Болгар яңалыклары

"Яңа тормыш" газетасы - Спас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Спас районында юл иминлеге проблемалары турында фикер алыштылар

Юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе утырышында яртыеллык нәтиҗәләре чыгарылды, юлларны ремонтлау һәм бозучыларны контрольдә тотуны катгыйландыру буенча планнар билгеләнде.

Болгарда район юл хәрәкәте иминлеге комиссиясенең утырышы узды. Башкарма комитет җитәкчесе Михаил Шеронов рәислегендәге очрашуда катнашучылар аварияләр статистикасын, юл кагыйдәләрен бозуларны, балалар җәрәхәтләрен һәм профилактика чараларын тикшерделәр.

Ел башыннан Спас районында 59 авария теркәлгән, ике кеше һәлак булган. Зыян күрүчеләр саны – алты кеше – узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда ике кешегә арткан. Аварияләрнең төп сәбәпләре – машина йөртүчеләрнең игътибарсызлыгы һәм дистанцияне сакламау. 34 тапкыр машиналар бәрелешкән, биш тапкыр машиналар юл кырыена төшеп киткән.
Шулай ярты елда өч хайваннарны бәрдерү очрагы теркәлгән.

Комиссиядә балалар иминлегенә аерым игътибар бирелде. Бала катнашында бер авария теркәлгән – кыз бала зыян күргән, ләкин автокәнәфи булагнга күрә, җәрәхәтләр җитди түгел. Әмма балигъ булмаган йөртүчеләр белән бәйле хәл куркыныч тудыра. Узган ел авариядә балигъ булмаган яшүсмер һәлак булган иде. Агымдагы елда балигъ булмаганнар тарафыннан юл кагыйдәләрен бозуның инде җиде административ очрагы теркәлгән.

Төп проблемаларның берсе булып төнлә йөрүче мотоцикл хуҗалары кала. Кешеләр шау-шудан зарланалар. Утырышта чараларны катгыйландырырга тәкъдим иттеләр: балигъ булмаган бозучыларны тотарга, әти-әниләренә кисәтү ясарга, ә кабатланган очракларда – җинаять эшләре кузгатырга. Шулай ук ирекле халык дружинасын җәлеп итәргә дигән карар кабул ителде.

Электросамокатларның һәм башка индивидуаль мобильлек чараларының популярлыгы үсүе аерым тикшерелде. Аларны кулланучылар юл хәрәкәтенең тулы хокуклы катнашучылары дип таныла һәм юл кагыйдәләрен үтәргә бурычлы. Тизлек сәгатенә 25 км белән чикләнгән, торак зоналарда – сәгатенә 20 километр. Кагыйдәләрне бозган өчен мең ярым сумга кадәр штраф каралган. Балаларның кагыйдәләрне санга сукмавы аеруча борчу тудыра: 14 яшькә кадәр өлкәннәр озатуында гына тротуарлар буйлап йөрергә рөхсәт ителә, юлның машиналар йөргән өлешенә чыгу тыела.

Проблема Спас районы өчен генә түгел, бөтен ил өчен дә актуаль. 2026 елның биш аенда Россиядә ИМЧ катнашында 1,1 меңнән артык авария булган, 1,2 мең кеше зыян күргән, 11 кеше һәлак булган. Авариялелек 32% ка арткан. 1 сентябрьдән исәп билгеләре һәм QR-кодлар биреп, электросамокатларны федераль реестрда мәҗбүри теркәү кертелә.

Утырыш нәтиҗәләре буенча юл кагыйдәләре үтәлешен күзәтүне көчәйтергә, ЮХИДИ һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия белән берлектәге рейдларны дәвам итәргә, мәктәпләрдә һәм әти-әниләр арасында профилактик эшне активлаштырырга, шулай ук кешеләрнең зарларына оператив рәвештә җавап бирергә дигән карар кабул ителде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев