Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үсеш Стратегиясенә үзгәрешләр кертелә

Район җәмәгать советының чәршәмбе көнне узган киңәйтелгән утырышында республика һәм безнең районны киләчәктә үстерү белән бәйле актуаль мәсьәләләр каралды.

Утырыш эшендә район башлыгы Камил Нугаев, ведомство подразделениеләре җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары катнашты.

Татарстан Республикасының “Татарстан Республикасын 2030 елга кадәр социаль-икътисадый яктан үстерү Стратегиясен раслау турында”гы Татарстан Республикасы Законы кушымтасына үзгәрешләр кертү турында”гы Закон проекты мәсьәләсе буенча утырышта катнашучылар алдында икътисад һәм фаразлау бүлеге җитәкчесе Вера Колчина чыгыш ясады. Докладта билгеләп үтелгәнчә, закон нигезендә, агымдагы елда Татарстан Республикасын 2030 елга кадәр социаль-икътисадый яктан үстерү Стратегиясенә республиканың сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, спорт, халыкны эш белән тәэмин итү, демография, социаль сәясәт, торак йортлар төзү, экология, эшмәкәрлек тармагына һәм 2030 елга кадәр республикадагы тормыш дәрәҗәсен яхшыртуга кагылышлы булган үзгәрешләр кертелә. Бу уңайдан Законның тиешле проекты әзерләнде һәм тикшереп фикер алышу өчен тәкъдим ителде. Утырышта катнашучылар өстәмәләр һәм үзгәрешләрне хупладылар һәм игътибарга алдылар. Аерым пунктлар буенча район Советына һәм башкарма комитетка эшне көчәйтү кирәклеге турында әйтелде.

Халык сәламәтлегенә килгәндә, иң борчыган проблемаларның берсе – эчкечелек. Утырышта әлеге тема буенча район хастаханәсе табибы, психиатр-нарколог Евгения Ковалева чыгыш ясады. Ул бу мәсьәлә буенча райондагы хәлләрнең торышына тукталды, спиртлы эчемлекләр куллану белән чамадан тыш мавыгуның нинди аянычлы хәлгә китерүен статистика мәгълүматларына нигезләнеп раслады. Докладчы районда “Аноним эчкечеләр” төркеме булдырып карарга киңәш итте. Дөньяның күп илләрендә мондый төркемнәр булдырылган, алар белән Интернет челтәрендә дә танышырга була. Чыннан да, үзләрендә ихтыяр көче табып, яман гадәттән котыла алган кешеләрнең файдалы киңәшләре башкаларга да ярдәм итә алыр иде. Бу хакта уйларга кирәк.

– Бу чирдән интегүчеләр үзләрен нигәдер беркайчан да эчкече, дип танырга теләмиләр, бу хакта ишетәселәре дә килми, – диде докладчы. – Әмма алар бик теләп аралаша, эчүне дә ташларга телиләр, тик моның өчен аларга вакытында ярдәм кулы сузарга кирәк. Казандагы махсуслаштырылган үзәк белгечләре мондый ярдәмне бик теләп күрсәтәчәк.

Әлеге мәсьәлә буенча өстәмә мәгълүматлар белән район хастаханәсенең баш табибы Егор Самохвалов, полиция бүлеге җитәкчесе Алексей Судариков, җәмәгать советы әгъзасы, сәламәтлек саклау ветераны, Татарстан Республикасының атказанган табибы Фиркат Галимов чыгыш ясады.

Утырышка район башлыгы Камил Нугаев йомгак ясады. Республиканы үстерү Стратегиясе безнең барыбыз өчен дә зур әһәмияткә ия, дип билгеләп үтте ул. Моның белән бергә районны үстерү стратегиясен тормышка ашыру буенча да актив эшләргә кирәк. Авыл хуҗалыгын, туризм, кече һәм урта бизнесны үстерү – алда торган мөһим бурычларның берсе.

Утырышта катнашучылар тикшерелгән мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул иттеләр.

Фото: http://spasskiy.tatarstan.ru
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев