Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Солдатта булган дисеннәр…

Октябрь аенда чираттагы көзге чакырылыш игълан ителә, ноябрь башларында инде егетләрне хәрби хезмәткә озата башлыйлар. Әлеге чакырылыш кампаниясе узганнарыннан кайсы ягы белән аерыла?

Илһам МИДХӘТОВ,
Спас районы хәрби комиссариат җитәкчесе
Агымдагы елның октябреннән декабрь аена кадәр безнең районда чакырылыш комиссиясен 150 дән артык егет үтәчәк. Районнан Кораллы Көчләр сафына бездән 30 дан артык кеше китәргә тиеш.
Баштан ук шуны әйтергә кирәк, югары һәм урта һөнәри белем бирү йортларын тәмамлап, армиягә ниндидер сәбәпләр аркасында китми калган кешеләр аерым контрольгә алыначак. Беренче чиратта алар хәрби комиссариатка чакырылачак һәм армиягә озатылачак.
Безнең республика егетләре коры җир гаскәрләренә (барлык санның 41 проценты), Хәрби Диңгез флотына (20 процент), РФ Эчке эшләр министрлыгының эчке гаскәрләренә (8 процент), Хәрби һава көчләренә (7 процент) һәм башка гаскәрләргә җибәреләчәк. Гадәттәгечә, яшүсмерләрне хәрби-учет белгечлекләренә укыту буенча зур эш алып барыла. Бу күбесенчә югары һәм урта һөнәри уку йортларын тәмамлаучыларга кагыла. Хәрби-учет белгечлекләре буенча әзерләнгән кешеләрнең алдан билгеләнгән хәрби хезмәт урынына тулысынча озатуны тәэмин итү - чакыру кампаниясе алдында торган мөһим бурычларның берсе. Барлык белгечләр, шул исәптән спортның кайбер төрләре буенча тиешле әзерлек үткән егетләр шулай ук контрольдә тотыла, алар да комиссариатка беренчеләрдән булып чакырылачак һәм армиягә озатылачак.
Бу көзге чакырылыш кампаниясенең кайбер үзенчәлекле яклары турында да әйтергә кирәк. Агымдагы елның 30 сентябрендә үз көченә кергән "Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында"гы Федераль законга кертелгән үзгәрешләр нигезендә, югары белемгә ия булган кешеләр чакырылыш буенча бер ел хезмәт итмичә генә дә контракт төзеп хәрби хезмәткә китә алалар. Ничә ел хезмәт итәчәкләре дә егетләрнең үзләренә бәйле. Хезмәт вакытын алар үз теләкләре буенча сайлыйлар.
Югары уку йортларының хәрби кафедраларында белем алучы запастагы солдат (матрос), сержант (старшиналар) булып саналучы студентларны әзерләүгә дә кайбер үзгәрешләр кертелә. Алар хәрби хезмәтне төп укудан аерылмыйча гына да үтә алачак.
Бу елның 1 гыйнварыннан кертелгән яңалык турында да әйтергә кирәк. Әгәр кем дә булса законсыз рәвештә чакырылыш буенча хәрби хезмәтне үтмәсә, аларның хәрби билетларына түбәндәгечә язып куела: "Зачислен в запас. Не прошел военную службу, ни имея на то законных оснований". Законга ул язгы чакыру кампаниясе тәмамланганнан соң кертелде.
Соңгы елларда үз тормышларын хәрби хезмәт белән бәйләргә теләүчеләрнең артуы күзәтелә. Быел, мәсәлән, безнең районның өч мәктәбен тәмамлаган егетләр хәрби уку йортларының беренче курсына кабул ителделәр. Болгардан Марат Әхмәтвәлиев Санкт-Петербургта укый, Антоновкадан Виктор Чегодаев белән Тракторный поселогыннан Евгений Фомин - Тверьдә. Бу егетләрнең һәм солдат хезмәтенә алынырга тиешле башкаларның хезмәте әйбәт үтәр, үзләренең ил алдындагы бурычларын намус белән үтәрләр, дип ышанасы килә.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X