум акча бүлеп бирелгәч, темплар арта башлады. Берничә ай эчендә шактый эшләр башкарылды.

Олег ПАХОМОВ.
"НЖ".
Объектка килеп җиткәч, ачылган манзарага ис китәрлек: бетон резервуарлар, скважиналар һәм һава фильтрлары өчен корылмалар, төрле коелар, төп җиһазлар урнаштырылган зур бина...
Прораб Азат Гомәровны көткәндә, су счётчиклары узелында эретеп ябыштыручы Анатолий Коновалов һәм экскаваторчы Александр Курицын белән сөйләшеп тордык. Аларның икесе дә бай эш тәҗрибәсе туплаган, районны газлаштыруда катнашканнар,

Ульяновск өлкәсендә һәм Мари республикасында да шундый ук эшләр башкарганнар. Аларның сүзләре буенча, җәен бу объектта "Газсантехсервис" оешмасының заманча техникасы һәм иң яхшы белгечләре эшләгән. Шуңа күрә эшләр дә җайлы барган. Мондагы корылмаларның күбесе (койма һәм төп бинадан тыш) быел гына барлыкка килгән.
Скважинадан суны суыртып, аны чистарту, дезинфекцияләү һәм шәһәр су челтәренә бирү буенча технология линиясе нәрсәдән гыйбарәт соң? Су, беренче чиратта, төп бинада урнаштырылган сигез савытта махсус фильтрлар белән чистартылачак (мәсәлән, тимер кушылмаларыннан). Шунда ук аңа составына хлор кергән реагент та кушылачак. Аннары су 500 тоннага кадәр сыйдырышлы резервуарларга җыелып, алардан куәтле чит ил насослары су челтәренә кудырачак. Ә иске су алу җайланмасында 300 тонна сыйдырышлы бер генә резервуар бар иде.
Калдыксыз технологияне куллану күздә тотыла: фильтрлаганнан соң калган "пычрак" су тондыру бассейннарында чистарганнан соң, яңадан системага җибәреләчәк. Резервуарларны эчке яктан махсус материаллар белән капларга җыеналар. Суны тузан һәм башка зарарлы матдәләр керүдән саклар өчен һава фильтрлары куелган.
Азат Гомәров сүзләре буенча, хәзерге вакытта эшләрнең туксан проценты инде төгәлләнгән һәм киләсе елга шәһәр өчен бик кирәк булган бу объект файдалануга тапшырылачак дигән тулы ышаныч бар. Җиһазларның күбесен Мәскәүдән килгән белгечләр урнаштырган. Шулай да иң зур нагрузка "Газсантехсервис" оешмасы эшчеләренә төшкән. Алар арасында прораб аеруча эретеп ябыштыручы Григорий Перегудовны, кранчы Илфат Яруллинны, монтажчылар Алексей Абрамов белән Равил Солтановны, слесарь Сергей Афонинны билгеләп үтте.
Шәһәрне эчә торган чиста су белән тулысынча тәэмин итү өчен су алу җайланмасын төзү генә җитеп бетми. Моның өчен бик нык тузган шәһәр су челтәрләрен дә тәртипкә китерергә кирәк. Тик бу инде - эшнең тагын бер этабы.
Рәсемнәрдә: Г.Перегудов (өстәге рәсемдә); А. Гомәров; А. Курицын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев