Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Солдат егет белән очрашу

Әхмәтҗанова Зилә, 11 сыйныф укучысы. Без төрле елларда, кулына корал тотып, туган илебезне саклаган һәм бүгенге көндә дә, ата-бабалар традициясе буенча, илебез сагында торган хәрби хезмәт итүчеләрне хөрмәтлибез. Безнең авыл егетләре үзләренең гражданлык бурычын намус белән үтәп киләләр һәм без моның белән чын-чынлап горурланабыз. Мәктәптә оборона һәм спорт айлыгы башланды....

Әхмәтҗанова Зилә,
11 сыйныф укучысы.
Без төрле елларда, кулына корал тотып, туган илебезне саклаган һәм бүгенге көндә дә, ата-бабалар традициясе буенча, илебез сагында торган хәрби хезмәт итүчеләрне хөрмәтлибез. Безнең авыл егетләре үзләренең гражданлык бурычын намус белән үтәп киләләр һәм без моның белән чын-чынлап горурланабыз. Мәктәптә оборона һәм спорт айлыгы башланды. Шул уңайдан без күптән түгел армиядә хезмәт итеп кайткан Таһиров Фәнис белән очрашу оештырдык. Кичәне Вәлиев Зөфәр абый башлап җибәрде. Ул безгә армия турында, армиягә бару һәр егетнең бурычы булып торуы турында сөйләде. Очрашуга килгәч шулай ук алдагы елларда солдатлар белән очрашу вакытында төшкән фотоларны, егетләребезнең сборларда төшкән фотоларын карадык. Нургаязов Сарыйм абый безгә кичәбезнең кунагы Фәнис турында сөйләде, аның мәктәптә сыйныфташлары белән төшкән фотоларын күрсәтте. Аннан соң Фәнискә үзебезне кызыксындырган сорауларыбызны бирдек. Ул безгә кайда, кем булып хезмәт итүе турында сөйләде.
Таһиров Фәнис Балтыйк Диңгез Флотында хезмәт итә. 4 ай Санкт-Петербург шәһәрендә учебкада була - рулевой сигнальщикка укый.
Шуннан Калининградтан ерак булмаган Балтийск шәһәрендә хәрби хезмәтен дәвам итә. Фәнис күп тапкырлар Балтыйк диңгезендә походларда һәм рейдларда катнаша. Армия тормышы, хәрби хезмәт Фәнискә күп нәрсә биргән.
Ул киләчәктә армиягә китәчәк егетләребезгә дә үзенең файдалы киңәшләрен бирде.
Без Фәнис хөрмәтенә җыр әзерләгән идек һәм аны сыйныфыбыз белән бергә башкардык, ә Вәлиев Фазыл абый гитарада уйнады. Соңыннан без солдат белән истәлеккә фотога төштек һәм әңгәмә чәй табыны янында дәвам итте. Очрашу бездә бик җылы тәэсир калдырды.
Рәсемдә: Фазыл Вәлиев, Фәнис Таһиров, Сарыйм Нургаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: очрашу