Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Спас районы хәрби комиссары: Безгә барысын җыеп армиягә озату бурычы куелмаган

    Спас районында чакырылыш кампаниясе дәвам итә.

    Узган атнада районда егетләрне хәрби хезмәткә алу буенча көзге чакырылыш башлынп китте. Биш егетне инде армия сафларына озаттылар. Көзге чакырылыш кампаниясенең барышы турында Әлки һәм Спас районнары хәрби комиссары Виктор Лаврентьев сөйли.

    –Виктор Павлович, рәсми рәвештә көзге чакырылыш ел саен 1 октябрьдә башланып китә. Бу уңайдан беренче традицион сорау: бу көздә күпме егет илебез чикләрен сакларга китәчәк?

    –31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк көзге чакырылыш нәтиҗәләре буенча, армия сафларын утызга якын егет тулыландырырга тиеш. Шунысын әйтергә кирәк, быел шәһәр һәм авыл егетләре чакырылыш комиссиясен узу өчен хәрби комиссариатка бик теләп килделәр.

    –Хезмәт итәргә теләмәүчеләр күпме?

    –Мин бу хакта декабрь азакларында гына төгәл мәгълүмат бирә алам. Дөрес, ниндидер сәбәпләр аркасында чакыру пунктына килмәүчеләр бар. Сәбәпләр төрле булырга мөмкин. Авырыйлар яки вахта ысулы белән эшлиләр. Килми калганнарга без яңадан повестка җибәрәбез. Әгәр инде егетләрнең кайсы да булса чакырылыш кампаниясе азагына кадәр хәрби комиссариатка килмәсә, бу очракта инде тиешле чаралар күрелә. Дөрес, кайвакыт бу хакта онытучылар яки повестканы югалтучылар да очрый. Әмма алар барыбер чакырылыш пунктына килә һәм хәрби хезмәткә китеп бара.

    –Хезмәт итәргә теләмәүчеләргә карата нинди чаралар күрелә?

    –Хәрби хезмәткә барырга теләмәүчеләр яки качып йөрүчеләр Россия Федерациясе Җинаятьләр Кодексының 1нче өлешендәге 328нче маддә буенча җинаять җаваплылыгына тартыла. Хәрби хезмәтне үтүдән азат итү өчен законлы сәбәп булмый торып, армиягә барудан качып йөргән яки баш тарткан егетләргә ике йөз меңгә кадәр яки хөкемгә тартылучының армиядән качып йөргән унсигез ай вакытында алган хезмәт хакы яки башка табышы күләмендә штраф салына. Өч айдан алты айга кадәр кулга алынырга мөмкин. Ике елга кадәр иректән мәхрүм итү дә каралган.

    –Әгәр егет 27 яшь тулганчыга кадәр армиядән “уңышлы” гына качып ятса, соңыннан ада хәрби билет биреләме?

    –Законсыз сәбәп булмый торып армиядә хезмәт итмәгән кешеләргә махсус белешмә (справка) бирелә. Бу кәгазь белән юньле эшкә урнаша алмыйсың. Закон буенча, мондый кешеләргә муниципаль һәм дәүләт структураларына юл бөтенләй ябык.

    –Хәрби хезмәтне кичектереп торучылар бармы?

    –Уку буенча гына отсрочка каралган. Без сан артыннан кумыйбыз. Безнең алга барысын да берьюлы җыеп армиягә озату бурычы куелмаган.

    –Безнең район егетләрен кайсы төбәкләргә һәм нинди гаскәрләргә җибәрәләр?

    –Узган еллардагы кебек, безнең якташларыбызга хәрби хезмәтне Россиянең бик күп төбәкләрендә һәм барлык төр гаскәрләрдә үтәргә туры киләчәк. Берничә егет, күптәнге традиция буенча Оренбургтагы шефлыкка алган частьтә хезмәт итәчәк. Безнең егетләр күбесенчә коры җир һәм һава-космик гаскәрләрдә хезмәт итә. Һава десанты гаскәрләренә, хәрби разведкага, диңгез пехотасына эләгергә теләүчеләр дә аз түгел. Әмма моның өчен алдан ныклап әзерләнергә кирәк. Шуннан соң гына частькә запрос ясыйбыз һәм заявка бирәбез.

    –Безнең районда контракт буенча хезмәт итәргә теләүчеләр күпме?

    –Әйе, мондыйлар саны арта. Контрактның өстенлеге бик зур. Мисал өчен, хәрби ипотека программасы буенча торак сатып алырга, 45 яшьтән пенсиягә чыгарга була. Иң мөһиме – контрактчыга бернинди дә кризис яки эшсезлек куркыныч янамый. Бу хакта онытмаска кирәк.

    –Виктор Павлович, бу чакырылыш узган елдагысыннан кай ягы белән аерылып тора?

    –Үзгәрешләр юк, диярлек. Әмма бүген безнең алда торган төп бурыч – армиягә китәргә җыенучылар һәм инде хезмәт итүчеләр арасында кононавирус чире таралуны булдырмау. Россия Оборона министрлыгында армиягә инфекция кертүне һәм таратуны булдырмый калу өчен кирәк булган чараларның барысы да күрелә. Шөкер, әлегә Кораллы Көчләрдә бер авыру очрагы да теркәлмәгән.

    –Көзге чакырылыш кампаниясе барышында коронавирус таралуны кисәтү буенча нинди чаралар күрелә?

    –Бу чаралар хәрби хезмәткә язгы чакырылыш барышында уңышлы сынау үтте. Көзге чакырылышта, мәсәлән, термометрия уздырыла, шәхси саклану чаралары (медицина битлеге, перчаткалар), дизенфекция ясый торган антисептиклар кулланыла, егетләрне чакырылыш пунктына һәм җыелу пунктларына илтә торган транспорт чаралары махсус препаратлар ярдәмендә эшкәртелә, җыелу пунктыннан хәрби частьларга киткәндә хәрби хезмәткәрләр юлда медицина битлекләре һәм дезинфекцияләү чаралары белән тәэмин ителә. Егетләрне армиягә озатканчыга кадәр берничә прививка ясыйлар. Бер атна калгач, коронавирустан тикшерәләр. Призывниклар Казандагы җыелу пунктында тагын бер тапкыр медицина комиссиясе үтә һәм ковидка, шулай ук организмда антитәнчекләр барлыгын ачыклау өчен тест тапшыра. Гаскәрләрне сәламәт егетләр белән тулыландыру өчен кирәкле чараларның барысы да күрелә. РФ Кораллы Көчләре сафларында бар яктан да таза һәм сәламәт егетләр генә хезмәт итәргә тиеш.

    –Спас районында солдат аналары комитеты бармы?

    –Мондый оешма юк. Шулай да, җәмәгать контроле кирәк, дип саныйм. Татарстандагы кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сария Сабурская һәм аның аппаратында эшләүчеләр илебезнең төрле почмакларында хезмәт итүче егетләрләрнең хокукларын яклау буенча зур эш алып бара. Әйтик, ил чикләрен сакларга китүчеләрне хәрби частькә кадәр озатып бара, командирлар белән очрашалар, хезмәт итү шартлары белән танышалар, казармалар, шәхси гигиена өчен булдырылган биналарны, медпунктны, ашханәне карап чыгалар. Җитешсезлек ачыкланса, бу хакта шунда ук командирларга хәбәр итәләр.

    –Армиягә китәргә җыенган егетләргә һәм аларның әти-әниләренә теләкләрегез?

    –Әйбәт командирларга туры килсеннәр һәм армиядән чын ир-егет булып кайтсыннар. Тугры дуслар тапсыннар иде. Беркайчан куркып һәм каушап калмасыннар. Әти-әниләр Ватанның ышанычлы сакчылары була алырлык егетләр тәрбияләп үстерсен.

    Фикерләр

    Евгений Савинов, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары:

    –Үзен ихтирам иткән һәр кеше армия хезмәтен үтәргә тиеш! Элек-электән үк безнең районнан армиягә китә торган егетләр ышанычлы булулары белән аерылып тордылар. Безгә егетләр хезмәт иткән хәрби частьлардан хатлар еш килеп тора. Командирлар аларны мактыйлар. Егет кеше сынатмаска тиеш. Армия хезмәте кешене күп нәрсәгә өйрәтә, аны төрле яклап сыный. Мин үзем дә, мәсәлән, 6 ел гомеремне хәрби хезмәткә багышладым. Монда корал белән эш итәргә генә түгел, хәтта кулга инә тотып тегәргә дә өйрәнәсең. Аннан соң армия мине кешеләрне күрә һәм аңлый белергә дә өйрәтте. Бу сыйфатлар тормышта бик кирәк. Егетләргә теләгем шул: бер ел исән-сау хезмәт итеп кайтыгыз. Без сезне көтеп торырбыз.

    Рифат Кадыйров, армиягә китүче:

    –Һәр егет армиядә хезмәт итәргә тиеш, бу чын патриотның бурычы. Мин үземне патриот дип саныйм, үз илемә тугры булып каласы килә. Техникум тәмамладым, һөнәрем бар, автомобиль белән идарә итә алам. Армиядә хезмәт итәчәгемә бик горурланам. Без илне яратырга, аны сакларга тиеш. Халкыбызның көче – бердәмлектә.

    Дмитрий Н., шәһәрдә яшәүче:

    –Мин һава десанты гаскәрләрендә хезмәт иттем һәм моның белән чиксез горурланам. Мөмкин булса, әле тагын бер тапкыр барып хезмәт итеп кайтыр идем. Армия – чын тормыш мәктәбе ул.

    Белешмә

    Контракт буенча хезмәт итүнең өстенлекләре

    –Хәрби хезмәт барышында торак белән тәэмин ителү.

    –Беренче контракттан соң 3 ел узгач, хәрби ипотека программасы буенча торак сатып алу мөмкинлеге.

    –20 һәм аннан күбрәк ел хезмәт иткән очракта, 45 яшьтән пенсия чыгу хокукы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: