Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Солдат истәлеге

Полянка урта мәктәбендә моннан өч ел элек хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Василий Борисов истәлегенә багышланган тантаналы линейка булды.

Исегезгә төшерәбез, Василий Хәрби Диңгез Флотының "Маршал Шапошников" кораблендә хезмәт итә. Тарих укытучысы Татьяна Егорова хәрби өйрәнүләр вакытында Япон диңгезе акваториясендә килеп чыккан хәл һәм якташыбызның ничек һәлак булуы турында сөйләде.
Линейкада тыныч тормышта солдат батырлыгы турында шигырьләр сөйләделәр. Мәктәп директоры Гилсинә Сибгатуллина шушы мәктәпне тәмамлаган элеккеге укучысы турындагы истәлекнең киләчәктә дә кадерләп сакланачагын әйтте, моның өчен мәктәптә мөмкин булганнарның барысы да эшләнә. Батыр егетнең әнисе Валентина Федоровна улын онытмаулары өчен зур рәхмәт белдерде.Укучылар аны бер минут тын калып искә алдылар,мәктәптә куелган мемориаль тактага һәм каберенә чәчәкләр салдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев