Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Сез Татарстанда ничек яшисез?

    Арутюн Давтян, Сувар "Б" җәмгыятенең цех мастеры: - Мин 1986 елда ук Әрмәнстаннан Татарстанга килдем. Ул елларда дөнья күрәсе, яхшы белем аласы килде. Казандагы инженер-төзелеш институтын тәмамлагач, республика башкаласында эш тә тапкан идем. Ләкин аннары танышларыма ияреп Болгарга килдем. Хәзер мин аны икенче туган җирем дип әйтә алам, чөнки шушында...

    Арутюн Давтян,
    Сувар "Б" җәмгыятенең цех мастеры:
    - Мин 1986 елда ук Әрмәнстаннан Татарстанга килдем. Ул елларда дөнья күрәсе, яхшы белем аласы килде. Казандагы инженер-төзелеш институтын тәмамлагач, республика башкаласында эш тә тапкан идем. Ләкин аннары танышларыма ияреп Болгарга килдем. Хәзер мин аны икенче туган җирем дип әйтә алам, чөнки шушында гаилә корып җибәрдем, балаларым да шушында туды.
    Соңгы елларда Татарстанда тормыш яхшы якка үзгәрде. Сиксәненче елларда Казанның нинди булуын хәтерләүче дә юктыр. Җимерек йортлар, начар юллар бик күп иде, транспорт юньләп йөрмәде, урамнарда, базарларда караклар тулып ятты. Азык-төлеккә булган чиратны әйтеп тә тормыйм.
    Ә хәзер башкаланы таный да торган түгел. Соңгы елларда безнең Болгар да нык үзгәрде. Музей-заповедникның даны дөньяга танылды, спорт комплекслары үсеп чыкты,икенче урта мәктәп кенә дә бөтен кешенең игътибарын җәлеп итәрлек.
    Җирле халык килгән кешеләргә, мигрантларга дустанә мөнәсәбәттә, яшьләр арасында төрле милләт кешеләре белән гаилә коручылар да күп.
    Надежда Гафарова,
    2нче урта мәктәп укытучысы:
    - Минем гомеремнең күп өлеше Төмән өлкәсе Нижневартовск шәһәрендә үтте. Шунда педагогия колледжына укырга кердем, аннары Казанда шундый ук уку йортында укый башладым. Бераздан бөтен гаиләм Татарстан республикасы башкаласына күчеп кайттык.
    Инде монда да алты ел яшим, шул вакыт эчендә бер генә тапкыр да үкенгәнем булмады. Россиянең үзәк регионнарындагы тормыш Себердән нык аерыла (салкын, карлы кыш, кыска җәй) һәм экология торышының начар булуы нык тәэсир итә. Анда азык-төлек, торак бәяләре бик югары. Әгәр дә син нефть һәм газ тармагында эшләмисең икән, хезмәт хакы да югары түгел.
    Татарстанда мин урамнарның чистагына, юлларның төзеклегенә гаҗәпләнеп йөрдем. Социаль хезмәтләрнең һәм сәламәтлек саклау тармагының шактый уңышлы эшләве ничектер үзеңне ышанычлы хис итәргә булыша. Кызымны балалар бакчасына урнаштырып, үзем эшкә чыктым. Мин киләчәккә ышаныч белән карыйм.
    Зөлфия Холмирзоева, китапханәче (Полянка авылы):
    - Без бу якларга Үзбәкстаннан күчеп кайттык. Мондагы халыкның кунакчыллыгын аерым әйтәсем килә. Балаларым Фәридә, Шөһрәт, Рөстәм мәктәптә укый башладылар, ирем белән мин дә эшкә урнаштык. Үзебезгә йорт сатып алдык, кош-корт асрый башладык. Хәзер дә сарыклар тотабыз. Бакчада күп итеп яшелчәләр үстерәбез, артып калганын хәтта сатабыз да. Кыскасы, тормышыбыз әйбәт, бернидән зарланмыйм.
    Монда кайткач, дүртенче кызыбыз Радмила туды. Хәзер Фәридә югары белем алып, безнең мәктәптә инглиз теле укыта. Рөстәм Яр Чаллыда урнашты, Шөһрәт әтисе белән эшли. Без монда үз илебезгә караганда яхшырак яшибез.
    Соңгы елларда Татарстанда һәм безнең районда да тормыш яхшы якка үзгәрә. Бу күңелләрә ышанычны тагын да арттыра.
    Мәүсия Вәлиева, пенсионер (Гөлеш авылы):
    - Туган республикабызда, районыбызда хәзер тормышлар әйбәт. Без ирем белән гомер буе авылда эшләдек. Мин озак еллар алдынгы бозау караучы идем, шуның өчен еш кына премияләр белән бүләкләделәр. Аннары хат ташучы булып эшли башладым. Кырык ел хезмәт стажым бар.
    Авылда гомер буе терлек-туар асрадык, шуңа күрә бөтен азык-төлек үзебездә булды. Шунысы әйбәт, бездә халык дус, бердәм яши, чөнки тынычлыктан да кадерле нәрсә булмавын без яхшы беләбез.
    Фото: http://www.tatarstanrsp.ru/

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: