Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Социаль хезмәтләр: принциплар, алымнар, шартлар

    2015 елның 1 гыйнварыннан "Россия Федерациясендә гражданнарга социаль хезмәт күрсәтүнең нигезләре турында"гы Федераль закон үз көченә керәчәк. Халыкның социаль яклауга мохтаҗ булган өлеше бу үзгәрешләрне сизәрме?

    Светлана ГЫЙБАДУЛЛИНА,
    районнның социаль яклау бүлеге җитәкчесе.
    Моңа кадәр халыкны социаль яклау турындагы Федераль закон 1995 елда кабул ителгән иде. Ул вакытта әлеге тармак өчен федераль үзәк тә, регионнар да җавап бирде. Әмма 2005 елдан башлап социаль хезмәт күрсәтү буенча вәкаләтләр субьектларга тапшырылды, һәр субьект үз мөмкинлекләреннән чыгып эшли башлады. Шунысын әйтергә кирәк, иске законга күп яңалыклар да кертелде, бу исә яңасын кабул итүгә этәргеч ясады. Яңа документ бүгенге көн таләпләренә тулысынча җавап бирә. Аның максаты - Россия территориясендә халыкка социаль хезмәт күрсәтүнең бердәм нормасын булдыру.
    Законда социаль хезмәт күрсәтү тармагының бөтен бурычлары билгеләнгән. Алар кешенең тормыш шартларын һәм (яки) төп ихтыяҗларын мөстәкыйль рәвештә үзе канәгатьләндерә алырлык мөмкинлекләрен арттырудан гыйбарәт. "Авыр тормыш хәлендә булган кеше" дигән аңлатма "социаль хезмәткә мохтаж булган кеше"гә алыштырылган. Социаль хезмәт күрсәтүнең яңа принцибы - кешеләргә үзләрен гадәти уңайлы мохитта яшәүләрен тою өчен мөмкинлекләр булдыру. Социаль хезмәтләрнең яңа төренә килгәндә, бу очракта башкаларның ярдәменә мохтаҗ булучыларның коммуникатив потенциалын саклап калу өчен көнкүреш, медицина, психологик, педагогик һәм хокукый хезмәтләргә өстенлек бирелгән. Моннан тыш, социаль-эш хезмәтләре дә аерым билгеләнгән (хәзер шундыйлар да булачак). Моңа эшкә урнашуда, башка борчыган мәсьәләләрне хәл итүдә булышу кебек хезмәтләр керә.
    Шуны әйтергә кирәк, "авыр тормыш хәле" дигән термин база рәвешендә кулланылса да, мәсьәләгә тулысынча ачыклык кертмәде. Моның шулай булуын социаль хезмәт күрсәтү тармагында эшләүче белгечләр дә билгеләп үтте. Яңа законда бу мәсьәлә башкачарак хәл ителә. Кеше тиешле шарт таләпләренә туры килгән очракта гына социаль хезмәткә мохтаҗ, дип табыла. Яңа елның гыйнварыннан авыру, җәрәхәтләнү, яшь яки инвалидлык буенча үз-үзенә хезмәт күрсәтү мөмкинлеген тулысынча яки өлешчә югалтучылар; берничә, шул исәптән инвалид балалар булган һәм инде даими карауга мохтаҗлык кичергән гаиләләр дә ярдәм алачак. Әлбәттә инде, социаль адаптация кыенлыклары кичерүче гаиләле балалар; беркайда эшләмәүче һәм яшәү өчен мөмкинлекләре булмаган кешеләр дә исемлеккә кертелгән. Социаль хезмәткәрләр даими рәвештә ызгыш-талаш күзәтелүче, хатын-кызлар һәм балалар кыерсытылучы гаиләләргә дә ярдәмгә киләчәк. Наркоманнар, эчүчелек белән шөгыльләнүче, төрле уен чиреннән интегүчеләр булган гаиләләр дә социаль яклау органнары игътибарыннан читтә калмаячак.
    Яңа закон социаль хезмәтләрдән файдаланучыларга шактый уңайлы шартлар тудырачак. Хезмәт күрсәтелүче һәр кешегә дә индивидуаль программа булдырыла. Аның формасын Россиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы билгели, ул өч елга эшләнә. Әгәр кешеләрнең социаль хезмәткә ихтыяҗы үзгәрсә, программа кешенең язган гаризасына нигезләнеп, аның яшәү урынындагы территориаль социаль яклау органы тарафыннан төзелә. Башта социаль яклау органы мөрәҗәгать иткән кешене социаль яклауга мохтаҗ дип табарга һәм аның социаль хезмәтләргә булган ихтыяҗын билгеләргә тиеш. Программа буенча социаль хезмәтнең формасы, төре, күләме, шартлары, хезмәт күрсәтү вакыты билгеләнә. Мондый программа Россия Федерациясенең бөтен территориясендә дә кертеләчәк. Бу бик җайлы, әгәр кеше яшәү урынын алыштырырга уйласа, яңа урында да шундый ук хезмәтләрдән иркенләп файдалана алачак.
    Яңа закон нигезендә, бушлай социаль хезмәтләрдән балигъ булмаган балалар, гадәттән тыш хәлләр яки кораллы милләтара бәрелешләрдә зыян күрүчеләр, яшәү минимумыннан да азрак табыш алучы кешеләр файдаланачак. Белгечләрнең фаразларына караганда, бушлай нигездә социаль хезмәтләрдән файдаланучылар саны артачак.
    Мөстәкыйль төр рәвешендә шулай ук ашыгыч социаль хезмәтләр дә каралган. Мондый хезмәтләр индивидуаль программасыз һәм килешүләр төземичә генә дә күрсәтеләчәк. Моны икенче төрле итеп ашыгыч социаль ярдәм, дип тә әйтергә була. Ул әлеге хезмәтләрдән файдаланучыга кайчан кирәк булса, шул вакытта күрсәтеләчәк. Сүз бу очракта, мәсәлән, бушлай туклану, кием-салым һәм көн саен кулланыла торган әйберләр белән тәэмин итү, юридик һәм ашыгыч психологик ярдәм күрсәтү турында барырга мөмкин.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: