Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Саннар ни күрсәтә

Узган ел ЮХИДИ хезмәткәрләре өчен шактый катлаулы булды: юлларда автотранспорт санының артуы сәбәпле, тиешле тәртипне саклау кыенлаша бара. Шулай да, кайбер күрсәткечләр буенча алга китеш сизелә.

Юрий Баранов,
ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе.
Юл-транспорт фаҗигаләрендә үлүчеләрнең санын киметү максатын күздә тоткан «2006 - 2012 елларда юл хәрәкәте иминлеген яхшырту» федераль программасының ничек тормышка ашырылуы нәтиҗәләреннән күренгәнчә, республика буенча фаразланган күрсәткечләргә ирешеп булмады. Автомобильләр санының ел саен артуы (хәзер республикада 1000 кешегә 290 автомобиль туры килә), ЮХИДИ хезмәткәрләре составының 20 процентка кыскартылуы - болар һәм башка факторлар хәлгә тискәре йогынты ясады.
Узган ел безнең районда булган 14 юл-транспорт фаҗигасендә бер кешенең гомере өзелде һәм 14 кеше зыян күрде. 2011 елда исә 19 юл-транспорт һәлакәтендә биш кешенең гомере өзелде, 24 кеше төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алды. Бер караганда, уңай үзгәрешләр дә юк түгел. Тик тынычланырга иртәрәк. Бу ел башыннан гына да транспорт фаҗигаләре өч кешенең гомерен алып китте.
2012 елда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 1854 очрагы (2011 елда - 3621) теркәлде. 153 кеше транспорт белән исерек хәлдә идарә иткәндә туктатылды (2011 елда - 165). Юл хәрәкәте кагыйдәләрен аеруча күп бозуларга шоферларның тизлек режимын сакламавын, тыелган каршы як полосасына чыгуны, техник яктан төзек булмаган машиналар белән идарә итүне һәм руль артына машина йөртү таныклыгы булмаган килеш утыруны кертергә мөмкин. ЮХИДи хезмәткәрләре судка 230 эш тапшырды (2011 елда - 253), 81 кеше машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителде, арест турында 95 карар кабул ителде, 54 кеше административ штрафны вакытында түләмәгән өчен җаваплылыкка тартылды.
Кагыйдәләрне санга сукмаган 159 җәяүлегә тиешле җәза бирелде (2011 елда -232), шуларның берсе үлде. Шөкер, узган ел район юлларында балалар үлеме теркәлмәде. Быел хәл башкачарак. Мәсәлән, әле шушы араларда гына Танкеевка авылы янында булган юл-транспорт фаҗигасендә тугыз яшьлек малайның гомере өзелде. Ул автомобильнең арткы утыргычына утырган булган. Каршыга килүче чит ил машинасы белән бәрелешкәндә, иминлек каешын эләктерелмәгән булуы сәбәпле, ул салон алдына килеп төшә һәм алган җәрәхәтләрдән шунда ук җан бирә. 2012 елда безнең районда иминлек каешын такмаган балаларны техникада йөртүнең 300гә якын очрагы теркәлде. 603 транспорт чарасында иминлек каешының эләктерелмәгән булуы ачыкланды.
Соңгы елларда республика ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан автомат режимда эшләүче махсус техник чараларны активрак куллана башладылар. Узган ел әлеге чаралар ярдәмендә барлык юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларның 78 проценттан артыграк очрагы теркәлде.
Кагыйдәләрне күпләп бозуларга хәрәкәт тизлеген арттыру, тукталу сызыгы алдыннан таләпләрне үтәмәү, юлларда урнаштырылган билгеләрдәге таләпләрне санга сукмауны кертергә була. Быел видеотеркәгечләр безнең районда да кулланыла башлады, алар ярдәмендә 700тан артык юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлде.
Эчке эшләр органнарының дәрәҗәсен күтәрү, халыкның аларга карата ышанычын арттыру максатында Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы ЮХИДИ идарәсе автомототранспортны теркәтү өчен махсус программа эшләде. Әлеге программаның теркәү барышында күп кенә өстен яклары ачыкланды. Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча ЮХИДИ подразделениеләрендә кешеләрне кабул итү буенча эшчәнлекне камилләштерү максатында кайбер юнәлешләр буенча электрон хезмәт күрсәтү оештырылган.
Мондый хезмәтләрдән автомототранспортны теркәткәндә, йөртү таныклыгын алыштырганда яки яңасын алганда, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар түләгәндә файдаланырга була. Хезмәтләр шулай ук Uslugi. tatapstan.pu. Интернет-порталы аша да күрсәтелә. Иң әүвәл төп биттәге "Услуги ГИБДД" бүлегенә керергә һәм тиешле пунктны сайларга кирәк. Шул рәвешле ЮХИДИгә кабул ителүгә дә язылырга мөмкин.
Транспорт чараларын теркәтү һәм идарә итү таныклыгын алыштыру буенча хезмәтләр электрон рәвештә шулай ук Татарстан Республикасының "Электрон Хөкүмәте" җайланмалары - инфоматлар ярдәмендә дә күрсәтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев