Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сайлау мөмкинлеге булачак

Күптән түгел районда егетләрне армиягә язгы чакыру тәмамланды. Безнең районнан 30га якын егет Россия Кораллы Көчләр сафында хезмәт итәчәк.

Владимир Корнилов
ТР Спас районы хәрби комиссариат бүлеге җитәкчесе подполковник Илһам Мидхәтов сүзләренә караганда, хәрби хезмәткә чакыру заданиесе, гадәттәгечә, бездә уңышлы үтәлгән. Моннан тыш, армиягә алынган егетләрнең сәламәтлеге буенча да безнең район кабат иң яхшылардан дип табылган һәм безнең медицина хезмәткәрләренең яхшы хезмәт күрсәтүләре билгеләп үтелгән. Тагын шунысы да бар, барлык егетләр армиягә һөнәр алып киткәннәр, араларында шоферлар, механиклар һәм механизаторлар бар.
Иң мөһиме - егетләр армиягә үз теләкләре белән китәләр. Соңгы чакырылышларда хезмәт итәргә теләмәүчеләр бөтенләй күзәтелми, дип билгеләп үтте хәрби комиссар. Күпләр үзләренең киләчәк перспективаларын билгеләп китәләр. Икенче төрле әйткәндә, берәүләр контракт буенча хезмәт итәргә калу турында уйласа, икенчеләре югары уку йортларына кергәндә ташламаларга исәп тоталар. Хәзер инде егетләр хәрби частьләргә билгеләнгәннәр. Алар Саратовта, Рязаньда, Читада, Казанда һәм иксез-чиксез илебезнең башка шәһәрләрендә хезмәт итәләр, ил чикләрен саклыйлар. Соңгы вакыйгалардан күренгәнчә, сакланырлык җирлек бар икән...
Бу чакырылыштан биш кеше безнең район шефлык иткән Түбән Новгород хәрби частенә җибәрелде, өч егет Хәрби Диңгез флотына эләкте һәм алар Новороссийскида, Владивостокта хезмәт итәчәк. Егетләребез шулай ук хәрби һава көчләре, ракета, коры җир (мотоукчы һәм танк подразделениеләренә) гаскәрләре частенә эләктеләр.
Агымдагы елның 1 сентябреннән хәрби хезмәт турында яңа закон кабул ителәчәк. Бу закон нигезендә, армиягә китәчәк егетләр ике юлның берсен сайлый ала: я ул бер ел хезмәт итә, я булмаса контракт буенча ике ел хезмәт итеп, шактый акча эшләп кайта. Алар армиягә киткәндә үк хәрби комиссариаттан үзләре теләгән юлны сайлап китәчәк.
Тагын бер нәрсә: 2014 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә кергән "Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында" Федераль Законны искә төшерү урынлы булыр. Аның өстәмә бүлегендә болай диелә: 27 яшькә җиткән һәм сәбәпсез армиядә хезмәт итмәгән егетләргә хәрби учет (хәрби билет) турындагы документлар биреләчәк, ә анда кешенең хәрби хезмәттән баш тартуы турында язылачак. Мондый карарны район чакыру комиссиясе чыгарчак. Документта мондый язу булган кеше җитәкче урыннарда, шул исәптән дәүләт һәм муниципаль хезмәттә эшли алмаячак.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X