Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Штрафлар сизелерлек артты

    2012 елның 1 июленнән РФ административ хокук бозулар кодексындагы үзгәрешләр үз көченә керде, автомобильләрне туктату һәм кую кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар күләме сизелерлек артты. Бу үзгәрешләр 2011 елның 21 апрельдәге Россия Федерациясе Федераль законы нигезендә каралды.

    Юрий Баранов,
    ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе.
    Бу үзгәрешләр нигезендә, җәяүлеләр чыга торган урында яки аннан 5 метр алдарак (әгәр туктарга рөхсәт биргән юл билгесе булмаса) туктап тору яки машинаны куйган өчен 1 мең штраф бирү күздә тотыла. Элек мондый бозу өчен кисәтү ясыйлар яки 300 сум күләмендә штраф салдылар.
    Маршрут транспорт чаралары туктый торган урыннарда яки алардан 15 метрдан якынрак туктаган өчен (пассажирларны утырту яки төшерү максатында туктаудан тыш) дә хәзер 1000 сум штраф түләтелә (элек кисәтү ясала яки 100 сум штраф иде).
    Трамвай юлларында яки юл кырыеның беренче рәтеннән ераграк туктаган яки машина куйган өчен машина йөртүчеләргә 1,5 мең сум түләргә туры киләчәк (элек 100 сум иде).
    Туктау һәм машина куюны тыйган юл билгеләренә игътибар итмәгән өчен штраф 5 тапкыр артып, 300 сумнан 1,5 мең сумга җитте. Әгәр машина йөртүче бу очракта башка транспорт чаралары өчен киртә тудырса яки тоннельдә туктаса, аңа 2 мең сум штраф салыначак. Бу очракта автомобиль туктатыла, махсус штрафстоянкага куелырга мөмкин.
    Моннан тыш, Мәскәү һәм Санкт - Петербург шәһәрләрендә югарыда күрсәтелгән туктау һәм машина куюга кагылган кагыйдәләрне бозган машина йөртүчеләргә 3 мең сум күләмендә административ штраф салына.
    Башка төрле кагыйдә бозулар өчен кисәтү ясау яки 300 сум күләмендә штраф салу, ә федераль әһәмияткә ия булган шәһәрләрдә - 2,5 мең сум штраф салу күздә тотылган.
    Маршрут транспорт чаралары полосасы буенча барган яки анда туктаган өчен хәзер - 1,5 мең сум, ә Мәскәү һәм Санкт-Петербургта 3 мең сум штраф түләргә кирәк булачак (элек кисәтү ясала яки 300 сум штраф салына иде). Торак зоналарда транспорт чараларын йөртү кагыйдәләрен бозган өчен 1,5 мең сум (элек 500 сум иде), ә федераль әһәмияткә ия булган шәһәрләрдә - 3 мең сум штраф салу карала.
    Моннан тыш, агымдагы елның 1 июленнән транспорт чарасын кулга алу һәм аны куллануны тыю кагыйдәләрен регламентлаган маддә яңа редакциядә кабул ителде. Аның нигезендә кулга алынган транспорт чарасын күчерү һәм саклау чыгымнарын административ хокук бозган зат түләячәк. Транспорт чарасын махсус стоянкага алып бару, аларны саклау һәм чыгымнарны түләтү тәртибен Россия Федерациясе регионнары законнары билгели.
    Моннан нинди нәтиҗә чыгарырга була? Юл йөрү культурасын хөрмәт итмәгән машина йөртүчеләр шактый чыгымнарга әзер булырга тиеш.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: